Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 17 |
У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Засветись 18.10.2024
Бүген укучыларның яктылык кайтаргыч элементларын тикшердек. Тәрбия сәгатьләрендә һәрвакыт укучыларга яктырткыч элементларның ни өчен, кайчан һәм кая тагарга кирәклеге турында әйтелеп тора. Юлларда машиналар саны көннән-көн арту, аларның тизлеге югары булу сәбәпле җәяүлеләр, балалар катнашында аварияләр еш булып тора. Җәяүлеләр бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында тапталып имгәнәләр, һәлак булалар. Яктылык кайтаргычларны киемгә алга да, артка һәм ян-якларга да беркетергә кирәк. Шулай иткәндә аны каршы килүче машинадан гына түгел, юлдаш транспорттан да күреп алып булачак. Яктылык кайтаргычлар киемнәребездә күбрәк булган саен транспорт чарасын йөртүче өчен аеруча әйбәт булуын укучыларыбыз онытмасыннар иде.
-
Көзге мәрхәмәтлек атнасы 17.10.2024
Көзге игелек атнасы - ул көзге чорда әйләнә-тирәдәге кешеләргә игелекле гамәлләр һәм игътибарны пропагандалау булып тора. Бу атнада кешеләр дөньяны яхшырак итү өчен көн саен ниндидер яхшылык эшләргә чакырыла. Бу акциянең тагын бер юнәлеше– экологик: территорияләрне җыештыру, агачлар һәм куаклар утырту. Бүген Камилә сыйныфташлары һәм дуслары белән авылыбыз клубы ишек алдында урнашкан «Ана» һәйкәле янына бардылар, территориясен тәртипкә китереп, корыган яфрак һәм чәчәкләрне җыеп алдылар.
-
Көзге кросс 16.10.2024
Районыбыз стадионында 12 нче октябрь көнне мәктәп укучылары арасында җиңел атлетика буенча көзге кросс үткәрелде. Әлеге ярыш укучыларнын сәламәтлеген ныгытуны өндәү, патриотик тәрбия бируне һәм районыбызда җиңел атлетиканы популярлаштыруны максат итеп куйды. Анда безнең мәктәп укучылары да катнашып, узләренен класс категорияләренә кергән дистанцияне уңышлы гына йөгереп үттеләр. Ел саен уткәрелә торган ярышта киләсе елда да ныклабырак әзерләнеп, эйбэт нәтиҗэ курсәтерлек итеп катнашырбыз дигән фикер булдырдык.
-
«Көнкүреш калдыкларын аерып җыю һәм эшкәртү» 11.10.2024
2024 елның 30 сентябреннән 14 октябренә кадәр бөтен республика буенча узачак «Көзге яхшылык атнасы» акциясе башланып китте. Ул Татарстан Республикасында ирекле волонтерлык эшчәнлеген үстерүгә юнәлдерелгән. Безнең мәктәп укучылары да бу акциядә ел саен бик теләп катнашалар. Бүген 9 сыйныф укучысы Зәлинә үзенең дуслары һәм сыйныфташлары өчен «Көнкүреш калдыкларын аерып җыю һәм эшкәртү» темасына дәрес үткәрде. Туган ягыбызның табигатен, үзебез яшәгән җирнең чисталыгын саклау турында сөйләштеләр, фикер алыштылар. Һәркөн игелекле гамәлләр кылыйк, изге эшләр башкарыйк, кешеләргә миһербанлы, шәфкатьле булыйк.
#добрыйтатарстан #осенняянеделядобра -
Осенняя неделя добра 10.10.2024
Акция "Забота", посвященная месячнику Дня пожилого человека.
#Осенняя неделя добра
#будь полезным -
«Территорияне яшелләндерү» акциясе 09.10.2024
Агач утырту-җирдә үз эзеңне калдыру өчен менә дигән мөмкинлек ул.
Мәктәбебез укытучылары һәм укучылары «Территорияне яшелләндерү» акциясе кысаларында агач утыртуда катнаштылар.Балалар агачлар утыртуда: чокыр казырга, агач үсентеләрен чокырга салырга, җир салырга, су сибүне үзләштерде. Шулай итеп, без утырткан агачлар һичшиксез, елның теләсә кайсы вакытында бизәк булачак. -
Разговор о важном 07.10.2024
2024 елның 7 нче октяберендә, мәктәпләрдә мөһим
сөйләшүләр, класс сәгатләре « Россиянең легендалары »
темасына багышлап үткәрелде. Дәреснең максаты:
укучыларга, фольклорны, мәдәни мирас, халыкның тарихи
хәтере буларак аңлауга китерү, тәнкыйди фикерләү
күнекмәләрен үстерү һәм мәгълүматны анализлый белү,
укучыларның тормышта мәгълүматның әһәмияте турында
күзаллауларын киңәйтү, аны алуның ышанычлы
чыганакларыннан файдалану, үз илеңә карата мәхәббәт хисе
тәрбияләү булды. Формалашучы кыйммәтләр: патриотизм.
Ил тарихын белү, тарихи хәтерне саклау – безнең
һәрберебез өчен мөһим бурыч булып тора. Ул көчле, бәйсез,
ачык һәм дустанә Россиягә объектив караш тәрбияләргә
ярдәм итә. -
«БумБатл» 07.10.2024
Стартовал новый сезон «БумБатла» – масштабной экоакции, к которой присоединился и Татарстан.
Это всероссийский проект в поддержку нацпроекта «Экология».
Собираем макулатуру, спасаем деревья и делаем нашу республику лучше! Принять участие в акции могут все желающие.
По итогам акции чемпионы бумажной битвы получат дипломы и ценные призы
Как принять участие? Всё просто – читайте правила в карточках ниже и присоединяйтесь!
Установим вместе новый рекорд по сбору макулатуры? -
Укытучылар көне 05.10.2024
Арча муниципаль районы Мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Данил улы Мөхәмәдияровның бәйрәм котлавы!
-
Укытучылар көне 04.10.2024
1994 елдан бирле 100 дән артык илдә 5 октябрь Укытучылар көне буларак билгеләп үтелә. Дөньякүләм укытучылар көне — барлык укытучыларның, мөгаллимнәрнең һәм укыту юнәлешендә эшләгән хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәме. Бу көнне укытучыларның укыту барышындагы ролен һәм хезмәтен, шулай ук җәмгыять үсешенә керткән өлешен билгеләп үтәләр.
Клуб мөдире Хәнәфиева Фәния Нурислам кызы укытучыларга укучылар белән берлектә “45 минут” исемле кызыклы әдәби кичә үткәрде. Балалар бакчасы мөдире Равилә Гадил кызы балаларның нәни куллары белән ясалган рәсемнәрен, ручкалар бүләк итте. Укытучылар коллективына бәйрәм ясаганнары өчен бик зур рәхмәт аларга!
Кадерле укытучылар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезгә чын күңелдән тынычлык һәм иминлек, саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм бәхет телибез. Көннәрегез якты һәм игелекле булсын!