• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1
Телефон: +7(843)-665-03-07
E-Mail: Sksl.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Кошлаучская ООШ"
Руководитель: Аюпова Рания Фирдусовна
Год основания учреждения: 2000
У нас учатся: 17
У нас учат: 8

Яңалыклар/ Новости

Герой шагыйрь Муса Җәлил...

Опубликовано: 15.02.2018

    Дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән күп шагыйрьләр бар. Ләкин, шагыйрь һәм герой Муса Җәлил кебек, әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр аз. Менә алар: инглиз шагыйре Байрон,венгр шагыйре Петефи, чех язучысы Юлиус Фучик һәм Җәлил. 
    Муса Җәлилнең иҗат юлына чишмә башы аның туган авылы – Мостафа авылыннан башланып киткәндер. М. Җәлил 1906 нчы елның 15 нче февралендә Оренбург губернасы Мостафа авылында туа. Ул кечерәк буйлы, кара чәчле, коңгырт күзле, бик җитез малай була. Гаиләсе ярлы яшәсә дә, Мостафа абый балаларына белем бирергә тырыша. Муса 6 яшеннән авыл мәдрәсәсендә укый башлый. Ул зирәк һәм акыллы укучы була.
Муса Җәлил 13 яшеннән шигырьләр яза башлый. М Җәлилнең тормышы да, иҗаты да балалар белән бәйләнгән. Муса шат күңелле, шаян, тәртипле, тырыш, эшчән балаларны яраткан. Ул үзе дә шундый булган.
    1941 нче ел. Бөек Ватан сугышы башлана. Илнең бөтен тормышы аны бик нык кызыксындыра. Шуңа күрә ул үзен һәрвакыт шул тормышның актив көрәшчесе дип саный. Бөек Ватан сугышы башланып, илебезгә ерткыч фашистлар явызларча басып кергәч, Муса Җәлил Ватан чакыруы буенча, илне саклаучылар сафына баса.
Муса Җәлил күп мәртәбәләр дошман тылына разведкага бара, дәһшәтле сугышларда катнаша. 1942 нче елның 26 нчы июнь көнне шагыйрь каты яраланып, немец фашистларына әсирлеккә эләгә. Әсирлеккә эләгүен шагыйрь бик авыр кичерә...
    Моабит төрмәсе. “Моабит дәфтәрләре” – әсирлектәге М. Җәлилнең шигырьләрендәге кичерешләрне турыдан-туры чагылдырган лирик көндәлекләр. Кулларында богау, яткан урыны – канлы төрмәнең кабер кебек салкын камерасы. Әмма, шуңа да карамастан, ул шигырьләр язуын дәвам итә. Шигырьләрендә туган иленә, аның зәңгәр киңлекләренә, дусларына, туганнарына чиксез мәхәббәте, дошманарына нәфрәте чагыла.
    Муса Җәлил татар халкының герой шагыйре, Бөек Ватан сугышы батыры. Аңа кабат туган ягына әйләнеп кайту насыйп булмый. Ул геройларча һәлак була. Шагыйрьнең гомерен киссәләр дә, фашистлар аның ялкынлы шигырьләрен сүндерә алмыйлар. Ул ирек сөюче бөтен дөнья халкының күңелендә яши.
Бүген мәктәбебездә Муса Җәлилнең тууына 112 ел тулу уңаеннан тәрбия сәгатьләре үтте. Укучылар аның туган ягы, балачагы, гаиләсе турындагы мәгълүматларын яңарттылар, шигырьләрен искә төшерделәр.


Источник: https://edu.tatar.ru/community/index/2393

К списку новостей