Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
Ачык дәрестә... "Сугыштан соңгы һәм 1960-1980 нче еллар әдәбияты" 06.02.2017

Бөек Ватан сугышы елларында татар шагыйрьләре, Советлар Союзының барлык әдипләре белән бергә, немец басып алучыларына каршы көрәште, кулларына корал тотып та, каләмнәре белән дә актив катнашты, явыз дошманны Ватаныбыздан куып чыгаруда батырлыклар курсәтте. Киләчәктә әсәрләр, героик саллы образлар тудыру өчен, рухи азык, рухи чыныгу тәрбиясенең югары мәктәбен үтте.
Һәp солдат кебек, шагыйрьләр дә Көнбатыш Европа илләрен гизгән көрәшчеләр булдылар. Халыкны явыз дошманга каршы изге көрәшкә чакыру, фашистларның ерткычлыкларын бөтен дөньяга фаш итү, илебез солдаты, тыл батырлары күңелендә җиңүгә ышаныч тудыру, дошманга каршы ачы нәфрәт хисләре уяту эшләре әдипләргә йөкләнгән иде. Алар радиода эшләделәр, патриотик җырлар, шигырьләр, хикәяләр, повестьлар, пьесалар, сценарийлар яздылар. Үз әсәрләре белән күпмеңле армия аудиториясендә, колхозларда, клубларда, госпитальләрдә чыгышлар ясадылар... Фронтта hәм тылда… Көрәшнең алгы сафында hәркөнне алып барылган бу эш безнең күп әдипләребезнең иҗатын күрелмәгән югарылыкка күтәрде.
Бүген татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Әюпова Рания Фирдүс кызы, 9 нчы сыйныф укучылары белән татар әдәбияты дәресеннән ачык дәрес күрсәтте. Дәрес темасы: "Сугыштан соңгы һәм 1960-1980 нче еллар әдәбияты". Укытучы бу чорга иҗтимагый-тарихи күзәтү ясады, презентация ярдәмендә шагыйрьләрнең әсәрләре белән дә таныштылар. Дәрес бик файдалы һәм нәтиҗәле булды. -
"Сәламәт кыш!" ("Здоровая зимушка, зима!")акциясе кысаларында 04.02.2017

Республика күләмендә "Сәламәт кыш!" ("Здоровая зимушка, зима!") акциясе старт алды. Мәктәбебездә СМС-балалар хәрәкәтенең "Тукай оныклары" командасы оештыруында урамда, саф һавада күңелле ярышлар уздырылды. Чаңгыда, чана тартып йөгерү, аркан тарту кебек ярышлар үткәрелде. "Сәламәт яшәү рәвеше" девизы астындагы бәйге укучылар күңеленә хуш килде.
-
Ачык дәресләр 01.02.2017

Бүген инглиз теле фәненнән Хабибуллина Алина Александровна һәм татар теле фәненнән Әюпова Рания Фирдүсовна ачык дәресләр күрсәттеләр.
Инглиз теле дәресе 7 нче сыйныфта "Модальные глаголы" темасына узды. Укучыларга презентация һәм төрле күнегүләр ярдәмендә яңа тема аңлатылды. Татар теле дәресе 8 нче сыйныф укучылары белән "Иярчен аныклагыч җөмлә" темасына узды. Алар дәрестә презентация, индивидуаль карточкалар белән эшләделәр һәм алдагы темаларны ныгытылар. Ачык дәресне караучыларның бәяләмәләре дә уңай булды. -
Сынап карау имтиханнары дәвам итә 31.01.2017

30нчы гыйнвар көнне мәктәптә 9нчы сыйныф укучылары татар теленнән бердәм дәүләт тесты формасында сынап карау имтиханын тапшырдылар.
-
Кышкы ГТО нормалары 30.01.2017

Укучылар чаңгы, чана шуу кебек уеннарны бик яраталар. Мәктәптәге чаңгы трассасында төрле эстафеталарда бик актив катнашып киләләр. Шулай ук кышкы ГТО нормаларын тапшыру этабы башланып китте. Укучылар әлеге чарага бик җитди карыйлар һәм катнашалар.
-
"Кошларга ярдәм!" акциясе дәвам итә 29.01.2017

Мәктәбебездә "Кошларга ярдәм!" акциясе дәвам итә. Укучыларыбыз җимлекләр әзерләү, аларны карап тоту эшендә бик актив булып чыктылар. Эшләгән эшләрнең нәтиҗәсе дә куандырырлык...
-
Район башлыгы студентлар белән очрашты. 28.01.2017

28 нче гыйнвар көнне Арча педагогика көллиятендә район башлыгы Илшат Нуриев студентлар белән очрашты. Районда югары, һөнәри уку йортларын тәмамлап эшкә кайтканнар өчен нинди мөмкинлекләр бар? Бу көнне әнә шул хакта сүз барды. Студентлар каршында җитәкчеләр, эшмәкәрләр чыгыш ясады. Әлеге очрашуда безнең мәктәпне соңгы биш елда тәмамлаучы укучыларыбыз да катнашты. Аларның күбесе хәзерге көндә Г.Тукай исемендәге Әтнә совхоз техникумында, Арча педагогика көллиятендә, Казанда белем алалар. Бу чара студентлар өчен бик файдалы һәм мәгълүматлы булды.
-
27нче гыйнвар - Ленинград блокадасыннан азат ителгәннәрне искә алу көне!.. 27.01.2017

Бүген, 27нче гыйнвар, тарихта Ленинград блокадасыннан азат ителгәннәрне искә алу көне. Бүген мәктәбебездә 900 көнлек Ленинград блокадасы турында сөйләшү, үткәннәрне барлау, патриотик хисләр тәрбияләү, батырларны искә алу чаралары үткәрдек...
Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк Ленинградта сугышчан эш кайный башлый. Зур әһәмияткә ия объектларны, һәйкәлләрне каплыйлар, күп кенә завод-фабрикаларны, музей кыйммәтләрен илнең көнчыгышына озаталар. Сугыш башланып, бер атна үтүгә, ун эшелонда 235 мең бала шәһәрдән чыгарыла. Июль – август айларында эвакуацияләнгән халык саны 1 миллионга якынлаша. Шулай булса да, шәһәрдә 2,5 миллион кеше торып кала. Алар шәһәр оборонасын ныгыту эшләрендә катнаша: танкка каршы 625 километр озынлыгындагы чокыр, 400 километр эскарп, меңләгән дот һәм дзот, шәһәр эчендә 35 километр баррикада төзиләр.Июль башыннан Гитлер Ленинградны алу өчен 300 мең солдат һәм офицер, 600 орудие, 5 000 миномет, 1 000 танк, 1 000 самолет җибәрә. Август азагында немецлар өлкәнең күп өлешен басып алалар һәм шәһәргә якынлашалар. Сентябрь башында Шлиссельбургны (хәзерге Петрокрепость) алып, ил белән бәйли торган коры җир юлларын кисәләр. Бердәнбер булып Ладога күле өстендәге су юлы гына кала.1941 елның 4 сентябре көнне гитлерчылар Ленинградны артиллерия утына тоталар. Шул көннән 900 көнлек Ленинградны саклау эпопеясе башлана. Ай буена барган каты сугышлардан соң, безнекеләр дошманнарның һөҗүмен туктаталар. Ленинградны ала алмагач, фашистлар шәһәр халкын ачтан үтерергә карар кылалар. Гитлерчыларның зур каршылык күрсәтүләренә карамастан, 1944 елның 14 гыйнварында гаскәрләр һөҗүмгә күчә. Канкойгыч сугышлар 15 көн буена бара. 27 гыйнварда безнең гаскәрләр 324 орудиедән салют биреп, Ленинградны азат иткән тарихи җиңү турында бөтен дөньяга хәбәр ирештерәләр. Блокадада калучылар арасында балалар да күп булган. Ләкин үлүчеләр аларның саны өлкәннәргә караганда азрак. Бу очраклы хәл түгел. Чөнки өлкәннәр үзләренә дә аз гына бирелгән икмәкнең дә күбесен сабый балаларына биргәннәр.
-
ТДИ (ОГЭ)га әзерләнәбез... 26.01.2017

Бүген рус теле фәненнән 9нчы сыйныфлар белән ТДИ (ОГЭ)га әзерлек, укучыларның белемнәрен камилләштерү максатыннан, сынау тесты үткәрде. Укучылар тест биремнәрен эшләделәр, изложение, сочинение яздылар...
-
Чаңгы шуабыз... 25.01.2017

Кыш айлары электән балаларның чана - чаңгы шуар вакытлары. Күп әти-әниләр без кечкенә чакта тауда шуып кар калмый торган иде дип тә искә алалар. Тау шуу сирәгрәк күренеш саналса да безнең мәктәп укучылары чаңгыда бик теләп шуалар, төрле ярышларда катнашалар. Мәктәпнең махсус чаңгы трассасын да һәркем үз итә. Укучылар тавышыннан мәктәп яны шау-гөр килеп тора. Чаңгыда шуу сәламәтлек өчен дә бик файдалы шул...













