Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 17 |
У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
Өченче чирек башланды 09.01.2025
Уважаемые коллеги, родители и ученики! Поздравляем Вас с началом третьей четверти!???? Желаем коллегам — творческих успехов, родителям — терпения, ученикам — хороших отметок и прочных знаний! Мы ждем Вас, ребята, отдохнувших и полных решимости окончить эту самую длинную учебную четверть на «хорошо» и «отлично»! Творите, дерзайте, ПОБЕЖДАЙТЕ!!! Побольше солнечных дней, всем крепкого здоровья и отличного настроения!????
-
Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал” 20.12.2024
Хәзерге җәмгыятьтә хокук бозучы яшүсмерләр проблемасы иң катлаулы hәм каршылыклы проблемаларның берсе булып тора. Кызганычка каршы, яшүсмерләр үзләре кылган хокукка каршы гамәлләрнең нинди авыр нәтиҗәләргә китерүен аңлап бетерми. Бүген югары сыйныф укучылары белән “ Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал” дигән темага тәрбия сәгате уздырдык. Укучыларга наркотиклар тарату яки куллану, банк карталарын дөрес кулланмау, хулиганлык, эчкечелек кебек начар гадәтләрнең күңелсез нәтиҗәләргә китерүен аңлаттык.
-
САФТА уены 14.12.2024
Бүген укучыларыбыз Ватан Геойлары көне уңаеннан районыбызда оештырылган “САФТА” уенында катнаштылар. Әлеге проектта төп өч юнәлешне үз эченә алган дәресләр һәм мастер-класслар планлаштырылган:
1. Каршылыклар полосасын җиңү
2. Квадрокоптерлар белән идарә итү
3. Электрон винтовкадан ату
«САФТА» уены- балалар һәм яшьләр арасында спортны һәм рухи патриотизмны үстерүгә зур өлеш кертәчәк проект ул. -
Алдынгыларыбыз гел алда 13.12.2024
Мәктәбебездә тагын бер күңелле вакыйга булды: Татарстан Республикасы буенча уздырылган "100 лучших идей для Движения Первых" конкурсында җиңү яулаган укучыбыз Минһаҗева Азалиягә "Алдынгылар Хәрәкәте" бүләкләре тапшырылды. Азалиягә киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.
-
РФ Конституөиясе көне 12.12.2024
Конституция көне Россиядәге иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булып санала һәм ел саен 12 декабрендә билгеләп үтелә. 1993 елның 12 декабрендә кабул ителгән Төп закон Кешене, аның гражданлык хокукларын һәм демократик ирекләрен иң зур хәзинә дип игълан итте. Конституция Россиянең, социаль дәүләт буларак, федератив корылышы нигезләрен законнар белән ныгытты, аның прогрессив үсешенең хокукый нигезен булдырды, җәмгыять үсешенең яңа сәхифәсен ачты, гражданнар арасында татулыкны һәм үзара аңлашуны саклап калу өчен ныклы терәк булды. Әлеге датага багышлап, укучылар «Илебезнең төп законы» дип исемләнгән уен-викторинада катнаштылар, үзләренең белемнәрен сынадылар, белеп бетермәгән сорауларына җаваплар таптылар.
-
"Сибгат чишмәсе" 11.12.2024
"Сибгат чишмәсе" дип исемләнгән республика бәйгесендә Минһаҗева Зәлинә 3 нче урынга лаек булды. Аның белән горурланабыз.
-
Истәлек тактасы ачу 10.12.2024
Бүген мәктәбебездә тарих битләренә кереп кала торган зур чара үтә. 2000- 2003 нче еллар арасында Кушлавыч төп мәктәбендә белем алып, бүгенге көндә илебезне сакларга махсус хәрби операциягә китеп, вафат булган егетебез Исмәгыйлев Илнар Фәрит улы хөрмәтенә, аның батырлыкларын мәңгеләштерү максатыннан, истәлек такта ачу чарасы үткәрдек.
-
«Скажем коррупции „Нет!“». 10.12.2024
9 декабря провели классный час на тему «Скажем коррупции „Нет!“». Рассказали ученикам о том, что такое коррупция и как с ней бороться, объяснили термины «взятка», «вымогательство», «рэкет». В ходе беседы учащиеся узнали о правах и обязанностях детей, учились применять полученные знания в ситуациях, где были обозначены противоправные действия.
-
Мәрхәмәтле булыйк! 06.12.2024
Россиядә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен ункөнлек бара. Ул 1992 елдан бирле ел саен 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Инвалидлар декадасы - кешеләргә игътибар, шәфкатьлелек, кайгыртучанлык һәм ярдәм кирәклеген һәркемгә искәртү ул.
Шул уңайдан укучыларыбыз белән “Нинди матур дөнья!” дип исемләнгән тәрбия сәгате уздырылды. Әлеге дәреснең максаты: балаларны инвалид кешеләр проблемасына җәлеп итү, балалар коллективында дуслык һәм теләктәшлек тәрбияләү. Ахырдан укучылар «мәрхәмәт» сүзендәге хәрефләрдән кешегә хас яхшы сыйфатларны таптылар. -
"Әти, әни һәм мин - юл кагыйдәләрен беләбез" 05.12.2024
Гомер безгә җир шарында яшәү бәхете бирә. Ә кеше яшәү өчен һәрвакыт энергияле, җитез, тапкыр, сәламәт булырга тиеш. Сау-сәламәт кеше гел юлда, гел хәрәкәттә. Шул уңайдан район графигы буенча "Әти, әни һәм мин - юл кагыйдәләрен беләбез" дигән чара үткәрдек. Укучыларның "Шоферлар" командасына каршы әниләрнең "Светофор" командасы көч сынашты. Әлеге чарада мәктәп укучылары белән берлектә садикта тәрбияләнүче балалар да актив катнашты.
Бүген алган белемнәребезне тормышта кулланып, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәсәк иде. Һәркемгә хәерле юллар телибез!