Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 17 |
У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Туган телем-Тукай теле 21.02.2025
Туган тел – дөньяны танып белү, өйрәнү - төшенү өчен тылсымлы алтын ачкыч, могҗизалы асыл корал - үзара аралашу - аңлашу коралы ул. Һәркайсыгыз беләдер, 21 енче февраль – туган телләр көне. Ә безнең телебез –татар теле. Шул уңайдан укучылар белән Габдулла Тукай музеена кердек. Музей мөдире Мөхәммәтшина Ләйлә Мөнир кызы туган телебез буенча әңгәмә үткәрде. Укучылар белән “Туган телемне яратам!” дигән темага квест-уен уздырды.
-
Письмо солдату 20.02.2025
6 февраля в России стартовала Всероссийская акция «Письмо солдату», направленная на развитие преемственности поколений на основе духовно-нравственного, патриотического воспитания, а также на осознание роли вооруженных сил России в сохранении мира и благополучия государства и общества.
Обучающиеся нашей школы приняли участие в военно-патриотической акции «Письмо солдату». Важно, что эти письма - весточка из мирной жизни, ведь там добрые слова, пожелания здоровья и победы.
Пусть тëплые ладошки детей согревают сердца наших бойцов, напоминают о доме, о том что их ждут и благодарны им за мирное небо! -
Батырлык сәгате 20.02.2025
Бүген укучыларыбыз, Кушлавыч авыл клубында, «Батырлык дәресләре» кысаларында Ватанны саклаучылар көненә багышланып үткәрелгән чарада катнаштылар. Әлеге чарада ике улы хәрби махсус операциядә катнашкан Исмәгыйлева Фирая апа, отставкадагы прапорщик Галимҗанов Габделфәт Габделәхәт улы, хәрби хезмәттә булып кайткан элеккеге укучыбыз Гәрәев Рәфис катнашты. Җанлы әңгәмә җыр һәм биюләр белән үрелеп барды.
-
Туган телем сагында 19.02.2025
Мәктәпкәчә яшьтәге төркем балалары туган телдә шигырьләр өйрәнә, яратып китаплар укыйлар.
-
Профилактик әңгәмә 18.02.2025
Иминлекне тәэмин итү максатыннан чыгып, БПЛА һөҗүме куркынычы булганда үзеңне ничек тотарга, алардан ничек сакланырга, кургән очыракта нишләргә кирәклеге турында инструктаж дәрес утте. Укучыларыбыз видео материаллар аша пилотсыз очкычларнын нинди төрләре булуы һәм презентация, рәсемнәр ярдәмендә БПЛА кургән яки хөҗүм иткәндә кая хәбәр итергә, ничек сакланырга кирәклеге белән таныштылар.
-
Мөһим сөйләшү 17.02.2025
Бүгенге Мөһим сөйләшүләр мәктәпләрдә «Ватанга
хезмәт итү Нәрсәне аңлата? Ф. Ушаковның тууына
280 ел» дигән темага багышланды.
Дәреснең максаты: укучыларда, атаклы флот
җитәкчесе һәм диңгез сугышының яңа тактикасын
булдыручы, җиңелмәс Адмирал Ф. Ф. Ушаков һәм
Россия Хәрби-диңгез көчләренең изге яклаучысы.изге
Тихон мисалында, гражданлык бурычы һәм Ватанга
хезмәт итү турында күзаллауларны булдыру, тарихи
традицияләргә хөрмәтне үстерү, ватанпәрвәрлек
һәм Ватан язмышы өчен җаваплылык хисләре уяту
булды.
Укучылар белән, шушы темага багышлап, әңгәмәләр
үткәрелде, видеоматериаллар каралды. -
Муса Җәлил туган көн 15.02.2025
15 февраль - Герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Ул - татар халкының сөекле улы, шигырьләре белән фашизмга каршы аяусыз көрәш алып барган бөек шагыйрь. Татар теле атналыгында, Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, мәктәп һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән берлектә патриотик сәгать үткәрелде. Китап күргәзмәләре аша балалар аның тормыш юлы, балачак, үсмер еллары, иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен яттан сәнгатьле итеп укыдылар.
-
Батырлык сәгате 14.02.2025
1979 елларда игълан ителмичә генә башланып киткән мәгънәсез Әфган сугышы күп кенә гаиләләргә олы хәсрәт китерде, япь-яшь ир-егетләрнең язмышларын үзгәртте. Республикабыздан 10 меңгә якын егетебез тыныч тормышта безгә бер бәйләнеше булмаган Әфганстан җирлегенә барып, чүлләр, таулар арасында сугышкан.
Бүген “Әфган сугышы кайтавазы” дип исемләнгән батырлык сәгате үтте. Әфганстан сугышын яктыртып китап күргәзмәсе куелды, презентацион материал күрсәтелде, Әфганстан һәм Чечня сугышында катнашкан егетләр турында әңгәмә үткәрелде. -
Акция "Узелок памяти" - "Истәлек төене" 13.02.2025
Бүген мәктәбебездә, Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 36 ел тулу уңаеннан, «Истәлек төене» («Узелок на память») акциясе узды.
15 февраль — узган гасырның мөһим вакыйгасына әверелгән, кешеләрне яңадан баш өстендәге тыныч күкнең кадерен белергә өйрәткән дата.
Акция кысаларында алар Әфган сугышы, аның төп вакыйгалары турында мәгълүмати листовкалар, шулай ук хәтер символы булган тасмалардан төеннәр тараттылар. Төенне хәтергә бәйләү - истә калдыру, ниндидер мөһим нәрсә турында онытмау дигән сүз. Әфганстанның канлы кырларыннан беркайчан да әйләнеп кайтмаучыларны, хәрби бурычларын намус белән үтәүчеләрне искә төшереп, хәтерләрдә мәңге сакларга ярдәм итсен иде бу төеннәр! -
"Әфганстан- төзәлмәс яра" 13.02.2025
Буген Кушлавыч авыл клубында "Әфганстан- төзәлмәс яра" дип исемләнгән кичә булды. Әлеге чарада Әфган сугышында катнашкан курше авылдан Гомәров Фәрит Әдгам улы, Кушлавычтан әлеге хәрби хәрәкәттә катнашкан Фазылҗанов Айрат Әхәт улының әнисе Фәния апай, отставкадагы прапорщик Галимҗанов Габделфэт Габделәхәт улы, Чечня сугышында катнашкан Илнур Ильяс улы кунак булдылар. Бэйрэм җыр-биюләр белән үрелеп барды.