Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 ( 54 ) 55 56 57 58 59 60 >>
-
Солдат кайтты авылга! 30.11.2022

Мәктәбебездә балаларга патриотик тәрбия бирү максатыннан төрле чаралар, очрашулар үткәрелә.
Шушы көннәрдә, Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәп, Иске Җөлби авылыннан Вәлиуллин Марсель исән-имин туган авылына кайтты. Әле кайчан гына озатканнар иде кебек , бер ел узып та киткән икән . Хәер, безнең өчен вакыт тиз үткән сыман тоелса да, аның әти-әниләре, дус-туганнары күрешү сәгатьләрен зарыгып көткәндер. Рухи кыйммәтләр алышынып бара торган бүгенге борчулы заманда армиядә хезмәт итү элгәре кебек бик үк дәрәҗәле саналмаса да, Марсель үзе теләп Ватан алдындагы изге бурычын үтәде.
Марсель бүген мәктәбебезгә балалар белән очрашуга килде. Армия тормышы турында сөйләде, укучыларның сорауларына тулы итеп җаваплар бирде. -
"Әни җирдә иң зур кеше!" 29.11.2022

Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган, туган телен, халык моңнарын яратырга өйрәткән. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар – безнең дөньябызның яме.
Инде ничә ел ноябрь аеның соңгы якшәмбесе бу бәйрәмне безгә бүләк итә. Без бүген дөньяда иң кадерле булган кешеләр - әниләр бәйрәмен билгеләп үттек. “Мирас” театр түгәрәгенә йөрүче укучылар “Өч кыз" татар халык әкиятен, Т.Миңнуллинның "Кайда хаклык, кайда дөреслек?” комедиясеннән өзек күрсәттеләр. Укучыларыбыз матур итеп җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, үзләренең куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте. -
Үз илеңнең патриоты бул! 26.11.2022

Укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү – һәрберебезнең бурычы.
Халык элек - электән үк кешеләрдә( бигрәк тә яшь буында) туган җиргә, Ватанга мәхәббәт һәм бирелгәнлек, ата - анага, өлкәннәргә хөрмәт- итәгать , хезмәт сөю, һөнәргә, белемгә омтылу, батырлык, гаделлек, сабырлык, тыйнаклык, юмартлык, пөхтәлек кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләп килгән.
Патриотик тәрбия биру максатыннан, буген мәктәбебездә укучылар белэн әңгәмә уткәреп, патриотик рухтагы фильм карадык. -
Татарча диктант яз! 25.11.2022

Акциянең максаты – татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру.
Без дә әлеге акциядә ел саен бик теләп катнаштык. -
Дөрес тукланабыз 24.11.2022

Балаларның сəламəтлек турында күзаллауларын киңəйтү, дөрес туклану белән сәламәтлекләренең ныклы бәйләнештә булуын аңларга булышу, иҗади күзаллауларын үстерү, сəламəтлекне кайгырту hәм аны саклый белү хисләрен тәрбияләү максатыннан башлангыч класс укучылары белән дөрес туклану буенча әңгәмә уздырдык. М.М.Безруких, А.Г. Макеева,Т.А.Филиппова төзегән "Две недели в Лагере здоровья" дигән эш дәфтәрләрендә эшләдек. Укучылар төрле башваткычлар , кроссвордлар чиштеләр. Дәрес бик җанлы узды.
-
Сәламәтлек - зур байлык 24.11.2022

«Сабантуй» журналында бастырылган «Балалар календаре» буенча, 25 нче ноябрь – Теш чистарту көне. Кайсы гына җирең авырып-сырхаулап китсә дә - бәла. Тик менә теш сызлавыннан да яманы бар микән? Без бүген укучылар белән шул хакта сөйләштек. “Маша һәм Аю” мультфильмында Машаның тешен дәвалау турындагы сериясен карадык. Мондый хәлләргә тарымас өчен, тешләрне ничек сакларга һәм ничек чистартырга кирәклеген искә төшердек, теш щеткасы сайларга өйрәндек. Тешләрнең матур, төзек булуы сәламәтлек өчен генә түгел, ә матур итеп елмаю өчен дә кирәк!
-
Мәктәптә туклану атнасы 23.11.2022

Укучы балаларыбызның көне мәктәптә уза. Шуңа да аларның биредә туклану проблемасы укыту белән бер дәрәҗәдә мөһим. «Мәктәптә туклану» сүзтезмәсе эчендә балаларыбызның сәламәтлеге ята.
22 нче ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр мәктәбебездә “Мәктәп ашханәсендә дөрес туклану” атналыгы башланып китте. Укучыларга дөрес туклану кагыйдәләре, серләре, витаминнар, туклану режимы турында сөйләнелде. Башлангыч сыйныф укучыларының төшке аш вакытында ата-аналар комитетыннан да әгъза бар иде. Нык, сәламәт һәм кыю булып үсәр өчен, физкультура белән шөгыльләнергә, шәхси гигиена таләпләрен үтәргә, көн режимын сакларга һәм иң мөһиме файдалы, туклыклы ризыклар гына ашарга кирәк икәнен исегездән чыгармагыз! Сәламәт булыгыз! -
Мәктәп театры "Мирас" 21.11.2022

Бүген Наласа зонасында мәктәп театрлары арасында "Ватанны саклаучылар"га багышланган бәйге узды. Мәктәбебездә эшләп килүче "Мирас" театры (җитәкчесе Әюпова Р.Ф.) Ф.Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" дип аталган музыкаль композициясен сәхнәләштерде. Укучылар бик күркәм чыгышлары белән сөендерделәр. Киләчәктә аларга уңышлар телибез!
-
Бала хокулары
20.11.2022
20 ноябрь ел саен Бөтендөнья бала хокукларын яклау көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге көннең үз тарихы бар: ул Бала хокуклары конвенциясе кебек мөһим документ кабул ителү белән бәйле. 1954 елда Берләшкән Милләтләр оешмасының Генераль Ассамблеясы барлык илләргә балаларны яклау, аларның иминлеген тәэмин итүгә багышланган эшчәнлеккә игътибар юнәлтү максатыннан Бөтендөнья балалар көнен билгеләп үтәргә тәкъдим итә. 20 ноябрь датасы юкка гына сайланмый. Нәкъ шул көнне 1959 елда ассамблея бала хокукларын яклау буенча төп документларның берсе - Бала хокуклары декларациясен кабул итә. Ә 1989 елда Бала хокуклары конвенциясе кабул ителә. Соңгысында балаларның хокуклары ата-аналарның хокук һәм бурычлары белән бәйләнә. Шул уңайдан югары сыйныф укучылары белән тәрбия сәгате уздырдык, тулы эчтәлекле презентация карадык. Укучыларны үзләренең хокуклары һәм бурычлары белән таныштырдык.
-
День памяти жертв ДТП Акция 17.11.2022

Ежегодно в третье воскресенье ноября отмечается Всемирный день памяти жертв ДТП. Цель акции: привлечь широкую общественность к проблемам обеспечения БДД, снижения смертности и травматизма в результате ДТП, противодействия правонарушениям на дороге, а также почтить память жертв ДТП и выразить соболезнования членам их семей.
20 ноября 2022 года учащиеся нашей школы приняли участие в акции, приуроченной к этой дате, выйдя на улицу с плакатами, и призывая всех соблюдать правила дорожного движения.













