Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 ( 153 ) 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
"СПИДка ЮК дип әйт!" 01.12.2015

Мәктәбебездә заманның иң куркыныч чире – СПИД турында әңгәмәләр, класс сәгатьләре, Кушлавыч авыл клубында мәктәптән тыш катнашучылар белән очраш уүтте. СПИД – специфик вируслар китереп чыгарган һәм дәвалауга бирешмәүчән йогышлы авыру. Вирус кешенең канына үтеп керә һәм организмның иң мөһим саклану чарасы булган ак кан тәнчекләрен, ягъни лимфоцитларны зарарлый. Нәтиҗәдә СПИД йоктырган кешенең төрле авырулар чыгаручы микробларга, яман шешләргә бирешүчән булып калуы турында әйтелде. СПИД тан саклану, аны булдырмау чаралары турында сөйләшенде...
-
Әнкәйләргә якты йолдызлардан, я кояштан һәйкәл салырлык!.. (+ФотоВидео) 29.11.2015

Рәхмәт яусын барлык әнкәйләргә
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әнкәйләргә якты йолдызлардан
Йә кояштан һәйкәл салырлык!..
БӘЙРӘМ БЕЛӘН ЧЫН ЙӨРӘКТӘН ТӘБРИК ИТӘБЕЗ!
...Шушы матур бәйрәм уңаеннан Кушлавыч авыл клубы, Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе, Тукаевларның Кушлавычтагы музей-йорты, Кушлавыч "Карлыгач" балалар бакчасы коллективлары берләшеп бик матур әдәби музыкаль кичә оештырдык...
-
Уеннан уймак яки бозда үзеңне тота беләсеңме?.. 23.11.2015

Сулыклар өслегендә бозлыклар хасил булу чоры кабат җитеп килә, бу бик куркыныч чор. Шул уңайдан кече яшьтәгеләр белән сулыклар өслегендәге бозлыкларда (белгәнегезчә көзге һәм язгы гына түгел, кышкы боз да куркыныч була ала) үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатлап, өйрәнеп алуны кирәк санадык...
Куллану өчен ФотоМультВидеоТулырак.
-
Зональ ярыш... 21.11.2015

Агымдагы атнада мәктәп спортзалыбызда өстәл теннисы һәм бадминтон уеннары буенча Арча муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләре арасында зона ярышлары булып узды. Ярышта 6 мәктәптән хезмәттәшләребез катнашты. Безнең зонада Кушлавыч, Утар-Аты, Түбән Аты, Наласа, Арча шәһәре 2нче номерлы мәктәп, Чүриле мәктәпләре югарыда аталган спорт төрләрендә үз осталыкларын сынадылар. Өстәл теннисында да, бадминтонда да ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары нигезләмә буенча тулы составларда килделәр. Ярыш кемнәргәдер тәҗрибә алырга ярдәм итте, кемдер осталыгын чарлады, ә беренчелекне алучылар муниципаль район турында үз көчләрен сынаячак...
Өстәл теннисында ир-атлар арасында Кушлавыч, хатын-кызлар арасында Түбән Аты мәктәбе вәкилләре җиңүче булдылар. Бадминтонда ир-атлардан 2нче мәктәп, хатын-кызлардан кабат Түбән Аты мәктәбе вәкилләре тантана итте. Җиңүчеләргә 25нче ноябрь көнне Арча муниципаль районы беренчелегендә уңышлар теләп калабыз!..
Кайбер фотомизгелләр.
-
Очрашу 16.11.2015

Мәктәбебездә муниципаль район психиатор-наркологы Ахмәдҗанов Рөстәм Әдъгамович һәм КДНның җаваплы секретаре Завялова Лилия Николаевна укучылар белән очрашты. Алар алкоголь,тәмәке тарту, наркотиклар куллануның куркынычы, юл йөрү кагыйдәләрен саклау, караклылык мәсәләсе кебек актуаль темаларга әңгәмәләр алып бардылар. Видеофильмнар карап укучылар бу өлкәдә белемнәрен тагын да ныгытты...
-
Фольклор бәйрәме... 12.11.2015

...Укучыларыбыздан төзелгән Кушлавыч авыл клубының "Сәйләннәр" балалар фольклоры берләшмәсе Утар-Аты мәдәният йортында зональ "Хәтер чылбыры" дип исемләнгән фольклор бәйрәмендә уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Әлеге чарада "Сәйләннәр" "Җиләк җыю" фольклор күренешен тәкъдим иттеләр...
ФотоТулырак монда.
-
Каникулда бәйрәм чаралары... 05.11.2015

..Кушлавыч авыл клубының "Сәйләннәр" фольклор берләшмәсенә йөрүче укучыларыбыз "Халыклар бердәмлеге көне" һәм "Сәнгать төне" акциясе уңаеннан Тукаевларның Кушлавычтагы музей-йортында әдәби-музыкаль кичәдә катнаштылар..
-
"Көзге бал-2015" +ФотоВидео... 02.11.2015

...шаулатып-гөрләтеп "Көзге бал" кичәсен үткәреп җибәрдек. Әлеге бәйрәм чарасы елдагыча бик күңелле узды. Укытучылар да укучылар да дүрт төркемгә бүленеп әлеге мероприятиегә бик ныклап әзерләнделәр. Алдан билгеләнгән шартлар буенча командалар сәламләү, җырларга үзешчән клип, бию, җыр, көзге мода һәм үзенчәлекле кафе әзерләргә тиешләр иде. Һәм әзерләгәннәр дә...
ФотоВидеосәхифә белән тулырак монда.
-
Бердәм мәдәният дәресе... 22.10.2015

Кичә Кушлавыч төп гомумбелем мәктәбендә "Бердәм мәдәният дәресе" үтте. Әлеге башлангыч сыйныфларда узган дәрестә авыл клубы һәм китапханәсе җитәкчеләре дә катнашты. Укучылар укытучылары белән Татарстан музейлары, театрлары, китапхнәләре буенча виртуаль сәяхәт иттеләр. Китапханәче Рәмзия апалары белән яңа китаплар, клуб мөдире Фәния апалары белән клуб каршында эшләүче бию һәм драма берләшмәләре белән таныштылар.
ФотоТулырак монда.
-
Армспорт... 21.10.2015

Армспорт буенча районкүләм 1998-2002нче елда туган укучылар арасындагы ярышларның сайлап алу турында 8 класс укучыбыз Н.Шерматов 55 кг. авырлыкта призлы III урынны яулады. Ул әле татарча көрәштә дә уңышлы гына чыгыш ясап килә. Уку йортлары арасында оештырылган бәйгеләрдән тыш...
ФотоТулырак монда.













