Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Котлыйбыз!" 29.12.2025

Төхбәтуллина Сәйдә юл хәрәкәте иминлеге буенча шигырь укучылар фестиваль- конкурсында катнашып, катнашучы дипломына лаек булды.Молодец!!!
-
"Яңа ел белән!" 26.12.2025

Яңа ел һәр йортта, һәр гаиләдә көтеп алынган бәйрәм. Яңа ел һәрвакыт могҗиза, маҗаралар һәм гаҗәеп үзгәрешләр бүләк итә.
Балалар бакчасында бәйрәмгә әзерлекне алдан ук башладык: инсценировка төзедек, костюмнар әзерләдек, бергәләп залны бизәдек.Бәйрәмгә кунаклар бик күп килде. Кыш бабай, Кар кызы килү белән җыр һәм бию, уен - көлке, чын бәйрәм башланды/Барлык балалар рәхәтләнеп үзләренең талантларын күрсәттеләр: биеделәр, әйлән - бәйлән әйләнделәр, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Кыш бабай кулыннан балаларга бирелгән бүләкләр шатлык хисләре уятты.Балалар күчтәнәчләрне рәхмәт әйтеп алдылар.
Бәйрәмдә әкият геройлары булып киенеп катнашкан бакча хезмәткәрләренә дә бик зур рәхмәт. Бәйрәм бик күңелле, шатлыклы узды, бик матур тәэсирләр калдырды. Яңа 2026 нче ел илебезгә тынычлык, шатлык, куанычлар гына алып килсен иде. -
"Чишмә башы" 24.12.2025

Бакчабызда чыгып килүче "Чишмә башы" газетасының декабрь ае саны дөнья күрде.
-
"Безнең фотозона" 23.12.2025

Бакча хезмәткәрләре һәм әти-әниләребез ярдәме белән эшләнгән фотозона.
-
"Поздравляем!" 22.12.2025

Конкурс "Синичкин день" Молодцы!
-
"Уйнарга яратабыз" 19.12.2025

Ватанны саклаучылар елына йомгак ясау унаеннан, өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән урамда хәрәкәтле спорт уеннары оештырылды.
Уеннарның максаты: балаларда патриотик хис, җавапчыллык, үзара ярдәмләшү хисе тәрбияләү, шулай ук коллективта эшли белү, чыдамлык, кыюлык, җитезлек осталыкларын үстерү һәм, әлбәттә, төрле физик күнегүләр аша балаларның сәламәтлекләрен ныгыту. Балалар ике командага бүленде, һәр катнашучы җиңү теләге белән янып бик актив катнашты. Балалар үзләрен чын патриот, бердәм, дус команда икәннәрен күрсәттеләр. -
"Котлыйбыз!" 18.12.2025

Бүген Биектау районы, Ямаширмә авылы "Йолдыз" балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре арасында үткәрелүче "Белем һәм тәрбия бирүдә Каюм Насыйри хзмәтләре" республика бәйгесенен йомгаклау конференциясы узды.
Әлеге конференциядә тәрбиячебез Хөсәенова Римма Нәзгать кызы уңышлы чыгыш ясап, 2нче урынга лаек булды. Чын күңелдән котлыйбыз. -
Әйләнә - тирә дөнья белән танышу 17.12.2025

Тема: Кошлар- безнең дуслар
Максат: Кошларга карата шәфкатьлелек тәрбияләү, алаларга булышу теләге уяту; сүзлек запасын баету; безнең якларда кышлаучы кошлар белән танышу,аларның нәрсә белән туклануы,кыш көне кешеләр ярдәменә мохтаҗ булулары турында аңлату. Тавышларын аудиоязмадан тыңлау. -
Сынлы сәнгать (рәсем)-кечкенәләр төркеме 16.12.2025

Тема: "Суык бизәкләр төшергән".
Максат: Дулкынлы сызыклар, бормалы-сырмалы бөтеркәләр һәм кар бөртекләрен пумала очын җиңел һәм салмак йөртеп рәсем төшерергә күнектерү, шөгыль темасына карата үз хис-тойгыларынны җиткерә белергә өйрәтү. Дизайнерлык күнекмәләрен үстерү. -
"Сәнгати эстетик үсеш"( кисеп ябыштыру) 15.12.2025

Тема: Кар бөртекләре
Максат: Кышкы табигатькә карата игътибарлылык,соклану хисләре тәрбияләү.Төркем бүлмәсен бизәү өчен кар бөртекләре ясарга өйрәтү. Кәгазьне берничә кат бөкләп,кайчы ярдәмендә кисеп эшләү күнекмәләрен камилләштерү.











