Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Җимлекләрне башлангычлар карап тота... 03.02.2016

Кошлар – безнең дусларыбыз. Ә дусларга һәрвакыт ярдәм итәргә кирәк. Мәктәп бакчасына югары сыйныф укучылары җимлекләр ясап элделәр. Ә җимлекләрне карап, җим өстәп тору – башлангыч сыйныф укучылары өстендә. Менә бүген дә без җимлекләргә җим салдык, анда килгән кошларны күзәттек. “Ашагыз, дуслар, салкын кышларны исән-имин үткәреп җибәрегез!” – дип теләкләр теләдек.
-
200 көн һәм төн, һәм меңләгән үлемнәр... 02.02.2016

200 көн һәм төн, һәм меңләгән үлемнәр...
Бу сүзләр Сталинград сугышы турында. 2 нче февральБөек Ватан сугышы тарихында борылыш чоры дип санала. Чөнки бу көнне Совет солдатлары Сталинград шәһәрен фашист гаскәрләреннән азат итә. Шул көннән башлап Советлар Союзы җиңүләр яулый башлый. Шушы көнне искә алу максатыннан "Литературный альманах" түгәрәгендә "Сталинградская битва" дигән презентация күрсәтелде. Укучылар үзләренә бай мәгълүмат алып киттеләр... -
Д.И.Менделеевны искә алу көне... 02.02.2016
Д.И.Менделеевны искә алу көне буларак, 9 нчы класста бик кызыклы һәм эчтәлекле дәрес узды. Ул дәрестә укучылар Менделеевның биографиясе, эшләре белән таныштылар.... -
"Әдәби җәүһәрләр" түгәрәгендә... 01.02.2016

“Әдәби җәүһәрләр” түгәрәгенә йөрүче укучылар, Фатих Әмирханга 130 ел тулу уңаеннан, түгәрәк өстәл артында җанлы әңгәмә оештырдылар. Язучының киң кырлы шәхес булуын бер-берсенә исбатлап күрсәттеләр. Фатих Әмирхан (1886-1926) – күренекле прозаик, драматург, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе татар әдәбиятына бик бай мирас калдыра. Укучылар аның “Балалар атавы”, “Ул үксез бала шул”,”Фәтхулла хәзрәт”, “Хәят” һәм башка әсәрләрен бик яратып укыйлар.
-
Тәрбия сәгате 23.01.2016

8нче сыйныфларда "Суны саклагыз!" дигән темага тәрбия сәгате уздырылды. Укучылар су турында күп мәгълүмат белделәр, мультимедиа-тест сорауларына җавап биреп алган белемнәрен камилләштерделәр.
-
Ачык дәрес 22.01.2016

6 нчы класста инглиз теле фәненнән "Short Questions in the Present Perfect - Present Perfect заманында кыска җаваплар" темасына ачык дәрес үтте. Дәрес сингапур методикасына нигезләнеп эшләнде, үткән теманы кабатлау уен формасында үтте.
-
Сәламәтлек – зур байлык... 22.01.2016

Сәламәтлек – зур байлык. Бүген безнең мәктәптә авылыбыз фельдшеры Җаббарова Тәгъзимә Равил кызы булды. Ул укучыларыбызны үзләренең сәламәтлекләрен сакларга өйрәтте. Салкын тиеп авырган очракта, дәвалану юлларын аңлатты. Сәламәт булыйк!
-
Рус теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары 22.01.2016

21нче гыйнвар көнне Яңа Кишет мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары булып узды. Бик кызыклы, эчтәлекле булды бу семинар. Рус теле укытучылары Мостафина Гөлнур Әдхәм кызы һәм Габдрахманова Нурания Шәйдулла кызы узләренең дәресләрен күрсәттеләр. Ике укытучының да дәресләре кызык, мавыктыргыч булды. Шуннан соң "Дуслык" темасына багышланган бәйрәм кичәсен карадык. Барлык балалар актив катнашып, безнең күңелләребезне күтәрделәр.
-
Китапханәгә сәяхәт... 22.01.2016

Класстан тыш эшчәнлек вакытында башлангыч сыйныф укучылары китапханәдә сәяхәттә булдылар. Аларны китапханәче Рәмзия апалары китаплар картотекасы, нинди китапларның кайда урнашуы белән таныштырды.кирәкле китапны ничек җиңел генә эзләп табарга мөмкин икәнлекне аңлатты. Сәяхәттән соң класста матур эчтәлекле презентация карадылар.
-
Кышкы төрләр буенча ГТО тапшырдык 21.01.2016

20 нче гыйнвар көнне спортның кышкы төрләре буенча укучыларыбыз ГТО нормаларын тапшырдылар. Барлык катнашучылар да таләпләр буенча тиешле нәтиҗә бирделәр.













