Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 ( 132 ) 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Арча районы мәгариф хезмәткәрләре ярышы 16.05.2017

Кичә, 15нче май көнне Арча районы мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмалары әгъзалары арасында җиңел атлетика буенча ярышлар булып узды. Һәр мәктәп, балалар бакчасы, өстәмә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре төрле яшь төркемнәренә бүленеп, төрле дистанцияләргә йөгерү буенча үзләренең көчләрен сынадылар...
Тулырак һәм фотомизгелләр белән: qushlawich.ruда.
-
Ачык ишекләр көне/ Açıq işeklär köne 15.05.2017

Арча районы Үрнәк бистәсендә урнашкан "Арча аграр профессиональ көллияте"ндә ачык ишекләр көне булды. Көллият бу чарага бик ныклап әзерләнгән. Килгән кунакларга, көллият укучылары тарафыннан әзерләнгән, күргәзмә, укытучыларның нинди профессияләр алып булуы турындагы чыгышлары, көллият студентлары тарафыннан әзерләнгән концерт тәкъдим ителде...
Arça rayonı Ürnäk bistäsendä urnaşqan "Arça ağrar professional’ kölliäte"ndä açıq işeklär köne buldı. Kölliät bu çarağa bik nıqlap äzerlängän. Kilgän qunaqlarğa, kölliät uquçıları tarafınnan äzerlängän, kürgäzmä, uqıtuçılarnıñ nindi professiälär alıp buluı turındağı çığışları, kölliät studentları tarafınnan äzerlängän konsert täqdim itelde.
Тулырак һәм фотомизгелләр белән/ Tulıraq häm fotomizgellär belän: qushlawich.ruда.
-
_"Халыкара гаилә көне" 15.05.2017

Бүген мәктәбебездә "Халыкара гаилә көне" уңаеннан бердәм сыйныф сәгатьләре узды. Әлеге дәресләрнең төп максаты укучыларда гаилә кыйммәте төшенчәсен формалаштыру; аларга әти-әни, әби-бабай хакын хаклау кирәклеген аңлату; балачактан үзеңне бәхетле гаилә төзергә әзерләргә кирәклеген төшендерү иде. Бүгенге чарада укучыларга үзләренең гаиләләре турында сөйләү, рәсемдә күрсәтү, гаилә темасына багышланган мәкальләр әйтү кебек биремнәр бирелде...
Тулырак һәм фотомизгелләр белән: qushlawich.ruда.
-
Кушлавыч авыл клубында экологик кичә/ Quşlawıç awıl klubında ekologik kiçä 13.05.2017

Укучыларыбыз Кушлавыч авыл клубында уздырылган "Табигать ул тиңсез хәзинә" дип исемләнгән экологик кичәдә катнаштылар. Укучыларыбыз анда сәхнәләштерелгән композиция күрсәттеләр. Әлеге чара елгалар, чишмәләребез, урманнарның чисталыгын саклау зарурлыгын ачып күрсәтүгә багышланган иде...
Bügen uquçılarıbız Quşlawıç awıl klubında uzdırılğan "Tabiğät ul tiñsez xäzinä" dip isemlängän ekologik kiçädä qatnaştılar. Uquçılarıbız anda säxnäläşterelgän kompozitsiä kürsättelär. Älege çara yılğalar, çişmälärebez, urmannarnıñ çistalığen saqlaw zarurlığın açıp kürsätügä bağışlanğan ide.
Тулырак һәм фотомизгелләр белән/ Tulıraq häm fotomizgellär belän: qushlawich.ruда.
-
Мәктәптә очрашулар/ Mäktäptä oçraşular 11.05.2017

Бүген мәктәбебездә Арча муниципаль районы башкарма комитеты аппаратының хокук бозуларны булдырмау бүлегенең әйдәп баручы белгече Нигъматуллин Нил Камбил улы, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегеннән психологлар Шаесламова Миләүшә Фирдинант кызы Һәм Минзина Алисә укучылар белән "Бәлигъ булмаган балалар арасында хокук бозуларны булдырмау" дигән темага ачык әңгәмә үткәрделәр.
Bügen mäktäbebezdä Arça munitsipal’ rayonı başkarma qömitetı apparatınıñ xoquq bozularnı buldırmaw bülegeneñ äydäp baruçı belgeçe Niğmatullin Nil Qämbil ulı, ğäilä häm balalarğa sotsial’ yärdäm kürsätü bülegennän psixologlar Şayıslamova Miläwşä Firdinant qızı Häm Minzina Alisä uquçılar belän "Bäliğ bulmağan balalar arasında xoquq bozularnı buldırmaw" digän temağa açıq äñgämä ütkärdelär.
Тулырак һәм фотомизгелләр белән/ Tulıraq häm fotomizgellär belän: qushlawich.ruда.
-
Арчада Җиңү парады (+фотомизгелләр)/ Arçada Ciñü paradı (+fotomizgellär) 09.05.2017

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Арча шәһәрендә дә бик матур бәйрәм парады узды. Шәһәрнең үзәк урамында концерт программасы, күп кенә оешмалар, шул исәптән мәктәп музейларының да күргәзмә, ял урыннары оештырылган иде. Ә бәйрәм чарасының кульминациясе бәйрәм Парады булды...
Böyek Ciñüneñ 72 yıllığı uñayınnan Arça şähärendä dä bik matur bäyräm paradı uzdı. Şähärneñ üzäk uramında konsert programması, küp kenä oyışmalar, şul isäptän mäktäp muzeylarınıñ da kürgäzmä, yal urınnarı oyıştırılğan ide. Ä bäyräm çarasınıñ kul’minatsiäse bäyräm Paradı buldı...
Тулырак һәм фотомизгелләр белән/ Tulıraq häm fotomizgellär belän: qushlawich.ruда.
-
Бөек Җиңүгә 72 ел!..(+фотомизгелләр)/ Böyek Ciñügä 72 yıl!..(+fotomizgellär) 06.05.2017

Бөек Ватан сугышында Җиңү көне уңаеннан быел да авылыбызда бик матур чаралар узды. Кушлавыч, Иске Җөлби авылларында кызганычка каршы барлык сугыш ветераннарыбыз да инде вафат. Шулай да әлеге бәйрәм көне белән уртаклашырга барлык тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары чакырулы иделәр....
Böyek Watan suğışında Ciñü köne uñayınnan bıyıl da awılıbızda bik matur çaralar uzdı. Quşlawıç, İske Cölbi awıllarında qızğanıçqa qarşı barlıq suğış weterannarıbız da inde wafat. Şulay da älege bäyräm köne belän urtaqlaşırğa barlıq tıl weterannarı häm suğış çorı balaları çaqırulı idelär...
Тулырак һәм фотомизгелләр белән/ Tulıraq häm fotomizgellär belän: qushlawich.ruда.
-
Хәрби-һава көчләре. Ачык дәрес./ Xärbi-hawa köçläre. Açıq däres. 04.05.2017

Мәктәбебездә Россия Федерациясе Хәрби-һава көчләренең лаеклы ялдагы өлкән прапорщигы Галимҗанов Габделфәт Габделәхәт улы укучылар белән ачык дәрес үткәрде. Әлеге дәрес "Педагог на все времена" проекты кысаларында оештырылды...
Mäktäbebezdä Rossiä Federatsiäse Xärbi-hawa köçläreneñ layıqlı yaldağı ölkän praporşçigı Ğälimcanov Ğäbdelfät Ğäbdeläxät ulı uquçılar belän açıq däres ütkärde. Älege däres "Pedagog na vse vremena" proyıktı qısalarında oyıştırıldı...
Тулырак һәм фотомизгелләр белән/ Tulıraq häm fotomizgellär belän: qushlawich.ruда.
-
Туфан ага вафатына 5 ел.../ Tufan ağa wafatına 5 yıl... 02.05.2017

Туфан Габдулла улы Миңнуллин (1935 елның 25 августы, Олы Мәрәтхуҗа — 2012 елның 2 мае, Казан) — күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче. ТР Дәүләт Шурасы депутаты, Дамир Сираҗиев премиясе, Муса Җәлил премиясе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Казанның шәрәфле ватандашы. Татар драматургиясен, татар театрын ССРБ халыклары дәрәҗәсенә күтәргән классик драматург.
Бүген мәктәбебездә Бөек шәхесне искә алу максатыннан "Туфан - Туфан инде ул" дип исемләнгән фильм каралды. Шулай ук авыл музеенда Т.Миңнуллинга багышланган китап күргәзмәсе белән таныштык. Быел Г.Тукай туган көненә килгәндә Разил Вәлиев югарыда әйтеп киткән фильмны бүләк итеп калдырды. Ул: "Туфан сезне, Кушлавыч халкын бик ярата иде"- диде. Бүгенге искә алу кичәсендә Туфан Миңнуллин турында яңгыраган җылы фикерләр аның рухына дога булып ирешсен иде.Tufan Ğabdulla ulı Miñnullin (1935 yılnıñ 25 avgustı, Olı Märätxuca — 2012 yılnıñ 2 mayı, Qazan) — kürenekle tatar dramaturgı, yazuçı, publitsist, cämäğät eşleklese, säyäsätçe. TR Däwlät Şurası deputatı, Damir Siraciew premiäse, Musa Cälil premiäse, G. Tuqay isemendäge däwlät premiäse lawreatı, Qazannıñ şäräfle watandaşı. Tatar dramaturgiäsen, tatar teatrın SSRB xalıqları däräcäsenä kütärgän klassik dramaturg.
Bügen mäktäbebezdä Böyek şäxesne iskä alu maqsatınnan "Tufan - Tufan inde ul" dip isemlängän film qaraldı. Şulay uq awıl muzeenda T.Miñnullinğa bağışlanğan kitap kürgäzmäse belän tanıştıq. Bıyıl G.Tuqay tuğan könenä kilgändä Razil Wäliew yuğarıda äytep kitkän filmnı büläk itep qaldırdı. Ul: "Tufan sezne, Quşlawıç xalqın bik yarata ide"- dide. Bügenge iskä alu kiçäsendä Tufan Miñnullin turında yañğırağan cılı fikerlär anıñ ruxına doğa bulıp ireşsen ide. -
1нче май - яз һәм хезмәт бәйрәме!/ 1 may - yaz häm xezmät bäyräme! 01.05.2017

Кадерле дуслар, сайтыбызның кулланучылары һәм кунаклары! Сезне 1 май - яз һәм хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәбез. Әлеге көн инде күптәннән илебезгә хезмәт итүче, үз булдыклылыгы белән киләчәкне кайгыртучылар көне булып тора... Һәм без дә сезне язның әлеге матур бәйрәме белән тәбрик итеп һәркайсыбызга эштә уңышлар, яхшы хезмәт хакы, шәп хезмәттәшләр коллективы, гаилә иминлеге һәм ныклы сәламәтлек теләп калабыз! Һәм әлбәттә инде тиешенчә матур яллар да эләксен. Бәйрәм белән дуслар!..
Qäderle duslar, saytıbıznıñ qullanuçıları häm qunaqları! Sezne 1 may - yaz häm xezmät bäyräme belän täbrik itäbez. Älege kön inde küptännän ilebezgä xezmät itüçe, üz buldıqlılığı belän kiläçäkne qayğırtuçılar köne bulıp tora... Häm bez dä sezne yaznıñ älege matur bäyräme belän täbrik itep härqäysıbızğa eştä uñışlar, yaxşı xezmät xaqı, şäp xezmättäşlär kollektivı, ğäilä iminlege häm nıqlı sälamätlek teläp qalabız! Häm älbättä inde tieşençä matur yallar da eläksen. Bäyräm belän duslar!..













