Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Куркынычсызлык - төп бурычлардан!.. 06.04.2017

Мәктәптә террорчылык куркынычына каршы тору буенча класс сәгатьләре, инструктажлар үткәрелде. Укучыларга мультимедиа презентацияләр ярдәмендә куркынычсызлык кагыйдәләре, терракт куркынычы янаган вакытта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын да бирделәр. Бер нисбәттән куркынычсызлык кагыйдәләре буенча башка төр инструктажлар да искә төшерелде.
-
Районыбызга Рәсәй төбәкләреннән мөхтәрәм кунаклар килде!.. 04.04.2017

Бүген Арча муниципаль районына Бөтенроссия мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз җитәкчеләре семинары кысаларында Рәсәйнең төрле төбәкләреннән мөхтәрәм кунаклар килде. Аларны Татарстан Республикасының мәгариф хезмәткәрләре профсоюз җитәкчесе Юрий Прохоров озатып йөрде. Кунакларны Арча районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефар улы һәм Арча районы мәгариф хезмәткәрләре профсоюз җитәкчесе Харисов Вакиф Вагыйз улы җитәкчелегендәге төркем каршы алды. Әлеге төркемдә мәктәбебез укытучылары Рәсәй төбәкләреннән килгән кунакларны милли ризыгыбыз чәк-чәк белән сыйлап, милли моңнар ишеттерделәр, районның яшь укытучылар советы әгъзалары үзләренең чыгышлары белән җәлеп иттеләр.
-
Татар -башкорт көрәше. II дәрәҗә призёрыбыз... 03.04.2017

Арча районы Урта Курса мәктәбе базасында 2002 нче елда туган һәм аннан яшьрәк укучылар арасында татар-башкорт көрәше буенча бәйге үткәрелде. Әлеге ярышны Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Гаптелфәрт улы, Курса "МТС"ы җитәкчесе Гыйләҗетдинов Рәүф Гимадетдин улы, Арча районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Габделгазизов Ильяс Нурсил улы, Арча районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефар улы ачып җибәрделәр. Безнең мәктәбебездән, 32 килограмм үлчәүдә, 2 нче урынны Шерматов Р. яулады. Без аны чын күңелдән котлыйбыз! Алдагы ярышларда да уңышлар телибез!
-
"Экологик яз-2017" акциясе 31.03.2017

Рәсәйкүләм "Экологик яз-2017" акциясе старт алды. Шул уңайдан безнең мәктәбебездә дә җанлы эш башланды. Кошларга ярдәм итү, өмәләр уздыру кебек эшләр башкарылып тора. Бүгенге тәрбия сәгатьләрен дә "Тыюлыкларны саклау" темасына уздырдык. Әле алда бу акция буенча бик күп эшләр көтә.
-
Класс сәгатьләрендә 18.03.2017

Каникул алды класс сәгатьләрендә "Сәламәт яшәү рәвеше" турында сөйләдек. Балаларга гигиена кагыйдәләре, чыныгу, дөрес туклану хакында презентацияләр аша күп мәгълүмат бирелде. Каникул чорында үзләрен дөрес тоту, куркынычсызлык кагыйдәләренә дә басым ясалды.
-
"Дулкыннар" бәйгесе 16.03.2017

Казан шәһәре Халыклар Дуслыгы йортында Татарстанның халык шагыйре Рәзил Вәлиевнең тууына 70 ел тулуга багышланган "Дулкыннар" Республика бәйгесендә безнең мәктәбебездән 7 нче сыйныф укучысы Р.Бикчәнтәев тә катнашты. Ул вокал-соло номинациясендә Рәзил Вәлиев сүзләре, Фасил Әхмәтов көенә "Ядкарь" җырын башкарды, шигырь бәйгесендә катнашып, Р.Вәлиевнең "Кеше" шигырен сөйләде. Конкурста катнашучы 600 дән артык бала арасында безнең укучыбыз да бик уңышлы чыгыш ясады.
-
Психологик тренинг 14.03.2017

Бүген мәктәбебездә районнан килгән психологлар белән очрашу булып узды. Алар балаларның күңел хәләтләре, дөньяга карашлары белән кызыксындылар, киңәшләрен бирделәр. Бу очрашу балалар өчен бик файдалы һәм кызыклы булды. Укучылар психологик тренингта, уеннарда бик теләп һәм бик актив катнаштылар.
-
Рәсәйкүләм «Весь мир во мне. И в мире я – как дома» акциясе 13.03.2017 Бүген мәктәбебез укучылары Рәсәйкүләм «Весь мир во мне. И в мире я – как дома» акциясендә катнаштылар. Әлеге акциянең максаты укучыларны илебезнең төрле халык язучылары иҗатлары белән таныштыру, милләтара толерантлыкка өйрәтү, иҗади күзаллау сәләтләрен үстерү иде. Авыл китапханәчесе Р.Фаттахова катнашындагы әлеге акциядә укучыларыбыз Калмык язучысы Д.Н.Кугультиновның биографиясе, аның балалар өчен шигырьләре белән дә таныштылар.

-
"Без бергә тату гайлә" 11.03.2017

Мәктәбебездә 10 нчы март көнне "Без бергә тату гайлә" исемле бәйрәм кичәсе булды. Бу бәйрәмдә әтиләр һәм әниләр тапкырлыкка, зирәклеккә, уңганлыкка, булганлыкка көч сынаштылар, уйнап-көлеп күңел ачтылар, җырлап-биеп ял иттеләр. Ахырдан бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.
-
Тәрбия сәгатьләрендә 09.03.2017

Шәхеснең үсеше һәм үз-үзен тотышы, начар гадәтләр, аларның организмга зыяны турында мәгълүмат бирү, укучыларда үз сәламәтлекләренә карата аңлы караш формалаштыру, аларны начар гадәтләргә бирешмәскә өйрәтү, көчле рухлы булырга өндәү максатыннан чыгып бүген 7-9 сыйныфлар белән тәрбия сәгате үтте. “Тәмәке белән тартучы да яна” дигән тема астында үткәрелгән бу тәрбия чарасында укучыларга тәмәкенең зарары, тәмәке тарту организмда нинди катлаулы авырулар китереп чыгаруы, тәмәкегә бәйлелек барлыкка килүе турында аңлатылды. Тәмәке турында түбәндәге мәкальләр китерелде: "Тәмәке белән бергә тартучы да яна", "Тәмәке бетмәс, тартучы бетәр", "Тәмәке теләнергә өйрәтер". Укучыларга мәкальләрнең мәгънәсе аңлатылды, сораулар бирелеп аларга җаваплар тыңланды. Тәрбия сәгате бик эчтәлекле презентация белән үрелеп барды. Ахырдан укучылар шундый нәтиҗәгә килде: тәмәке тарту кебек начар гадәткә каршы тору өчен ихтыяр көче тәрбияләргә, ныклы режим белән яшәргә, спорт белән даими шөгыльләнергә, физик эш эшләргә, тәмәке тартучылардан ераграк торырга.













