Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 34 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
-
"Әниләребез белән күңелле" 25.11.2026

Дөньяда һәрбер нәрсәнең яме бар, иң ямьлесе - әниләребез. Өйдә әни булса, йортта да ямь була.Бүген безнең балалар бакчасына әниләр килде, алар үзләренең осталыларын күрсәттеләр, бакчабызга ямь өстәделәр. Закиров Аязның әнисе ничек итеп гөлләр үстерергә һәм аларны ничек тәрбияләргә кирәклеген аңлатты. Балалар бик игътибар белән тыңладылар. Идрисов Аязның әнисе балалар белән бергә кызыклы шөгыль үткәрде, һәр бала тырышып бу эшне башкарып чыкты.Матур, зәвыклы кул эше белән Гайнетдинова Фирүзәнең әнисе мастер класс күрсәтте.Бакчабыздагы бүгенге көнебез бик файдалы үтте. Балалар әниләренә истәлекле бүләк - медальләр тапшырдылар.Әниләрнең күңеле шат, ә балалар әниләре белән горурландылар.Килгән әниләребезгә чын күңелдән рәхмәт әйтеп, аларга озын гомер, гаилә тынычлыгы,балаларының игелен күреп яшәргә насыйп булсын дигән теләктә калабыз.
-
"Әниләр белән бергәләп" 24.11.2026

Бүген безнең бакчабызда бик күңелле булды, чөнки кунак булып әниләр килде. Әниләр көне уңаеннан кадерле әниләребез балаларга мастер-класслар үткәрделәр. Кечкенәләр төркемендә йөрүче Галиуллин Әмирханның әнисе нәни туплар белән музыкага гимнастика ясатты. Коркин Самирның әнисе төрле төстәге пластик капкачлар ярдәмендә "Төсләрне дөрес тап" дип аталган үстерелешле уен уйнатты. Төхбәтуллина Әдиләнең әнисе тәмле печенье пешереп ашатты. Бу кызыклы, җылы, матур очрашу балаларга бик ошады.
-
Сак булыгыз - юка боз! 24.11.2026

Һәр елны юка боз кешеләр үлеменә сәбәпче була. Зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар белән "24 ноябрь - Беренче боз көне турында әнгәмә үткәрдек. " Бозда һәм суда уяу бул!" Республикакүләм конкурсында актив катнашкан Мөхетдиновлар һәм Әсадуллиннар гаиләсенең эш нәтиҗәсе белән таныштык , видео карадык. Ноябрь-декабрь айларында көзге боз ышанычсыз. Кич яки төнге салкын белән каткан боз зур булмаган йөкләнешкә түзәргә сәләтле, әмма көндез кояш җылысына эреп, тиз ватылуы ихтимал. Хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәгән очракта, һәлакәтләрдән сакланып калып була.











