Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 17 |
У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Тату сыйныф серләре/ Секреты дружного класса 29.01.2025
Мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучылары һәм аларнын әти-әниләре “Тату сыйныф серләре” республика конкурсының район этабында катнаштылар. Алар ин беренче эшне матур итеп гайлә белән ясаган кул эшләреннән, укучыларнын уңыш-казанышларын чагылдырган күргәзмәлек белән таныштырудан башлап җибәрде. Икенче өлеш укучыларнын, әти-әниләрнен “Визит карточкасы”.Әлеге төр конкурста матур биюләр, җырлар белән чыгыш ясап, жюри членнарында бик яхшы тәэсирләр калдырды. Ахыргы этап, еллар буе эшләнгән хезмәтебезне курсэткән «Проект эше» иде. Сыйныф җитәкчесе һәм укучылар белән берлектә нәтиҗәле эшебезне чагылдырган фильм курсәтеп проект эше якланылды.Конкурста катнашкан барлык укучыларыбызга һәм аларның әти – әниләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез
-
Леннград карлыгачлары 28.01.2025
18 гыйнвардан илебездә Ленинград блокадасын өзүгә багышланган “Блокадалы карлыгач” патриотик акциясе уза.
“Блокадалы карлыгач” – Бөек Ватан сугышы елларында камалышта булган Ленинград символы. Калайдан ясалган кечкенә карлыгач значогын кешеләр күкрәгендә йөрткәннәр, бу яхшы хәбәр билгесе булган һәм "хат көтәм" дигәнне аңлаткан. Бу шәһәр халкының фашистларның хәтта кош та блокада боҗрасы аша оча алмаячак дигән белдерүләренә җавап булган.
Әлеге акциядә Кушлавыч балалар бакчасына йөрүче балалар белән башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Алар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алып, карлыгачлар сурәтләнгән жетоннар ясадылар.
-
Истә һаман да 27.01.2025
Бу көннәрдә укучылар белән Ленинград блокадасы, андагы халыкның авыр, фаҗигалы тормышы турында сөйләштек, фильмнар карадык. Бүгенге чарабыз «Блокада икмәге» дип атала. Төп символ — 125 грамм авырлыктагы икмәк кисәге. Ленинград блокадасы вакытында нәкъ менә шундый минималь икмәк бирү нормасы куелган була. Чарада катнашучы укучыларның барысына да бүгенге көн турында бер мизгелгә онытып, ачлык һәм салкынлык кичергән ленинградлыларны искә алырга, аннары үзләрен блокадалы Ленинградта яшәүчеләр итеп, «Блокада икмәген” татып карарга тәкъдим ителде. "Блокада икмәге" кисәге - ул символ, һәм иң мөһиме - Бөек Ватан сугышының героик һәм фаҗигале вакыйгалары, ленинградлыларның батырлыгы һәм ныклыгы турында хәтеребездә саклау.
-
Своих не бросаем. 18.01.2025
Районыбыз (СВО) махсус хәрби операциядәге егетләребезгә кулларыннан килгәнчә ярдәм итү, туган якның җылысын тапшыру ниятендә, аларга кирәкле әйберләр җыюны дәвам итә. Безнең дә өлешебез керсен дип, мәгариф учреждениясе дә әлеге изге эштән читтә калмый. Укытучылар да, укучылар да бар күңел җылысын салып, ихластан башкарды әлеге эшне. Укучылар солдат абыйларына җиңу белән сау-сәламәт туган якларына тизерәк әйләнеп кайтсыннар дип хатлар яздылар. Мәктәбебез һәм балалар бакчасы коллективы да, ата-аналар да читтә калмады. Тиз әзерләнә торган ашлар ясауда, тэмле ризыклар җыюда катнаштык. Һәр учреждениядән килгән әзер киптерелгән продукция, шунда кечкенә пакетикларга тутырылып составы, нинди аш икәне һәм пешеру тәтибе язылып упаковать ителәчәк. Бу ризыклар илебез тынычлыгы өчен көрәшүче егетләребезнең беләкләренә көч, тәннәренә сихәт, йөрәкләренә дәрт, җиңүгә ышаныч өстәсен иде! Туган якларыбызга исән-сау әйләнеп кайтырга язсын!
-
«Начар гадәтләр һәм аларны профилактикалау» 17.01.2025
Кешенең нинди хәлгә таруы аннан бәйле түгел, ләкин бу хәлдән ничек чыгуы аның үзеннән тора, - диләр. Бу чыннан да шулаймы? Без бүген укучылар белән «Начар гадәтләр һәм аларны профилактикалау» темасына фикер алыштык. Начар гадәт дигәч, күп кеше тәмәке тарту һәм аракы эчүне күз алдына китерә. Чынлыкта исә әлеге исемлек шактый озын: алкоголизм, наркомания, тәмәке тарту, уенга бәйлелек, телевизион - бәйлелек, интернет - бәйлелек, буыннарны шартлату, карандаш яки каләм тешләү гадәте һ. б.
Әгәр дә ниндидер бер начар гадәткә "әсирлеккә"эләккән булсагыз, аннан бөтен көчегезне куеп, котылырга тырышыгыз. Әгәр дә сез үзегезне җиңә алсагыз, сез-чын герой. Борынгы кытай акыл иясе әйткәнчә: "Башканы җиңә алучы - көчле, үз-үзен җиңүче - чыннан да кодрәткә ия". -
«Первые о Победе» 16.01.2025
Движение Первых объявило о запуске нового проекта «Первые о Победе»В этом году отмечается 80-летие Победы в Великой Отечественной войне. И новый проект – это возможность рассказать ребятам о подвигах своих предков-фронтовиков и тыловиков, их воспоминаниях и о том, как наши города помогали приблизить Победу.Чтобы принять участие снимайте видео, пишите рассказы и публикуйте посты в своих социальных сетях с хэштегом #ПервыеоПобеде.Лучшие посты опубликуют в соцсетях Движения Первых.
-
Моны белү мөһим 15.01.2025
Знаете ли вы, как обезопасить свои личные данные от недоброжелателей?Всем известно, что в настоящее время очень важно защищать свои данные в сети. Поэтому выбор надежного пароля играет важную роль. Делимся советами, как придумать пароль, который взломать будет просто невозможно. Сохраняйте пост и делитесь с друзьями – вместе мы сделаем интернет безопаснее!
-
Юл кагыйдәләрен кабатлау 14.01.2025
Юл билгеләре белән таныштыруны дәвам итеп, аларны аера белергә өйрәтү, юл йөрү кагыйдәләре, светофор сигналлары турында белемнәрен ныгыту максатыннан башлангыч класс укучылары белән дидактик һәм хәрәкәтле уеннар оештырдык. Мондый чараларда укучыларның кызыксынуы арта, өстәмә мәгълүмат алына. Юл һәлакәтләренең күбесе игътибарсызлыктан, мәгънәсез тәвәккәллектән килеп чыга. Юл иминлеге мәсьәләсе елдан – ел кискенләшә. Шуның өчен дә юл йөрү кагыйдәләрен белү һәм аларның таләбен үтәү – һәркемнең бурычы.
-
Мөһим сөйләшү 13.01.2025
2025 елның 13 нче январендә, мәктәпләрдә мөһим сөйләшүләр, класс сәгатләре «Россия матбугаты көне » темасына багышлап үткәрелде.
Ел саен, 13 гыйнварда, безнең илдә "Россия матбугаты көне" билгеләп үтелә ". Бу көн барлык матбугат хезмәткәрләре, журналистлар, мөхәррирләр, хәбәрчеләр, верстальщиклар һәм эшкәртү белән бәйле башка белгечләр өчен һөнәри бәйрәм. Аларның хезмәте нәтиҗәсендә укучылар илдәге һәм дөньядагы актуаль вакыйгалар турында мәгълүмат туплый, шулай ук экспертлар фикеренә дә ия була алалар.
Ватан матбугате һөнәри бәйрәме,революциядән соң 1917 елда барлыкка килә. Аның символы, беренче саны 1912 елның 5 маенда чыккан «Правда» газетасы була. Нәкъ менә 5 майда Совет матбугаты көне 74 ел дәвамында билгеләп үтелә. 1991 елда бәйрәмне 13 гыйнварга күчерәләр һәм Россия матбугаты көне дип үзгәрттеләр. 13 гыйнвар датасын сайлау шулай ук очраклы түгел. Бу көнне 1703 елда император Петр I указы буенча Россиянең беренче газетасы – «Ведомости» басыла. Нәкъ ул вакыттан, Россия журналистикасы һәм матбугаты тарихы башланган. -
Бозлавык - сак булыгыз!!! 10.01.2025
Урамда кыш булуга карамастан, бер туңдыра, бер җылыта, әле яңгыр, әле кар ява. Шул сәбәпле барлыкка килгән бозлавык һәрберебез өчен имгәнү куркынычы тудыра. Түбәләрдә боз сөңгеләре барлыкка килә. Шушы уңайдан, бүген укучылар белән, табигатьнең уңайсыз шартларында үзебез һәм тирә-юньдәге кешеләрнең сәламәтлеген кайгырту өчен кирәкле кагыйдәләрне искә төшереп үттек. «Бозлавыкка чыкканда түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә тырышыгыз: иң беренче чиратта ашыкмагыз. Таймый торган аяк киеме кияргә, бөтен табан белән тезләрне азрак бөгеп басарга тырышыгыз. Олы яшьтәге кешегә таяк тотып йөрергә киңәш ителә. Егыла башлаганда кул-аякларны сузмыйча, башны бәрелми торган итеп, гәүдә белән түгәрәкләнеп, аркага төшәргә тырышырга кирәк, "- дип кисәтә табиблар.