Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 17 |
У нас учат: | 8 |
Яңалыклар/ Новости
Су янында сак бул!
Опубликовано: 26.05.2023Саф һава, кояш, су! Җәй көне елга буенда ял итүдән дә рәхәтрәк нәрсә бар микән?! Бу бит әле организмны чыныктыру өчен менә дигән мөмкинлек тә. Ләкин, кызганыч, ел саен сулыкларда ничәмә-ничә кешенең гомере өзелә. Шуңа күрә, су коенганда үтәргә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләрен белеп тору беркемгә дә комачауламый. Мондый бәхетсезлеккә юл куймас өчен, без бүген укучылар белән сулыкларда үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшердек, бу кагыйдәләрне һичшиксез үтәрбез дип, инструктаж журналына куллар куйдык.
Гади кагыйдәләрне исегездә тотыгыз:
– олылар рөхсәтеннән башка суга кермәскә;
– су коенганда өлкәннәр яныгызда булырга тиеш;
– суга кызган (тирләгән) килеш керергә ярамый;
– суга егылып төшәрлек урыннарда уйнарга ярамый;
– әгәр йөзә белмәсәң яки начар йөзсәң, тирән урыннарга кермәскә;
– таныш түгел урыннарда чуммаска;
– билгеләп куелган тамгаларны узып читкә чыкмаска;
– моторлы көймәләргә, гидроциклларга һәм башка судноларга якын бармаска;
– суда тотып алулы уеннарны уйнамаска;
– өреп кабартылган матрасларда һәм камераларда (әгәр начар йөзсәң) йөзәргә ярамый;
– бүрәнәдә, тактада, үзлегеннән ясалган салларда йөзмәскә.
Ата-аналарга һәрвакытта уяу булырга кирәк! Баланың йөзә белүенә яки белмәвенә дә
карамастан, ул һәрчак күз уңында булырга тиеш.
К списку новостей