Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
Телефон: | (884366) 50-1-10 |
E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
Год основания учреждения: | 1967 |
У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
"ЭКО ВЕСНА- 2025"- 6 неделя 05.05.2025
Акция " Преображение" .
Начинаем 6 неделю нашего конкурса "ЭКОВЕСНА"
Она посвящена благоустройству родников и прилегающей территории.
Рахимов Ризат,воспитанник старшей группы,участвует в акции#ЭКОВЕСНА- 2025
Бүгеннән "ЭКОЯЗ" конкурсының 6 атнасы башланды .Ул территория янындагы чишмәләрне төзекләндерүгә багышланган . Зурлар төркеменә йөрүче Рахимов Ризат әлеге акциядә катнаша.#ЭКОЯЗ- 2025 -
"Геройлар белән горурланабыз!" 05.05.2025
Кечкенәләр төркеме
Туган тел
Тема :"Җиңү алып килде май"
Максат: балаларда Җиңү көне турында күзаллаулар формалаштыру, бакчабызда ясалган күргәзмә белән таныштыру, балаларның тыңлау, сөйләү сәләтен ныгыту, ветераннарга карата ихтирам хисе тәрбияләү. -
"Авыр һәм җаваплы хезмәт" 30.04.2025
Тирә -якны ялмап алган көчле утка каршы көрәшүе бик авыр. Ярый әле бездә янгынга каршы көрәшүче курку белмәс,көчле,кыю,үз- үзен аямаучы кешеләр бар. Алар- янгын сүндерүчеләр.
30 апрель көнне балалар бакчасына "Янгын сүндерү бүлеге" хезмәткәре Хәкимуллин Азат Мөхтәр улы килде.Ул балаларга янгын куркынычсызлыгы турында сөйләде. Балаларның сорауларына җавап бирде,аларның сөйләгәннәрен тынлады. Авыл җирлеге башлыгы Шакирова Ильфира Рамазан кызы да янгынны булдырмау буенча үзенең киңәшләрен бирде.Бик кирәкле,файдалы очрашу булды. -
"Безнекеләр булдыра!" 30.04.2025
Бүген Арча шәһәренең Г. Курсави исемендәге күп профильле лицейда "Радуга талантов" балалар иҗат фестивале булып узды.
Фестивальдә безнең балалар бакчасы " Тынычлык" җыры белән чыгыш ясап 2 урынга лаек булды, грамота белән бүләкләнде. Конкурсантларга яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз. -
Газетаның чираттагы саны 29.04.2025
Бакчабызда чыгып килүче "Чишмә башы" гәҗитенең апрель ае саны дөнья күрде
-
"ЭКО ВЕСНА 2025" - 5 неделя 28.04.2025
Акция "Мир, Труд, Май!"Сегодня начинаем 5 неделю нашего конкурса "Эковесна". Она посвящена уборке и благоустройству территорий. Мифтахов Халим, воспитанник старшей группы, участвует в акции #ЭКОВЕСНА-2025.
Акция "Мир, Труд, Май!"
Бүгеннән "ЭКО ЯЗ" конкурсынын 5 атнасы башланды. Ул территорияне җыештыру Һәм төзекләндерүгә багышланган. Зурлар төркеменә йөрүче Мифтахов Хәлим акциядә катнаша. #ЭКО ЯЗ-2025. -
"Ачык шөгыль" 28.04.2025
Бүген балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән ата- аналарга һәм 1че сыйныфларны укырга кабул итүче укытучы апаларына ачык шөгыль күрсәтелде.
Тема: Карандашның сәяхәте"
Максат:
- Балаларны бирелгән биремнәрне үтәргә өйрәтү.
- 1-10га уңайга һәм10- 1гә кирегә санауны, геометрик фигураларның урнашу тәртибен, 20 эчендә төшеп калган саннарны урнаштыруны ныгыту.
- логик фикерләү,аң - зиһенне, игътибарлылыкны үстерү.
- Иҗадилык,математика шөгыленә кызыксынучанлык тәрбияләү -
"Туган телем-иркә гөлем" 28.04.2025
Бүген "Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 1 номерлы балалар бакчасы"нда үткән "Туган телем-иркә гөлем" дип исемләнгән район күләмендәге шигырь укучылар бәйгесендә Наласа авылында яшәп иҗат итүче - Нәҗметдинова Гөлчирә апаның "Мин-Тукай якташы" шигырен укып, 1 нче урын яулаган Иванова Милана Ильназ кызын котлыйбыз. Яңадан яңа уңышлар яулавын телибез.
-
"Эколята-безнең дуслар" 25.04.2025
2025 елның 25 апрелендә Россиянең барлык төбәкләрендә табигатьне саклауга һәм балаларга экологик тәрбия бирүгә багышланган Бөтенроссия «Эколят көне» билгеләп үтелә. Шул уңайдан безнең бакчада да мавыктыргыч тәрбияви чара узды. Чарада мәктәп укучылары балалар белән викторина уздырдылар, ахырдан флешмоб булды. Балаларга бик ошады. Укучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
"Тукайны искә алабыз" 25.04.2025
Бүген безнең балалар бакчасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган чара узды. Кичә барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде. Балалар Тукайның “Кәҗә белән сарык” әкиятен сәхнәләштерделәр. Тукайга багышланган шигырьләр укылды, җырлар җырланды. "Өзек кайсы шигырьдән?", "Рәсемне таны" уеннарында балалар бик актив булдылар, белемнәрен күрсәттеләр. Бәйрәмгә әкият персонажларының кунакка килүе тагын да ямь өстәде. Тукай китаплары туган якның матурлыгын, игелеген кадерләргә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өнди. Бәйрәм ахырында балалар татар халкының гимны булган "Туган тел" җырларын башкардылар.