Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Яңалыклар/ Новости
Халыкара китап бүләк итү көне (International Book Giving Day)
Опубликовано: 14.02.2019
Китаплар алар – буыннарның акылын, белемен үзләренә туплаган тиңдәшсез хәзинә. Китап ул – игелекле дус, киңәшче, сердәш тә. Һәр яңа буын китаптан тиңдәшсез белем ала, аның байлыгы киләсе буыннарга да кала. Безнең татар халкында "Китапсыз өй – тәрәзәсез бүлмә"дигән мәкаль бар. Чыннан да, китап укымаган кешенең күңеле тәрәзәсез бүлмә кебек караңгы булыр, ә китапларны яратучының күңеле, күбрәк укыган саен сафланыр, ачылыр, дөньяга карашы киңәер. Китапларны күп укыган баланың күңелендә начарлыкка да урын калмаячак, чөнки ул китаплардан яхшыны яманнан аерырга, үзендәге әйбәт һәм начар гадәтләрне бәяләргә өйрәнәчәк.
14 февраль – Халыкара китап бүләк итү көне. Ул әле яңа бәйрәм. Әмма бу датаны бик күп илләр халкы хуплап чыгарга өлгергән. 2012 елдан башлап даими рәвештә 14 февральдә Халыкара китап бүләк итү көне (International Book Giving Day) билгеләп үтелә. Әлеге көн балаларга китап бүләк итүчеләрне, нәниләрдә укуга мәхәббәт тәрбияләүчеләрне берләштерә.
Без дә бүген нәни дусларыбыз – Кушлавыч балалар бакчасына йөрүче балаларга матур китаплар бүләк иттек һәм “Подари книгу” акциясендә катнаштык. Балалар ул китапларны карасыннар, тәрбияче апалары белән укысыннар. Тәртипле, акыллы, сүз тыңлаучан булып үссеннәр дигән теләктә калабыз!
К списку новостей













