Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Яңалыклар/ Новости
Халыкара наркоманиягә һәм наркобизнеска каршы көрәш көне
Опубликовано: 01.03.2018
1март – наркоманиягә һәм наркобизнеска каршы Халыкара көрәш көне.
Кайбер яшүсмерләрнең үз-үзен тотышы бүген күпләрне борчый. Җәмгыятебездә киң тамыр җәйгән наркомания кешедә булган кимчелекләр, фикерли, уйлый белмәү нәтиҗәсендә яшәп килә. Наркотик татарчага тәрҗемә иткәндә “йокы китерүче” мәгънәсен аңлата. Аның кешелеккә китергән зыянына тиңнәр юк, чөнки ул берьюлы өч буынны юк итә. Наркотик кулланучының гомер озынлыгы бик кыска, шуңа да ул гаилә корып яшәргә өлгерә алмый кала. Аларның әти-әнисе балаларының тайгак юлга кереп китүләрен авыр кичерә. Бу кайгыдан аларның да гомере вакытыннан алда өзелә. Наркотиклар белән дуслашуның төп сәбәбе тормышта очраган авырлыкны җиңә белмәү, җиңел яшәргә тырышу, мөстәкыйльлек булмау яки ниндидер матур сүзләргә ышанып яңа дуслар табу, аларга ышану.
Кеше нинди генә социаль җәмгыятьтә яшәсә дә, үз сәламәтлеге турында үзе кайгыртырга тиеш. Шуңа да наркотикларны татып карау тәкъдиме ясалганда бердәнбер дөрес җавап – алардан кискен төстә баш тарту.
Бүген мәктәбебездә «Кешелекнең куркыныч проблемасы» дигән тема астында тәрбия сәгатьләре үтте. Укучыларыбыз белән наркомания авыруының асылын ачыкларга тырыштык, аларны әлеге куркыныч чирдән кисәттек, сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләштек.
Наркотикларга каршы табиблар да, укытучылар да, полиция дә, матбугат чаралары да көрәшә. Ләкин наркотиклар өчен болар киртә түгел. Наркотик көчле кешеләрдән генә курка. Аның кирәксезлеген, куркынычлыгын аңлаган, аны кирәксенмәгән кешеләргә ябышмый да, якын да килми. Укучылар! Тормыштагы һәр адымыгызны ясаганда татар халкының “Җиде кат үлчә, бер кат кис” дигән мәкален онытмагыз! Үзегезне дә, якыннарыгызны да куркыныч сынаулар алдына куймагыз!
Источник: https://edu.tatar.ru/community/index/2393
К списку новостей













