Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
Үзебез ясыйбыз 10.04.2025

Бер мәртәбә генә кулланыла торган савыт-саба безнең тормышта нинди роль уйный? Гадәттә ул бер кат куллануга ук кызганмыйча чыгарып ташлана: бәясе арзан, өстәмә файда китерми һәм бернинди кыйммәтләргә ия түгел. Әмма бу беренче карашка гына шулай. Гадәти пластик кашыклар, чәнечкеләр, тәлинкәләр яки стаканнардан нәрсә ясарга мөмкин икәнлеген белеп сез гаҗәпкә калырсыз, бәлки яңа хоббилы да булырсыз.
Безнең укучылырыбыз да бүген ручка, карандашлар куяр өчен савыт ясадык. Бик матур бит, килешәсезме?
Какую роль в нашей жизни играет одноразовая посуда? Обычно он безжалостно выбрасывается при одноразовом использовании: стоит недорого, не приносит дополнительной пользы и не имеет никакой ценности. Но это только на первый взгляд. Вы будете удивлены, узнав, что можно сделать из обычных пластиковых ложек, вилок, тарелок или чашек, и, возможно, у вас появится новое хобби.
Наши ученики тоже делали стаканчик для ручек и карандашей. Мы очень старались. Красиво получилось, согласны ли?
#ЭковеснаАрск2025
#ЭКОВЕСНА
Количество участников: 6 -
Стартовала вторая неделя «Эковесна 2025» 09.04.2025

Стартовала вторая неделя «Эковесна 2025» В нашей школе прошла информационно-просветительская акция "Мы за раздельный сбор мусора!" по формированию культуры бережного отношения к природным ресурсам, и стартовал сбор батареек, пластиковых крышечек и другого сырья, пригодного для переработки. Мы надеемся, что наша работа по внедрению раздельного сбора мусора внесет свой вклад в сохранение окружающей среды. Количество участников 18
#ЭКОВЕСНА
#ЭковеснаАрск2025 -
"Без чүп-чарны аерым җыю өчен!" 08.04.2025

Стартовала вторая неделя «Эковесна 2025» В нашей школе прошла информационно-просветительская акция "Мы за раздельный сбор мусора!" по формированию культуры бережного отношения к природным ресурсам, и стартовал сбор батареек, пластиковых крышечек и другого сырья, пригодного для переработки. Мы надеемся, что наша работа по внедрению раздельного сбора мусора внесет свой вклад в сохранение окружающей среды. Количество участников 18
Безнең мәктәбебездә «ЭКОяз 2025» нең икенче атнасы старт алды. "Без чүп-чарны аерым җыю өчен!" дигән мәгълүмати-агарту акциясе узды."табигать ресурсларына сакчыл караш культурасын формалаштыру буенча, батареялар, пластик капкачлар һәм эшкәртү өчен яраклы башка чимал җыю башланды. Чүп-чарны аерып җыюны гамәлгә кертү буенча эшебез әйләнә-тирә мохитне саклауга үз өлешен кертер дип өметләнәбез. Барлыгы 18 катнашучы.
-
Мастер класс 07.04.2025

Мәктәбебездә Эковесна икеайлыгының икенче атнасы башланып китте. Икенче атналыкның темасы: "Чүпләрне аерып җыю". Шул уңайдан бүген экология һәм чүпләрне аеру темасына викторина үткәрдек, мастер-класс карадык.
В викторине и в масстер-классе приняли участие 12 учащихся. Дети этой проблемой заинтересовались и остались очень довольны данным мероприятием. Неделя продолжается, нас впереди ждёт интересные мероприятия.
#ЭКОВЕСНА #ЭковеснаАрск2025 -
Дөрес тукланабыз 05.04.2025

Бүген мәктәп ашханәсендә ата-аналар комитеты җитәкчесе Минһаҗева Сәрия Сәүбән кызы булды. Килүнең максаты – гомуми белем бирү учреждениесендә туклануны оештыру сыйфаты, СанПиН таләпләренең үтәлүен тикшерү, укучыларның ата-аналарына бу мәгълүматларны җиткерү. Сәрия Сәүбән кызы меню белән танышты, ризыкны авыз
итеп карады һәм әзерләнгән ризыкның тәмле булуын, балалар рационы нормаларына туры килүен билгеләп үтте. -
Килегез, кошкайлар! 05.04.2025

Кошлар турында кайгырту - безнең бурыч һәм без аны сыерчык оялары ясаудан башладык. Барлык укучылар да берсеннән-берсе матур оялар алып килде. Аларны мәктәп бакчасына элеп куярга булдык. Кошлар безнең ояларны сайлап, бала чыгарырлар.
Апрель – «птичий» месяц, время массового прилёта птиц с зимовок на гнездование. Учащиеся нашей школы приняли активное участие по изготовлению скворечников. А сегодня они развесили их на деревьях пришкольной территории. Домики для птиц ждут своих жильцов!
#ЭКОВЕСНА -
Язгы өмә - Субботник 05.04.2025

Язгы өмәләр башланып китте. Әйләнә-тирәне чистарту эшләре күңелле һәм оешкан төстә үтә.
#ЭКОВЕСНА
-
Неделя пернатых 04.04.2025

????Первая неделя конкурса посвящена нашим пернатым друзьям. Наша #Экокоманда смастерила скворечники своими руками. Ребята знают, что скворец считается лучшим «санитаром» садов и огородов, спасающим урожай от вредителей. Количество участников: 8
#ЭКОВЕСНА -
Оялар эленде 04.04.2025

Ежегодно к прилёту птиц, зимовавших в тёплых краях, наши ученики готовят уютные «квартиры». С приходом весны постепенно возвращаются перелётные птицы. Дарить пернатым новые дома — добрая традиция в нашей школе. Учащиеся нашей школы вместе с папами смастерили скворечники, в которых скоро поселятся новые жители. Детям было приятно смотреть, как скворцы заселяются в новые скворечники. Они с удовольствием слушали, как распевали птицы в благодарность за новые домики. Прилетайте, птицы, заселяйтесь в новые дома!
Количество участников 10
#ЭКОВЕСНА -
Әнәс Галиевка 105 яшь 03.04.2025

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы якынлаша. 3 нче апрелдә язучы, фронтовик Әнәс Галиевның туган көне. Быел аның тууына 105 ел.
Шагыйрь һәм прозаик Әнәс Касыйм улы Галиев 1920 елның 3 апрелендә безнең Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туган. Әтисе Касыйм Галиев Шимбердән, ул Кушлавычта 1901 елдан 1954 елга кадәр мулла булып торган. Әнисе Асия Кушлавычтан инеш суы белән генә аерылып торган Иске Җөлби авылы мулласы Хәбибулла хәзрәт кызы. Әнәс җидееллык авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1936-1939 елларда Казан финанс-экономика техникумында махсус белем ала, аннары берникадәр вакыт Дөбъяз районы һәм Казандагы финанс органнарында инспектор булып эшли. Әнәс Галиевнең беренче шигырьләре 1937 елда “Кызыл яшьләр” газетасында басыла, ә 1938 һәм 1940 елларда “Җилфердә, байрак!”, “Сөю” исемле шигырь китаплары дөнья күрә.
Әнәс Галиев 1940 елда Кызыл Армия сафына чакырыла һәм Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтның алгы сызыгында була. Сугышка ныклап әзерләнгән Германия гаскәрләренә каршы тора алмыйча чигенү авырлыкларын үз күзе белән күрә. Бер ел да ике ай дәвамында каты бәрелешләрдә катнаша, бергә хезмәт иткән иптәшләре яу кырында ятып кала, күбесе яралана. Торган җирләрен ташлап күченүче халыкның газаплануын күрү, аларны бомбага тоткан вакыттагы авырлыклар, 20 яшьлек Әнәс Галиевне чыныктыра, туган илне азат итү өчен барлык көчне куеп көрәшергә кирәклегенә ышаныч уята. Ләкин 1942 елның сентябрендә, Майкоп шәһәре тирәсендә барган канлы бәрелешләр вакытында, артиллерист Әнәс Галиев, чолганышта калып, контузияле хәлдә дошман кулына әсир төшә. Украинадан Польшага, аннан Германиягә, лагерьдән лагерьга озатыла, кача, тотыла, җәзалана, тагын кача, тагын тотыла... Әсирлекнең барлык газабын үз җилкәсендә татый һәм 1945 елның апреленә кадәр, союздаш гаскәрләр тарафыннан азат ителгәнче, фашистлар тоткынлыгының бөтен авырлыкларын, газапларын үз башыннан кичерә, шунда үпкә авыруы эләктерә. Әсирлектән котылып берничә ай эвакогоспитальләрдә дәваланганнан соң, ул, терелеп, аякка басып туган авылы Кушлавычка кайта.
Бүген музейдә Ләйлә ханым укучыларга бик эчтәлекле экскурссия үткәрде.













