Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Табышмаклар кичәсе 09.02.2015

Бәйрәм бүген бездә була –
Табышмаклар кичәсе.
Белик әле, бу мәктәптә
Кем икән иң зирәге?!
9 нчы февральдә безнең мәктәптә башлангыч класслар һәм 5 нче класс укучылары арасында “Табышмаклар кичәсе” үткәрелде. Укучыларның тапкырлыклары, зирәклекләре сыналды. Бәйгедә ”Кем күбрәк ? “, ”Уйлап тап!” кебек уеннар, табышмакларны укып, аңа карата рәсемнәр дә ясатылды, әзер мозайкаларга карата үзләреннән дә табышмаклар уйлатылып табылды. Финалга чыккан 2 укучыга сүзләре киселгән табышмак бирелеп, алар аны тезәргә һәм җавабын табарга тиеш булды.
Мәктәбебезнең иң тапкыр бала исеменә 5 нче класс укучысы Шерматов Рәйхан лаек булды. Ахырдан һәрбер катнашучыга истәлекле бүләкләр, дипломнар тапшырылды.
-
“"Батырлык юлы кайдан башлана?” 04.02.2015

Бүген мәктәбебездә Бөек Ватан сугышы һәм тыл батырларына ихтирам, хөрмәт тәрбияләү, тыныч тормышта да батырлык эшләүчеләр белән таныштыру максатыннан “Батыр кем ул? Батырлык юлы кайдан башлана?” дигән темага, 7-9 класс укучылары белән берлектә , әдәби чара үткәрелде.Кичә Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык? Газинурлар, Матросовлар шикелле күкрәгең белән дошман амбразурасын каплаумы, әллә үзең ач чакта соңгы сынык икмәгең белән бүлешүме?Кешеләр төрле-төрле булган кебек, батырлык та күп төрле шул..” дигән эпиграф юллары белән башланып китте.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әюпова Рания Фирдүс кызы чараны ачып җибәреп Бөек Ватан сугышында катнашкан солдатларның батырлыклары турында сөйләде. 8 нче класс укучылары Гарипов Рәсүл,Әюпов Нәзир, Ахмадуллина Гөлназ Габдрахман Әпсәләмовның тормышы, иҗат юлы, “Газинур” әсәреннән өзекләр белән таныштырдылар...
Кичә яу кырында мәңгегә ятып калганнарны бер минут тынлык белән искә алып тәмамланды.
Мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап кичәләр, класс сәгатьләре уздыру дәвам итә.
-
Бөек Җиңү ничек якынлашты... 28.01.2015

Класс сәгатьләрен әлеге темага багышлау юктан гына булмады. Нәкъ шушы көннәрдә 1944 елны Ленинград блокадасыннан котылу, 70 ел элек Освенцим нацистик концлагеры тоткыннарының азат ителү даталарын билгеләп уздык. Укучыларыбызга әлеге вакыйгаларның тарихи урынын, мөһимлеген ачып күрсәтү максатыннан мультимедиа презентацияләр, интернет челтәрендә урын алган видеодокументлар кулланылды...
-
Туган телем язмышы... 23.01.2015

Үткән өч көн дәвамында мәктәптә "Туган телем язмышы..." шигаре астында класс сәгатьләре һәм мәктәпкүләм әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Әлеге чараларда укучыларыбыз туган телнең тарихы, әһәмияте, милли традицияләребезне саклау турында яңа белемнәр үзләштерделәр. Туган телгә карата үз фикереңне формалаштырып ныгыту, ихтирам хисләрен тәрбияләү максатында оештырылган уен-чаралар бик эчтәлекле һәм күңелле үтте...
-
Мәктәптән тыш дәресләр... 21.01.2015

...Г. Тукайның "Исемдә калганнар" әсәре язылуга 105 ел тулу уңаеннан һәм татар әдәбияты дәресләрен тагы да җанландырып җибәрү максатыннан Тукаевларның Кушлавычтагы "Музей-йорты"нда дәресләр оештырылды . Зәкия Рәсүлованың "Тукай эзләреннән" китабы чыкканга 30 ел тулу уңаеннан да әзерләнгән әлеге чаралар бик эчтәлекле узды...
-
Тимурчылар эше... 16.01.2015

Тимурчылык отрядлары арасындагы "Авылыма ярдәмгә" акциясе кызганнан-кыза бара. Алдагы көннәрдә хәбәр иткәнебезчә Иске Җөлби авылы укучылары төркеме авыл уртасында урнашкан күперне, аңа менү һәм төшү юлларын кардан чистарткан иде. Кушлавыч авылы укучылары әлеге игелекле эштән читтә калмады, авылның урамнарын тоташтыручы күперне менә дигән итеп чистартып куйганнар! Аның аркылы эшкә йөрүче өлкәннәр, әти-әниләр дә, кибет кирәк-яракларына узучы әби-бабайлар да бу игелекле эшегезгә рәхмәт сүзләре әйтеп уза...
-
"Безнең һәйкәлләр" акциясе 16.01.2015

Үзебезнең геройларыбызга, тарихыбызга ихтирам йөзеннән, патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан һәрдаим эшләнеп торучы эшләребез быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан махсус планга да кертелде. Кышның кар-бураннары һәйкәл, обелискларны күмеп, тарихи эзләрне капламасын өчен укучыларыбыз бар көчләрен куялар...
-
Афәрин!.. 15.01.2015

Кыш үзенең Яңа ел бәйрәмнәре белән генә түгел, кар-бураннары белән дә хәтердә кала. Атналар буена сузылган бураннардан басма-күперләргә кар күп салды галиҗанәп табигать. Ләкин мәктәпнең тимурчылары алдында мондый каршылыклар күз ачып йомганчы хәл ителә торган мәсьәлә. Укытучы апалары килгәнче, балалар күперне кардан арчып та куйган иделәр. Шушы күпердән, аларга рәхмәт укып, күпме әби-бабай, әти-әниләр, балалар уза. Саваплы эш эзсез югалмый ул, афәрин, балалар!
-
Котлыйбыз! 14.01.2015

Хөрмәтле коллегабыз, химия һәм биология укытучысы Бикчәнтәев Рәдис Әсфәндияровичны чын күңелебездән туган көне белән тәбрик итәбез!
Сез туган көн бик күңелле булган,
Табигать тә калган тынычлап.
Туган көнгә күркәм теләкләрне
Юллыйк әле, дустым, кушучлап.Беркайчан да саулык ташламасын,
Бәхетегез булсын түгәрәк.
Шатлык арты шатлык килеп торсын,
Бала-чага үссен тәгәрәп.Гел елмаеп, көлеп яшә әле,
Беркайчан да кайгы килмәсен.
Йөзеңдә һәрчак кояш нуры
Балкын торсын, һич тә сүнмәсен...Ихътирам белән: хезмәттәшләрегез.
-
Баш-ла-дык!.. 12.01.2015

Менә, яңа чирекне дә башлап җибәрдек. Укучыларга ныклы белемнәр җиңел бирелсен дип, коллегаларыбызга тәртипле, белем алырга омтылып торучы укучылар теләп калабыз! Инде моның өчен көч тупларлык ял да итеп алдык. Каникуллар чорында да "Хәрәкәттә бәрәкәт" эш планы буенча спорт ярышлары, фәннәр буенча конкурслар, ә иң кызыклы һәм күңеллесе "Музыкаль сандык" кичәсе үткәрдек. Укучыларыбыз яхшылап ял итеп, яңа көчләр белән укырга килделәр. УңЫшЛаР III чиректә, баш-ла-дык!..













