Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 17 |
У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
Волонтерлар көне 05.12.2024
Изге гамәлләр башкаручылар, ирекле волонтёрлар көне Россия Президенты Владимир Путинның 2017 елның 27 ноябрендәге указы белән гамәлгә керә. Волонтерлар хәрәкәте безнең илдә 1980 еллар ахырында барлыкка килә. Волонтер булу ул – үзенә күрә бер тормыш тәҗрибәсен туплау. Яңа дуслар табу, кеше хәленә керә белү, сабырлык, түземлек, армый-талмый, һәрвакыт активлык рухында тору. Әлбәттә, волонтерларга хезмәтләре өчен акча түләмиләр. Ләкин алар күп нәрсәгә өйрәнә, башкаларга үзләренең нәрсәгә сәләтле икәнлекләрен күрсәтә. Волонтерлар төрле мөһим проектларда катнашып, вакытлары белән санашмыйлар, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм кулы сузалар. Бар күңелләрен, тырышлыкларын куеп, җаваплылык белән волонтерлык эшен алып баралар. Бүген укучылар белән волонтер кем ул, алар кайчан барлыкка килгән, нинди эшләр башкаралар дигән сорауларга җавап эзләдек. Безнең укучыларыбыз да кечкенә волонтерлар, алар да төрле акцияләрдә катнашалар, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы, ярдәмчел, җәмгыятькә файдалы булып, бу дөньяны яхшырак итәргә омтылалар.
-
Марафон культур 04.12.2024
Мы приняли участие во всероссийской акции «Марафон культур»
-
СПИД ка каршы көрәш көне 04.12.2024
Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Бу көн ВИЧ-инфекция эпидемиясенең Глобаль таралуын туктатырга, әлеге куркынычның йөзе каршында көчләрне берләштерергә кирәклеге турында искәртүгә хезмәт итә.
Дөньяда ВИЧ-йогышы ачыклануга 40 елдан артык. Бу вакыт эчендә галимнәр вирусны өйрәнә, аның килеп чыгышын билгели, шулай ук ВИЧ белән кешеләргә тулы тормыш белән яшәргә мөмкинлек бирә торган терапияне эшли алдылар. Вирус дөньяда таралуын дәвам итә, ә ВИЧлы кешеләр кызганычка стигматизациягә һәм дискриминациягә дучар ителә.
1998 елдан башлап ел саен 1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне (World AIDS Day) билгеләп үтелә. Бу көнне бөтен дөньяда миллионлаган кеше ВИЧ-инфекциядән үлгән кешеләрне искә алу, эпидемиягә каршы көрәштә ирешелгән уңышларны билгеләп үтү һәм бу эпидемиягә нокта куярга әзерлеген раслау өчен берләшә.
Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көнен үткәрүнең төп мәгънәсе-авыруның яңа очракларын булдырмау. -
Билгесез солдат көне 03.12.2024
3 декабрь, Билгесез солдат көнендә, илебез халкы Ватанны саклаучыларны хөрмәт белән искә ала. Гасырлар һәм буыннар бәйләнеше ныклы булганда, сугыш, батырлык һәм намус турында хәтер сакланып, яшь буынга тапшырылып килгәндә илебезнең киләчәге бар.
"Исемең билгесез, батырлыгың үлемсез" – бу сүзләр Мәскәүдә Билгесез Солдат каберенә язылган.
Күркәм гадәт буенча, быел да мәктәбебез укучылары белән, сугыштан кайтмаган һәм кабере дә кайда икәне билгеле булмаган солдатларны искә алып, авылыбызнын мемориаль һэйкәл янын җыештырдык. -
Мөһим сөйләшү 02.12.2024
2024 елның 2 нче декаберендә, сәламәтлек мөмкинлекләре
чикләнгән кешеләр декадасы кысаларында, мәктәпләрдә
мөһим сөйләшүләр, класс сәгатләре, ”Волонтерлар көненә
шәфкатьлелек миссиясе ” темасына багышлап үткәрелде.
Шәфкатьлелек ул - мохтаҗларга кайгыртучанлык һәм ярдәм
күрсәтү. Һәр кешенең үзендә, башкаларга ярдәм күрсәтү,
кызгану тойгыларының әзерлеген үстерү, безнең
җәмгыятькә үзара ярдәм һәм хөрмәт законнарына таянып
яшәргә мөмкинлек бирә.
Волонтерлык ул - дөньяны яхшырак итү омтылышына
таянып, кешенең түләүсез ярдәм итүне аңлы рәвештә
сайлавы. Һәр яхшы эш, хәтта ул зур булмаса да, әһәмияткә
ия. Волонтерлар бергә конкрет кешеләргә ярдәм итеп кенә
калмый, ә әйләнә-тирәдәгеләргә ярдәмгә һәм яхшы
гамәлләргә позитив, илһамландыра торган үзгәрешләр дә
кертәләр. Россия җәмгыятендә шәфкатьлелекнең, үзара
ярдәм культурасының күп гасырлык, тирән традицияләре
бар. -
ТР флаг көне 29.11.2024
1991нче елның 29 нчы ноябрендә Татарстан Республикасы Югары Советы республиканың дәүләт символларының берсе буларак хәзерге Татарстан флагын кабул итә. Бүген мәктәптә «Татарстан Республикасы Дәүләт флагы кабул ителү көне» темасына әңгәмә үткәрелде. Укучылар флагның мәгънәсе, тарихы, төсләренең нәрсә аңлатуы, ТР флагының нинди очракларда күтәрелүе турындагы белемнәрен ныгыттылар. Чара барышында укучылар актив катнаштылар, Татарстан мәдәнияте, тарихы турында белемнәрен күрсәттеләр. Мондый чараларны уздыру үз илең өчен патриотлык һәм горурлык тәрбияләргә ярдәм итә һәм елдан-ел бәйрәмнең әһәмияте арта бара, үз Ватаныңны ярату һәм хөрмәт итүнең мөһимлеген укучыларга тагын бер кабат искәртә. Чараның төп максаты - милли үзаңны күтәрү, халыкның бердәмлеген ныгыту һәм Татарстан флагын республика халкын берләштерүче символ буларак популярлаштыру.
-
Көзге боз - сак бул! 28.11.2024
"Көзге боз көзге калынлыгы булса да ышан" дигән халык мәкаленә иртә көзләрдә бер дә ышанасы килми. Табигатьтә берничә көн түбән температура сакланса, сулыкларны боз элпәсе каплый һәм магнит кебек үзенә тартып тора. Ләкин көзге боз өстенә керү төрле куркыныч хәлләр тудыра. Балалар белән күңелсез очракларны булдырмау максатында "Бозда игътибарлы бул!" дигән темага әңгәмә үткәрдек. Көзге бозда саклык чараларын аңлаттык.
-
"Мирас" театры яңа спектакль чыгарды 27.11.2024
"Мирас" исемендәге мәктәп театры Рафис Корбаннын «Бардым кулгә, салдым кармак» спектаклен күрсәтте
-
Әниләр көне 26.11.2024
Әнкәй, диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса — уртак була
Кайгыларың булса — югала.
Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең
Урыннарың булсын гел түрдә.
Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез, күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән әниебезгә дәшәбез. Бүген Әниләр көне уңаеннан мәктәбебездә бәйрәм чарасы булды. Укучыларыбыз һәм балалар бакчасы үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырып, әниләрне котлап киттеләр. Әниләргә кадер-хөрмәт йөзеннән өлкән сыйныф укучылары катнашында Рафис Корбаннын «Бардым кулгә, салдым кармак» спектакле курсәтелде. -
Недетские шалости 21.11.2024
Сейчас в интернете на каждом шагу предлагают «легкие» способы заработать. И дети – самая легкая мишень для мошенников. Они мечтают о новом гаджете, хотят быстрее получить первые деньги и не всегда понимают, где их могут обмануть.
Поэтому очень важно поговорить с детьми о безопасности в сети. Как именно это сделать и на что обратить внимание – смотрите в карточках.