• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1
Телефон: +7(843)-665-03-07
E-Mail: Sksl.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Кошлаучская ООШ"
Руководитель: Аюпова Рания Фирдусовна
Год основания учреждения: 2000
У нас учатся: 17
У нас учат: 8

Яңалыклар/ Новости

“Без күрмәгән җирләр күрер өчен, юл тамгасын кирәк белергә!”

Опубликовано: 20.04.2019

    Юллар кешеләрне очраштыручы да, бер-берсеннән ерагайтучы да. Әмма ялгышларны гына гафу итми, берәүне дә аямый. Юллардагы машина агымын, кешеләр ташкынын ЮХИДИ хезмәткәләре тәртиптә тотарга тырыша. Әмма бу гына җитми. Юлда йөргәндә һәркем игътибарлы булырга һәм юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш. Мәктәпләрдә, иң беренче балалар бакчасында балаларны кече яшьтән үк юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү юнәлешендә күп төрле чаралар оештырыла. Безнең балалар бакчасында да , мәктәбебездә дә балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү буенча күп эш эшләнә.
    Балаларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру һәм үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, игътибарлылыкларын, мөстәкыйль эзләнүләрен, иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан Кушлавыч балалар бакчасында мәктәп укучылары белән берлектә “Без күрмәгән җирләр күрер өчен, юл тамгасын кирәк белергә!” дип исемләнгән чара үткәрелде. Әлеге бәйрәмгә Арчадан “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын профилактикалау” бүлеге җитәкчесе Мөхәммәтҗанова Э.Г. килде. Балалар табышмакларга да җаваплар бирделәр, үзләренең юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен дә исбатладылар. Энҗе Газиз кызы балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Ахырдан мәктәп укучылары белән велосипедта йөрү, юл йөрү куркынычсызлыгы, яктылык кайтаргыч билгеләре буенча бик эчтәлекле әңгәмә уздырды.



К списку новостей