Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
Түгәрәк өстәл 16.11.2022

Бүген мәктәбебезгә Арча шәһәреннән балигъ булмаганнар арасында гаилә иминлеге һәм хокук бозулар юнәлеше буенча әйдәп баручы белгеч Хабирова Р.Г һәм участок иеспекторлары җитәкчесе полиция капитаны Минзин И.И, психолог Хөснетдинова Г.Н. килделәр. Алар югары класс укучылары белән бәлигъ булмаган яшүсмерләр арасында хокук бозу , экстремизм, терроризм турында әңгәмә уздырдылар. Юл йөрү кагыйдәләре, урамда үзеңне дөрес тоту, интернет челтәреннән дөрес файдалану турында тулы аңлатма бирделәр. Бу очрашу укучыларга ошады, алар үзләре өчен файдалы мәгълүмат алдылар .
-
Викторина "Сак бул, юлларда!" 11.11.2022

Бүген башлангыч класс укучылары янына 5 нче класс укучылары кунакка керде. Алар юл йөрү билгеләре буенча КВН үткәрделәр. Сорауларын алдан кызыклы да, файдалы да итеп әзерләгәннәр. Укучылар бик теләп сорауларга җавап бирделәр. Әлеге чара балаларга ошады. Алар юл йөрү буенча белемнәрен тагын да баеттылар.
-
Урок Цифры 10.11.2022

С 9 по 19 ноября в школах проходит «Урок цифры» на тему «Как стать IT-предпринимателем».
Сегодня такой урок цифровой грамотности состоялся и в нашей школе. На уроке мы с ребятами старших классов поговорили о преимуществе сети интернет, о том, как каждый ученик может реализовать свои предпринимательские возможности.
Ученики с интересом погрузились в изучение мира цифровых технологий, многие из них уже сейчас понимают значимость полученных знаний в современном мире. -
Матбугатка язылу бара 09.11.2022

Бүген укучыларыбыз мәктәп китапханәсендә булган “Сабантуй”, “Ялкын”, “Идел” һ.б. журналларының битләре буенча сәяхәт ясадылар. Бу кызыклы һәм мавыктыргыч журналлардагы рубрикалар, мәкаләләр белән якыннан таныштылар. Шулай ук “журналист, “редактор”, “тираж”, “экземпляр” төшенчәләре турында да мәгълүмат алдылар.
-
Разговор о важном
07.11.2022
Бүгенге "Мөһим сөйләшү" Халыклар бердәмлеге көненә багышланды. Илебез күпмилләтле һәм андагы халыклар бер-берсе белән дус, тату яши. Шатлык, борчуларын бергәләп бүлешәләр. Видеоролик караганда акыл иялэренең, шагыйрьләрнең ил турындагы сүзләрен белдек. 1612нче елны Мәскәүне Польша һәм Литва гаскәрләреннән азат итү көне 4нче ноябрьгә туры килә. Кузьма Минин, Дмитрий Пожарскийларның җиңүгә зур өлеш кертүләрен искә төшердек. Интерактив уенда белемнәр камилләштерелде.
-
Пешекчеләр көне. День повара
26.10.2022
2004 елдан башлап, 20 октябрьне Халыкара пешекче көне буларак билгеләп үтәләр.
Чын пешекче булыр өчен, зур сәләт, тырышлык кирәк. Бу һөнәрне үз иткәннәрнең күбесе хакында, ул пешекче булып туган, диләр. Профессионал кул астында булган продуктлардан да тәмле ризыклар әзерләп, затлы өстәл корырга сәләтле. Пешекче һөнәренең килеп чыгышы бик борынгыдан килә. Безнең сәламәтлек, сыйфатлы ризыклар белән туклану, кәефебез пешекченең нинди ризык белән сыйлавына бәйле.
Шушы уңайдан, мәктәп укучылары үзләренең яраткан пешекче апалары Лилия Равил кызын һөнәри бәйрәме белән котладылар. Аларга кушылып, пешекчебезне без дә бәйрәм белән котлыйбыз. Аңа сәламәтлек, тынычлык, гаилә иминлеге телибез! Һәр яңа көн кухняда тәмледән тәмле ризыклар иҗат итәргә илһам алып килсен! -
Неделя психологии. "Будем дружить"
26.10.2022
Мәктәбебездә “Психология атналыгы” дәвам итә. Балаларда психологик халәт тудыру максатыннан бүген башлангыч класс укучылары белән тренинг уздырдык. Уеннарда һәр бала актив катнашты.
Уеннар, тәрбия чарасы буларак, баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик үсешенә ярдәм итә. Алай гына да түгел, алар нәниләрдә дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек кебек сыйфатлар да тәрбияли. Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә, мөстәкыйльлекләре арта, оештыру сәләтләре үсә, күңелләре күтәренке, көр була һәм бу халәт аның нерв системасына уңай йогынты ясый. -
Неделя психологии Акция "Подари улыбку" 18.10.2022

В нашей школе стартовала "Неделя психологии" Ученики сегодня участвовали в акции "Подари улыбку"
-
"Урок мужества" 17.10.2022

В рамках Всероссийского открытого урока "Урок мужества" в нашей школе состоялся классный час для учащихся под названием: «Ратная слава героев российской земли». На классном часе рассказали историю Великой Отечественной войны, чтобы привить детям дух патриотизма, любви к родине и к своей стране.
Приняли участие в акции «Письмо солдату» в поддержку участникам специальной военной операции, а также мобилизованным военнослужащим, проходящим подготовку и боевое слаживание. -
Здоровая пробежка 12.10.2022

Укучыларны “Мөстәкыйль балалар” проекты, аның максаты һәм бурычлары белән таныштырдык. Әлеге проект кысаларында “Сәламәт йөгерү” марафоны уздырылды. Әлеге чарада барлык укучыларыбыз да актив катнашты.
«Көчле буласың килсә – йөгер, матур буласың килсә – йөгер, акыллы буласың килсә – йөгер!» – борынгы греклар шулай дип санаганнар. Бу сүзләрне алар безнең эрага кадәр V гасырда ук кыяда чокып куйганнар. Шул вакыттан бирле күпме гасырлар узса да, йөгерү кебек спорт төренең популярлыгы кимеми. Хәтта киресенчә, соңгы елларда йөгерү модага керә бара һәм сәламәт яшәү рәвеше тарафдарлары саны сизелерлек арта.
Әлеге акция барлык укучыларга да рух күтәренкелеге, шат елмаю, яхшы кәеф бүләк итте.













