Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 159 ( 160 ) >>
-
Очрашу... 26.02.2015

Кичә Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе, Кушлавыч авыл клубы һәм "Тукайевларның Кушлавычтагы музей-йорты" берлегендә авыл клубы бинасында Сугышчы интернационалистларның әти-әниләре белән, Бөек Ватан сугышында әтиләре үлеп калган авылдашларыбыз һәм мәктәп укучыларыбызның әтиләре белән очрашу булды. Әлеге җыр-биюләр, матур теләкләр белән үрелеп барган музыкаль-әдәби кичә бик матур һәм җылы тәэсирләр калдырды. Соңыннан барлык кунаклар да Тукай музеенда булдылар, кичә мәктәп ашханәсендә чәй өстәле артында дәвам итте...
Кайбер фотомизгелләр: https://yadi.sk/d/2_z9kbjTettg4
-
Котлыйбыз! 26.02.2015

Хөрмәтле Фәттахова Минзилә Равил кызын чын күңелебездән 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Сезгә озак еллар Кушлавыч мәктәбендә намуслы һәм сыйфатлы хезмәт башкаруыгыз өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты торсын. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез!
Хөрмәт белән ТР Арча муниципаль районы Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе коллективы.
-
Котлыйбыз! 25.02.2015

21.02.2015 көнне Арча мәгариф идарәсенең 24 мәгариф хезмәткәреннән торган командасы республика мәгариф оешмаларының Кукмарада узган Кышкы Спартакиадасында катнашып кайтты. Чаңгы эстафетасы, шорт–трек, волейбол, дартс, идәннән күтәрелү (хатын–кызлар), турникта тартылу (ир–атлар), канат тарту, теннис ярышларында 47 команда арасында Арча районы командасы 6 урынны яулады. Ә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев үзенең оста көрәшче генә түгел, чаңгычы икәнлеген дә республика дәрәҗәсендә танытып, җитәкчеләр арасында чаңгыда узышу буенча 1 урынны алды! Афәрин, Зөлфәт Миннефарович!..
-
Матур очрашу... 24.02.2015

"Ватанны саклаучылар" көне уңаеннан мәктәбебезнең Кушлавыч авыл клубында балалар драмтүгәрәгенә йөрүче укучылары белән запастагы хәрбиләр очрашуы матур хатирәләр калдырды. Бу көнне укучыларыбыз Ватанга тугрылык төшенчәсен чын хәрбиләр авызыннан ишеттеләр. Соңрак Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган обелискка чәчәкләр салынды...
-
"Аҗаган"... 24.02.2015

Мәктәбендә "Ватанны саклаучылар көне"нә багышланган атналык кысаларында төрле ярышлар бик мавыктыргыч узды 21 нче февраль көнне "Аҗаган" уенының финал өлеше булды. Ярышка запастагы хәрби, өлкән прапорщик Галимҗанов Габделфәт Әхәт улы да чакырылды. Ул яшь буынга армия хезмәте турында сөйләде, үзенең киңәшләрен бирде. Укучылар миналар эзләделәр. Флагны тапкан команда җиңүче итеп билгеләнде...
-
Бездә башланды!.. 18.02.2015

Мәктәбебездә көтеп алынган "Аҗаган" уеннары башланды. Әлеге хәрби патриотик уен махсус план нигезендә спорт ярышлары белән үрелеп бара. Һәр укучы уеннарда актив катнаша. Бүгенге көндә атналык кысаларында ике команда арасында шашка уеннары башланып китте.
-
"Батырлыгы белән җырларга кергән шагыйрь" 16.02.2015

Бүген мәктәбебездә, 8-9 класс укучылары арасында Советлар Союзы герое, Шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган "Батырлыгы белән җырларга кергән шагыйрь" дип исемләнгән интеллектуаль уен булып узды. Уенда шагыйрьнең биографиясенә, иҗатына, Җәлилчеләргә кагылышлы сорауларга укучылар бик актив җавап бирделәр...
-
"Аҗаган"нар башланды... 13.02.2015

Укучыларыбыз Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган район күләм хәрби-патриотик "Аҗаган" уеннарының зона ярышларында актив катнаштылар. Безнең мәктәп беренче номерлы зонада, Арча шәһәре 7нче номерлы мәктәптә чыгыш ясадылар. Ярышларны күңелле һәм бик яхшы әзерләгәннәре өчен оештыручыларга да рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез...
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган шигырь һәм җыр бәйгесе 12.02.2015

Мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган шигырь һәм җыр бәйгесе үткәрелде. Бу кичә илебез иминлеге хакына үз гомерләрен, көчләрен һәм сәламәтлекләрен кызганмаган Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына багышланды. Иң сәнгатьле итеп шигырь сөйләүче, иң матур итеп җыр башкаручылар билгеләнде. Балалар чын күңелдән әзерләнеп килгәннәр. Араларында бик яхшы сөйләүчеләр дә, салкынрак караганнар да бар иде. Сәнгатьлелек өстендә эшләргә безгә – тел укытучыларына эшлисе дә эшлисе дигән нәтиҗәгә килдек. Чыгышлар сугыш, Җиңү темасына презентация белән үрелеп барылды. Балалар истәлекле бүләкләрдән канәгать калдылар, катнашучыларның барысына да сертификатлар тапшырылды. Җиңүнең 70 еллыгына мондый кичәләр күпләп көтелә.
-
Мәгърифәтче, галим Каюм Насыйриның тууына 190 ел 11.02.2015

14 февраль көнне 9 нчы сыйныфта Мәгърифәтче, галим Каюм Насыйрига 190 ел тулуга багышланган ачык дәрес булып үтте. дәрестә башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Укучылар үзләре әзерләгән презентация не кулланып язучы турында тирән мәгълүмат бирделәр. Аның тел галиме,тарихчы,этнограф,табиб, фольклорчы булуына басым ясалды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.













