Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 ( 134 ) 135 136 137 138 139 140 >>
-
Татар, рус, инглиз телләре атналыгы кысаларында 19.04.2017

Тел атналыгы кысаларында бүген командалар өч телдә кызыклы табышмаклар чиштеләр. Табышмаклар җиңелдән бирелмәде, әмма укучылар тырыша торгач 33 табышмакка җавап таптылар. Һәр команда дөрес җаваплары өчен җыйган фишкаларны үзләре ясаган "банкларга" салып куйдылар. Ярыш дәвам итә.
Ә сез "Бүрегенә чыпчык кунганда каравылчы нишли?", "Что может путешествовать по свету, оставаясь на одном месте, в одном и том же углу?" яки "What has two heads, four eyes, six legs and a tail?" кебек сорауларга җавап таба аласызмы? -
Кушлавычтагы Тукай музеенда сынчы Мәхмүт Хәкимҗанов белән очрашу 18.04.2017

Апрель җитүгә күңелләребез Тукай рухы белән тагы да җанланып китә. Бөек Тукаебызны апрель ае биргән, апрель ае алган... Шагыйрь иҗатын укучылар да, өлкәннәр дә бик хөрмәт итә. Шигырьләрен яттан сөйли. Бүген Кушлавычтагы Тукаевлар музей йортында сынчы, балта остасы Хәкимҗанов Мәхмүт Гаделҗан улының күргәзмәсе булып үтте. Мәхмүт абый тумышы белән Кушлавыч кешесе. Бүгенге көндә Әтнә районы Түбән Шашы авылында гомер итә. Ул бүгенге очрашуда укучыларыбызга балачак хәтирәләре белән уртаклашты. Үзенең агач эшенә хирыслыгын бала вакыттан килүен сөйләде...
Тулырак һәм фоторәсемнәр белән монда.
-
Татар, рус, инглиз телләре атналыгы 17.04.2017

Мәктәбебездә бу атна татар, рус, инглиз теле атналыгы диеп игълан ителде. Укучылар бүген атналыкның программасы, үткәрү тәртибе белән таныштылар, өчәр командага бүленделәр. Һәрбер көн төрледән-төрле биремнәргә, ребусларга, кроссвордларга, төрле чараларга бай булачак. Җыелган очколарын алар "фунт стерлинг берәмлегендә", үзләре ясаган банкларгатуплап барачак.
Бүгенге көн тәртибе буенча, укучылар ребус чишүдән башладылар. Аларга зурдан-зур уңышлар, җиңүләр теләп калабыз! -
VI Республикакүләм Габдулла Тукай укуларында III дәрәҗә призёр 15.04.2017

Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбе базасында Габдулла Тукайның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган VI Республикакүләм Габдулла Тукай укуларының финал туры үтте. Әлеге бәйге-конференция укытучылар һәм укучылар өчен төрле юнәлешләрдә барды. Укучылар Габдулла Тукай-тәрҗемәче; Бакый Урманче һәм Габдулла Тукай иҗаты; Г.Тукайны төрле елларда өйрәнүләр тарихыннан; Якташ әдибем табигатьне саклау турында яза; "Табигать-тиңсез хәзинә” (Укучылар тарафыннан иҗат ителгән хикәяләр) темалары буенча чыгыш ясадылар. Катнашучылар Республиканың күпчелек районнарыннан җыелган иде. Укытучылар өч юнәлештә эш алып барды. Алар: Мәктәптә, инновацион технологияләр кулланып, Габдулла Тукай иҗатын өйрәнү; Мәгърифәтчеләребез һәм аларның эшчәнлегендә педагогик карашларның чагылышы; Укыту-тәрбия процессында туган як тарихын өйрәнү; Фәнни-гамәли конференциягә КФУ дан укытучы-профессорлар, язучылар берлегеннән күренекле шәхесләр һәм район вәкилләре килгән иде. Җиңүчеләрне дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән тәбрикләделәр.
Безнең мәктәптән татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Әюпова Рания Фирдүсовна да әлеге бәйге-конференциядә "Мәктәптә, инновацион технологияләр кулланып, Габдулла Тукай иҗатын өйрәнү" юнәлешендә эшен уңышлы яклап призлы III дәрәҗә дипломга лаек булды. Чын күңелдән котлыйбыз! -
"Рок-н-рол көне!.." 13.04.2017

Бүген Бөтендөнья рок-н-рол көне. Рок-н-рол АКШта 20 нче гасырның 40 нчы-50 нче елларында барлыкка килә һәм бик тиз популярлашып китә. Шушы уңайдан мәктәптә флеш-моб үткәрдек. Озын тәнәфестә барлык укучылар да рок-н-рол биеде. Берәү дә читтә калмады: һәркем сәләтенчә үзен күрсәтте.
-
"Әкият чынбарлыкка әйләнде..." 12.04.2017

12 апрель – “Космонавтика көне”. Бу көнне кешелек өчен дөрестән дә әкият чынбарлыкка әйләнә. 1961 елның әлеге көнендә “Восток“ космик кораблендә дөньяның беренче космонавты Юрий Гагарин галәмгә оча. Ракета “Байконур” космодромының беренче старт комплексыннан күтәрелеп китә. “Восток 8К72К” ракета йөрткече җиртирәли орбитага “Восток” космик кораблен чыгара. Әлеге космик корабль белән Советлар Союзының беренче космонавты Юрий Гагарин идарә итә. “Восток” космоска түбәндәге параметрлар белән күтәрелә: авышлык – 64,95 градус, җир тирәли әйләнү вакыты – 89,34 минут, җир өслегеннән минималь ераклык 181 км. ә максималь ераклык 327 км. Беренче очыш 1 сәгать 48 минут дәвам итә. Космонавтның җиргә төшү аппараты Саратов өлкәсенә төшә. Җиргә берничә км. калып барганда Гагарин аннан...
Тулырак һәм өстәмә материаллар белән: Монда (яңа биттә ачылачак)
-
"12 апрель – космонавтика көне" 12.04.2017

"12 апрель – космонавтика көне" уңаеннан бүген без дә мәктәбебездә укучылар белән төрле чаралар оештырдык. Укучылар сыйныф сәгатьләрендә Юрий Гагарин тормышы турында кызыклы презентацияләр карап белемнәрен арттырдылар һәм көн дәвамында “108 минут” дигән кинофильмнан күреп ул чактагы вакыйгалар барышының шаһите дә булдылар.
-
Табигатьне һәркем сакларга тиеш!.. 10.04.2017

Бүген сыйныф сәгатьләре экология темасына багышланды. "Табигатьне һәркем сакларга тиеш! Моны һәркем белә, ләкин бөтен кеше дә үтәми." дигән башисем астында укучылар белән җанлы әңгәмә оештырылды. Экологияне пычрату сәбәпләре ачыкланды. Укучылар авылдагы чишмәләр, елга-күлләр турында сөйләделәр. Үзләренең көченнән килгәнчә ярдәм итүләре турында фикер алыштылар. Алга яңа планнар да куелды.
-
Балалар хәрәкәте 08.04.2017

Мәктәбебездә "СМС-балалар" хәрәкәте укучылары чираттагы акцияне уздырдылар. Ул наркотикларга каршы "Будь готов! Скажи нет!" дип атала иде. Укучыларга листовкалар тараттылар, плакатлар ясадылар. Соңыннан тирән мәгънәле видеофильм карап белемнәрен тагын да тирәнәйттеләр.
-
Башлангыч сыйныфларда 07.04.2017

Кечкенә сыйныф укучыларын тагын бер кабат язгы куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырдык. Класс сәгатьләрендә язгы ташу чорында елга буйларында, урамнарда үзеңне ничек тотарга кирәк икәнлеге җентекләп аңлатылды. Яз көне тирә-юньне җыештырганнан соң, җыелган чүп-чарны юк итү максатыннан, учаклар якмаска кирәклеге кисәтелде. Укучылар белән "Яз - матур да, куркыныч та" дип аталган презентация карадык.













