Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 17 |
У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
Финанс иминлеге. 06.03.2025
Бүген мәктәптә, өлкән сыйныф укучылары өчен, «Финанс куркынычсызлыгы» Бөтенроссия тематик дәресе үткәрелде. Дәреснең максаты — мәктәп укучыларында финанс алдашуының төрле төрләре һәм финанс куркынычсызлыгының төп кагыйдәләре турында күзаллауларын формалаштыру.
-
Матур бәйрәмгә - матур бүләк 05.03.2025
Хатын-кызлар бәйрәме - иң матур бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне әниләргә бүләкләр бирү гадәткә кергән. Ул әниләребезгә булган игътибар һәм яратуны аңлата. Укучыларыбыз нәни куллары белән бүләкләр ясадылар. Әниләребез канәгать калыр дип уйлыйбыз, чөнки чын күңелдән тырыштык һәм аларны шатландырырга теләдек. Иң яхшы бүләк - үз кулларың белән ясаган бүләк. Дөрестән дә шулай.
-
Гражданнар оборонасы дәресе 04.03.2025
Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне уңаеннан, бүген «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» (ОБЗР)дәресендә ачык дәресләр утте.
ОБЗР укытучысы иминлекне сакларга, кая гына булуга карамастан экстремаль һәм гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне куркынычсыз тоту, саклану тәртибен аңлатты. Үз эшенен белгече буларак фельдшер егетебез Ильназ һәм Хәкимова Фәйрүзә беренче ярдәм курсәтү ысулларына өйрәттеләр. -
Мөһим сөйләшү 03.03.2025
Бүгенге Мөһим сөйләшүләр мәктәпләрдә
«Халыкара хатын-кызлар көне» дигән темага
багышланды.
Халыкара хатын-кызлар көне-хокуклар өчен
көрәшнең тарихи символы гына түгел, ул әле
хатын-кызларның, көн дә, гаилә институтынү
стерүгә керткән, җәмгыять, фән, мәдәният һәм
башка өлкәләрдә башкарган хезмәтләренең
өлешен тану да.
Дәреснең максаты: укучыларда, Россия
тарихында хатын-кызларның роле, аларның,
тормыш һәм эшчәнлекнең төрле өлкәләрен
үстерүгә керткән өлеше турындагы
күзаллауларны формалаштыру һәм үстерү;
Россиянең күренекле хатын-кызлары
мисалында, җәмгыятькә һәм хезмәт итүгә
омтылыш формалаштыру; аларга карата
ихтирамлы мөнәсәбәт һәм рәхмәт хисе
тәрбияләү.
Укучылар белән, шушы темага багышлап,
әңгәмәләр үткәрелде, видеоматериаллар
каралды. -
ЮИД хәрәкәте дәресләре 26.02.2025
Укучыларның урамда йөрү, урам аша чыгу күнекмәләрен ныгыту; ситуатив мәсәләләр чишәргә өйрәтү; балаларда игътибарлылык, уйлау, күзаллау сәләтләрен үстерү максатыннан квест –уен үткәрдек. Табышмаклар чиштек, пазл төзедек, сорауларга җаваплар бирдек. Урамда хәвеф-хәтәрсез йөрү өчен, юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белергә һәм төгәл үтәргә кирәк. Юл билгеләре безгә бик күп нәрсә турында сөйли. Кирәк чакта боералар, кирәк чакта кисәтәләр. Аларның һәрберсе һәлакәтләр булмасын өчен куелган. Адымнар нык, юллар имин, хәвеф-хәтәрсез булсын!
-
БПЛА һөҗүме очрагында пилотсыз очкычлар очышының видеоларын халыкка җиткерергә ярамый 25.02.2025
БПЛА һөҗүме очрагында пилотсыз очкычлар очышының видеоларын халыкка җиткерергә ярамый
БПЛА һөҗүме куркынычы булганда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында белешмәлек Татарстан Республикасы Террорчылыкка каршы комиссия аппараты сайтында “Гражданнарга тәкъдимнәр” бүлегендә урнаштырылган.
БПЛА һөҗүме очрагында пилотсыз очкычлар очышының видеоларын халыкка җиткерергә ярамый. Бу турыда кисәтүләр булып тора. Һәм һава һөҗүменә каршы оборона эшләү видеосын интернет киңлекләренә урнаштырмау мөһим. Бу аларның урнашу урыннарын ача һәм Татарстан Республикасы гражданнарының иминлегенә куркыныч тудыра.
Әгәр дә сез күктә шикле объектны күрсәгез - аның турында 112 телефоны яки “Радар.НФ” кушымтасы аша хәбәр итәргә мөмкин. Шулай эшләгәндә, мәгълүмат ашыгыч хезмәтләргә керәчәк.
“Радар.НФ” сайтына күчү өчен сылтама: onf.ru/radar?yscl...
Исегезгә төшерәбез, БПЛА һөҗүме куркынычы булганда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында белешмәлек Татарстан Республикасы Террорчылыкка каршы комиссия аппараты сайтында “Гражданнарга тәкъдимнәр” бүлегендә урнаштырылган: antiterror.tatarstan.ru/rekomendat... -
В случае атаки БПЛА крайне важно не размещать в публичном доступе видео полёта беспилотников 25.02.2025
Как неоднократно предупреждали, в случае атаки БПЛА крайне важно не размещать в публичном доступе видео полёта беспилотников, на которых можно различить местность по любым ориентирам. И ни в коем случае не публиковать видео срабатывания ПВО. Это раскрывает места их размещения, помогает корректировать полеты и угрожает безопасности граждан Республики Татарстан.
Если же вы заметили подозрительный объект в небе – сообщить о нем можно по телефону 112 или в приложение «Радар.НФ». В таком случае информация поступит в экстренные службы.
Ссылка для перехода на сайт «Радар.НФ»: https://onf.ru/radar?ysclid=m64ljs4ned938745118
Напоминаем, что памятка о том, как вести себя при угрозе атаки БПЛА размещена на сайте аппарата антитеррористической комиссии в Республике Татарстан в разделе «Рекомендации гражданам»: https://antiterror.tatarstan.ru/rekomendatsii-grazhdanam.htm
Как неоднократно предупреждали, в случае атаки БПЛА крайне важно не размещать в публичном доступе видео полёта беспилотников, на которых можно различить местность по любым ориентирам. И ни в коем случае не публиковать видео срабатывания ПВО. Это раскрывает места их размещения, помогает корректировать полеты и угрожает безопасности граждан Республики Татарстан.
Если же вы заметили подозрительный объект в небе – сообщить о нем можно по телефону 112 или в приложение «Радар.НФ». В таком случае информация поступит в экстренные службы.
Ссылка для перехода на сайт «Радар.НФ»: https://onf.ru/radar?ysclid=m64ljs4ned938745118
Напоминаем, что памятка о том, как вести себя при угрозе атаки БПЛА размещена на сайте аппарата антитеррористической комиссии в Республике Татарстан в разделе «Рекомендации гражданам»: https://antiterror.tatarstan.ru/rekomendatsii-grazhdanam.htm
-
Искә алу көне 24.02.2025
2022 елның 24 февралендә Россия Президенты
Владимир Путин махсус хәрби операция
башлануы турында игълан итте. Бу көн
календарьдагы дата гына түгел, ә Россиянең үз
чикләрендә һәм аннан читтә, гаделлекне,
тынычлыкны яклау, какшамас ихтыяр көче һәм
тәвәккәллек символы. Өч ел элек милләткә
мөрәҗәгать итеп, Россия Президенты Владимир
Путин россиялеләрнең йөрәкләрендә
патриотизм һәм Ватаныбызның якты
киләчәгенә ышаныч утын кабызды. Шул
вакыттан башлап безнең яклаучылар тынычлык
һәм иминлек сагында торалар, Бөек буын-
россиялеләрнең киләчәк буыннарына лаеклы
батырлык һәм каһарманлык күрсәтәләр. Бу
көнне без илебезне саклаганда һәлак булган
каһарманнарны искә алабыз! Махсус хәрби
операциядә катнашучыларның барысына да -
хәрбиләргә, волонтерларга, җәмәгать
эшлеклеләренә рәхмәт белдерәбез.
Бүген әлеге МХО батырларча һәлак булган авылдашыбыз Исмәгыйлев Илнар Фәрит улын искә алдык. -
Ватанны Саклаучылар көне 22.02.2025
Әлеге бәйрәм – тарихыбызда гаять үзенчәлекле. 23 февраль көнне без Туган илебезне саклаган һәм саклауны дәвам итүче хәрбиләргә хөрмәт һәм чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Үзебезнең рәхмәт сүзләребезне Бөек Ватан сугышы һәм локаль конфликтлар ветераннарына, бүгенге көндә илебез тынычлыгын саклаучыларга җиткерәбез.
Үз йортыңны саклау –тәүге бурыч, аны үтәү - һәркем өчен намус эше. Нәкъ менә шуның өчен 23 февраль гомумхалык бәйрәменә, көчле рухлы, батыр, кыю кешеләр бәйрәменә әверелә бара. Безнең район җирлегендә яшәүче – хәрби вазифасын үтәүчеме ул, яисә тыныч тормышта хезмәт куючымы – иң беренче чиратта, үз Ватанының Сакчысы.
-
Туган телем-иркә гөлем 21.02.2025
Халыкара туган тел көне уңаеннан Арчаның 6 нчы мәктәбендә шигырь бәйгесендә катнаштык. Минһаҗева Зәлинәне җиңүе белән котлыйбыз.