Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
Бию марафоны... 02.05.2015

30 апрель көнне Арча шәһәрендә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган, наркоманиягә каршы яшьләрнең “Флеш моб батлл” дип аталган бию Марофоны узды. Марофонда мәктәбебездән 10 укучы катнашты. “Тукай оныклары” дип аталган командабыз Г.Тукайның “Бәйрәм бүген” җырына визит карточкасын күрсәтте. Балалар рәхәтләнеп, 2 сәгатьләп биеделәр. Бик арысалар да күңелләре күтәренке булды...
-
Кушлавычта Тукай көне + фотомизгелләр... 28.04.2015

“Без Тукайлы халык мәңгегә” – дип башланды 27 нче апрель көнне Шагыйрьне искә алу бәйрәме. Милләтебез горурлыгы булган Габдулла Тукайның туган көнен быел да зурлап, илебезнең төрле төбәкләреннән кунаклар килде. Язучылар делегациясе шагыйрьнең музей-йортында укучылар тарафыннан әзерләнгән бәйрәм кичәсе карадылар. Шагыйрь Наил Касыймов балаларга: “Бу авылда ттуыгыз белән сез бик бәхетле” – диде. Төркиянең Кападокия язучылар берлеге рәисе Айшә Пасланмаз Тукай турында белүе турында, аның туган җирендә булуы белән бәхетле икәнен җиткерде. Кунаклар белән Абдуллах Бигиев, Рафис Корбан, Вахит Имамов, Рәмис Аймәт һәм башка язучылар бар иде.
-
Мәңге нур син и, Тукай!.. 26.04.2015

26 нчы апрельдә татар халкының сөекле шагыйре Г.Тукай туган көне уңаеннан һәйкәл янында шигырь бәйрәме үткәрелде. Балалар Г.Тукай иҗат иткән шигырьләрне яттан укыдылар һәм сәхнәләштерделәр, аның сүзләренә язылган җырлар җырладылар. Бәйрәмне төгәлләп укучылар Тукаевлар музей-усадьбасына юл тоттылар. Анда аларны музей мөдире Мөхәммәтшина Л.М. каршы алды һәм Г.Тукай тормыш һәм иҗат юлына сәяхәт кылдырды.
-
“Китап – киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең...” 23.04.2015

Халыкара балалар китабы көне уңаеннан һәм "#ДОБРЫЙТАТАРСТАН" республикакүләм эстафетасы кысаларында “Китап – киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең сине...” – дип исемләнгән кичә булып узды. Әлеге кичәдә балалар бакчасы һәм башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Китапка карата сакчыл караш тәрбияләү, аны саклау буенча кагыйдәләр, “ Китап ничек туган?” презентация ярдәмендә китап тарихы сөйләнде. Әлеге чарада укучылар китап турында шигырьләр сөйләде, җырлар җырладылар. Кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әюпова Рания Фирдүсовна һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Шәяхмәтова Рания Фәргатовна әзерләде. Соңыннан таушалган китапларны төзәтү акциясе оештырылды.
-
Мин – Татарстан баласы!.. 22.04.2015

Кушлавыч авыл музеенда әдәби чаралар еш булып тора. 21 нче апрель көнне “Мин – Татарстан баласы” дигән исем астында, паспорт тарихына кагылышлы чара булып узды. Укучыларга паспорт тарихы, дәүләт символлары турында мәгълүмат бирелде. Музей хезмәткәре Мөхәммәтшина Ләйлә һәм әдәбият укытучысы Әюпова Рания балаларга Туган якны ярату, аны саклау турында шигырьләр укыдылар. Балалар үзләре дә әлеге чарада бик актив булдылар. Очрашу Дәләт гимнын тыңлау белән тәмамланды.
-
Котлыйбыз!.. 18.04.2015

Мәктәп директорыбыз Гайнуллин Ильгиз Ильясович социаль партнёрлыкны үстерүдә актив эшчәнлеге өчен РФ Мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика комитеты мактау грамотасы белән бүләкләнде. Чын күңелебездән тәбрик итәбез һәм алдагы бердәм эшчәнлегебездә дә иҗади уңышлар телибез!..
-
Музейларга сәяхәт... 16.04.2015

Башлангыч класс укучыларыз районыбызның тарихи-мәдәни урыннары белән танышуны дәвам итеп, Арча шәһәренә сәяхәткә бардылар. Алар “Казан арты” тарих - этнография, Әдәбият һәм сәнгать, “Әлифба” музеенда булдылар. Укучылар Арча ягының бай тарихы, борынгы һәм хәзерге заманнардагы һөнәрчелек, тормыш –көнкүреше, танылган шәхесләре турында бик күп белешмә алдылар.
Укучылар “Йолдызлар” аллеясында, Җиңү паркында, һәйкәлләр янында да булдылар. Һәр бала сәяхәттән кәнагать булып кайтты.
-
Галәм киңлекләрен иңләп... (+фотомизгелләр) 14.04.2015

Кичә мәктәбебездә "Гагарин белән 108 минут" акциясе кысасында матур космонавтика көне булып узды. Шушы темага нигезләнгән класс сәгатьләреннән тыш мәктәп күләмендә зур очрашу да үткәрелде. Әлеге очрашуда "Байконур" космодрымында хезмәт иткән подполковник (хәзерге вакытта запаста) Нуриәхмәтов Булат Мәгъсүмович, авиация өлкән прапорщигы Галимҗанов Габделфәт Габделәхәтовичлар да катнашты.
Очрашу барышында укучыларыбыз космонавтика тарихы, галәм киңлекләре серләре, Ю.А.Гагаринның тулы биографиясе белән таныштылар. Әлеге белемнәрне "Гагарин. Первый в космосе" (2013) фильмы тагын да ныгытты. Инде 12 апрель көненә үк, ялга өйләрендә карарга укучыларыбызга "Укрощение огня" (1972) фильмы да таратылган иде, үз яшь төркемнәре буенча әлеге бәйрәм уңаеннан оештырылган төрле конкурсларда да (рәсем. сочинение һ.б.) катнашу күп өстәмә мәгълүмат бирде. Менә шул барлык белемнәрне ныгыту, укучыларыбызны космонавтика өлкәсе белән кызыксындыру максатыннан "Своя игра" интерактив уены да үткәрелде.
Очрашу азагында кунакларыбыз фотолар, реаль күргәзмәлекләр белән бик эчтәлекле чыгышлар да ясадылар, укучыларыбызга тирән патриотик тәрбия чаткылары сиптеләр. Әлеге бәйрәм кичәсе бик тирән эчтәлекле булды һәм эшлекле төстә узды...
Әзерләнгән интерактив ярдәмлекләр: 1, 2.
(фильмнарны күләмле булу сәбәпле куеп тормыйбыз, интернет киңлекләреннән күчермәләп алырга була)
-
Язгы чистарту эшләре дәвам итә... 13.04.2015

Үткән шимбәдә дә мәктәп яны территориясен, тирә-ягын тәртипкә китерү эшләрен дәвам иттердек. Алдагы өмәдә чистартылып тәртипкә китерелгән урыннарга бу атнада кар тараттык. Алда Г.Тукайның 129 еллыгы, аңа әзерләнү төп максатыбыз. Моны күздә тотып һәйкәл тирәсен тәртипкә китерү дә төп бурычларыбызның берсе. Шуңа бу атнада кар тарату эше алдынгы планга чыкты. Чистарту-агарту эшләре алга таба да планлы төстә дәвам итәчәк...
-
"Иң-иңнәр"не котладык!.. 09.04.2015

Агымдагы атнада мәктәпкүләм линейкада фәннәр буенча төрле дистанцион олимпиада, конкурсларда актив катнашкан, призёрлар булган укучыларыбызга диплом, грамота һәм сертификатларын тапшырдык. Укучыларыбыз арасында татар теленнән "Интеллектум" бөтенрәсәй олимпиадасының 2, 3 дәрәҗә призёрлары, җыр сәньгате фәненнән "Интеллектум" халыкара олимпиадасының 2 дәрәҗә, рус теленнән "Инфоурок" халыкара олимпиадасының 2, 3 дәрәҗә призерлары бар. Математикадан "Олимпус" гомумрәсәй олимпиадасында да укучыларыбыз беренче унлыкта. Ике укучыбыз "Ватанны саклаучылар көне" уңаеннан үткәрелгән "Расскажу я вам про папу" бөтенрәсәй конкурсында үз номинацияләрендә призлы 2 дәрәҗә дипломнарына лаек булдылар. Җиңүчеләрне дә, актив катнашучы укучыларыбызны да котлыйбыз һәм киләчәктә дә укуларында уңышлар, зур җиңүләр теләп калабыз!..













