Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Яңалыклар/ Новости
Салкын тисә...
Опубликовано: 10.01.2017
Үз гомерендә бер генә тапкыр булса да салкын тиеп авырмаган кеше юктыр. Шунлыктан аның клиник симптомнарын һәрберебез яхшы беләбез: тамак төбе авырту, күзләр кызару һәм яктылыктан курку барлыкка килү, томау төшү, тән температурасы күтәрелү. Гриппның да симптомнары шундый ук, тик организмның агулануы бу очракта көчлерәк була (баш һәм буыннар сызлый, йөрәк кага, тән температурасы 40 градуска кадәр җитәргә мөмкин).
Авыру билгеләре тойсагыз, беркайчан да үз белдегегез белән дәваланмагыз. Табибка мөрәҗәгать итеп, ул авыруның үзенчәлекләрен, организмның нинди хәлдә булуын исәпкә алып, дәвалау билгели. Организмның үзенчәлекләрен исәпкә алу аеруча әһәмиятле. Мәсәлән, эндокрин системасы авырулары (шикәр диабеты, калкансыман биз функцияләре бозылуы) белән интеккән кеше гриппны бик авыр кичерә, еш кына вируслы пневмония рәвешендә өзлегүләр булырга мөмкин.
Салкын тиюне өйдә генә дәвалаганда ул еш кына хроник формага күчә яки бронхит, фронтит, гайморит рәвешендә өзлегүгә китерә. Еш кына вируслы авыру инфекция яки гөмбәчекләр китереп чыгарган башка авыру белән катлаулана. Монда инде табиб ярдәме һәм озакка сузылган дәвалану кирәк булачак.
Салкын тимәсен өчен ниләр эшләргә кирәк? Беренчедән, вирусларның һава юлы белән тиз эләгүен онытмаска кирәк. Шунлыктан эпидемия вакытында халык күп җыелган урыннарга (җәмәгать транспорты, кинотеатрлар, хастаханәләр) йөрмәскә тырышыгыз. Әгәр андый урыннарга барырга кирәк булса, сулыш юлларын вирус керүдән ышанычлы саклый торган махсус битлек кияргә онытмагыз. Ә өйгә кайткач, бит-кулны яхшылап сабынлап юарга, тамакны чайкарга кирәк.
Ни кызганыч, салкын тию еш кына туңу аркасында килеп чыга. Моның өчен салкын яңгыр яки көчле җилгә эләгү, аякка су үтү дә җитә. Моңа гаҗәпләнәсе юк, чөнки бу очракларда организмның саклау көче зәгыйфьләнә. Шунлыктан һава торышының ничек булуына карап киенергә кирәк.
Соңгы арада төрледән-төрле табигый иммуностимуляторлар, витамин һәм минераль комплекслары популярлаша бара. Табиб кушуы буенча гына һәм артыгын кулланмаганда, алар, һичшиксез, күпмедер файда китерә. Билгеле инде, саф һавада йөрү, мөмкинлек булганда физкультура белән шөгыльләнү, чыныгу да бик файдалы. Мондый комплекслы чаралар куллансагыз, салкын тию авырулары сезне читләтеп узар.
К списку новостей













