Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 17 |
У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
Психология атналыгы 20.11.2024
Мәктәбебездә психология атналыгы башланып китте. Уздырылачак чаралар үз-үзеңне танып белүгә, уңай эмоцияләр формалаштыруга, ассоциатив фикерләү һәм хыялны үстерүгә, балаларның бер-берсенә толерант мөнәсәбәтен активлаштыруга юнәлдерелгән. Башта «Яхшы кәеф» акциясе үтте. Укучыларның нинди кәеф белән мәктәпкә килүләрен ачыкладык. Ә соңыннан укучыларның ни дәрәҗәдә мөстәкыйль булуларын ачыклаучы тест үткәрдек.
-
Засветись 19.11.2024
???? В темное время суток световозвращающие элементы могут стать настоящими спасателями для ваших детей. Они помогают детям быть заметными для водителей и оставаться в безопасности.
По статистике, при движении с ближним светом фар водитель автомобиля способен увидеть пешехода на дороге на расстоянии 25–50 метров. Но если пешеход использует световозвращающие элементы, это расстояние увеличивается до 150–200 метров.
Больше о них — в карточках от Института воспитания. -
«Хокук бозуларны кисәтү» 15.11.2024
Җәмгыятьтә барган тискәре күренешләр яшь буынны да бик авыр социаль- психологик ситуацияләрдә калдыра. Балалар һәм яшүсмерләр аларны җиңеп чыгарга әзер булмаса, тормышта бик күп күңелсезлекләр килеп чыга. Безнең алдыбызга, төрле социаль-актив позицияле, негатив күренешләргә “юк” дип әйтә белүче, үзенең сүзе белән башкаларга да ярдәм итә алучы шәхес тәрбияләү бурычы куела. Бу шәхес сәламәт тормыш рәвеше алып барырга һәм яхшы белем алып, киләчәктә үзенең урынын табарга тиеш. Шушы бурычларны күз уңында тотып, без бүгенге сөйләшүебезне «Хокук бозуларны кисәтү» дигән темага багышладык.
-
"Мин татарча өйрәнәм" олимпиадасы 15.11.2024
Бүген мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында "Мин татарча өйрәнәм" олимпиадасы үтте. Безнең Бикчәнтәева Рүзилә дә үз көчен сынап кайтты.
-
Единый день памяти жертв ДТП 15.11.2024
2005 елдан башлап ООН Генераль Ассамблеясе тәкъдиме белән 15 ноябрь бөтен дөньяда Юл фаҗигаләре корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Юл-транспорт фаҗигаләре 15-25 яшьтәге яшь кешеләрне үлем-китемнәргә китерүче төп сәбәпләрнең берсе булып тора.
Шул уңайдан башлангыч сыйныф укучылары белән флешмоб үткәрдек. Югары сыйныф укучылары белән викторина уздырдык.
Юлларда сак булыйк, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмыйк, бер – беребезне хөрмәт итик! -
Янгын куркыныч нәрсә... 14.11.2024
Знаете, что даже привычные вещи могут быть причиной пожара? Вроде бы обычные розетки, свечи или зарядные устройства, но если не соблюдать простые правила, они могут стать опасными.
Чтобы дом оставался уютным и безопасным, важно помнить правила пожарной безопасности. В карточках – полезные советы для вас и ваших близких. -
Чистая Победа 13.11.2024
Безнең мәктәп укучылары, укытучылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү максатында оештырылган “Чистая Победа” акциясендә катнаштылар. Тәрбияче Әюпова Равилә Гадил кызы мунчала бәйләү буенча мастер класс уздырды. Кызларыбыз бик тырышып мунчала үрде.
-
"Россия бөркетләре" 11.11.2024
"Россия бөркетләре" - илебезнең актив гражданнарын тәрбияләү буенча башлангыч мәктәп өчен миллионлаган балаларны, укытучыларны һәм ата-аналарны берләштерүче масштаблы бөтенроссия проекты. «Россия бөркетләре» программасында балалар гына түгел, ә педагоглар, ата-аналар, югары сыйныфлардан укучы-укытучылар да катнаша. Бердәмлектә һәм бергә иҗат итүдә балалар һәм өлкәннәр белем бирү трекларын үтиләр, команда эшендә уникаль тәҗрибә алалар.
Бүген безнең мәктәптә беренче сыйныф укучыларын “Россия бөркетләре” сафларына алу тантанасы узды. Югары сыйныф укучылары башлангыч мәктәп укучыларына "Россия бөркете" билгеләре тапшырдылар. -
Татарча диктант яз! 08.11.2024
Бүген 8 нче ноябрьдә дөньякүләм "Татарча диктант" акциясе үтте. Ул татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның санын арттыру максатыннан үткәрелә. Диктант тексты язучы Г. Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәреннән алынган.
Укучылар да, укытучылар да әлеге чарада теләп катнаштылар. -
Татарстан Конституциясе көне 06.11.2024