Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Саф һавада хәрәкәтле уеннар" 21.01.2026

Балалар бакчасында кыш көне саф һавада булу чыныктыру алымы сәламәтләндерунең бер төре булып тора. Кышкы саф һавада баланың организмы ныгый, иммунитеты яхшыра, бактерияләргә каршы торучанлыгы кими. Саф һава, барыннан да элек, организм өчен - кислород, чыныгу өчен - салкын һава, яшәү шатлыгын тою. Балалар саф һавада рәхәтләнеп төрле уеннар уйныйлар.
-
"Кошларны кайгыртабыз" 20.01.2026

Кыш җиттеме кошлар өчен
Без ашханә ачабыз.
Һәм кошларга эндәшәбез:
-Рәхим итеп ашагыз!
-
"Сөйләм телен үстерү" 19.01.2026

Тема: "Бездә кышлаучы кошлар''
Максат: балаларның кошлаучы кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, аларны танырга өйрәтү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү. -
"Чираттагы уңышыбыз!" 16.01.2026

Балалар бакчасы хезмәткәрләре, әти-әниләр ярдәме белән ясалган фотозонабыз район күләмендә үткәрелгән "Әкияти фотозона" бәйгесендә 3 урынга лаек булды.Без молодцы! Барысына да зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
"Библиотекага сәяхәт" 15.01.2026

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган чараларны башлап җибәрдек. Авыл китапханәсендә Сабирҗанова Гөлчәчәк Рөстәм кызы Г.Тукайның " Ай һәм Кояш" шигырен сәнгатьле итеп укып күрсәтте.шигырьдәге сүзләргә аңлатма ясады.Балалар бик кызыксынып тынладылар.
-
"Уен мәйданчыгы кардан чистарды" 14.01.2026

Балаларның уен мәйданчыкларын кардан чистартырга ярдәм иткән әти-әниләргә чиксез, олы рәхмәтебезне белдерәбез. Һава торышы матур булганда балалар белән исән-сау, хәвеф-хәтәрсез уйнарга язсын.Барыбыз да сәламәт булыйк.
-
"Котлыйбыз!" 13.01.2026

13 гыйнварда Арча шәһәре үзәгендә «Чыршыны ябу» тантанасы, шулай ук Яңа ел бизәлеше йомгаклары буенча бүләкләү тантанасы узды.Без зур шатлык һәм горурлык белән сезгә яхшы хәбәр җиткерәбез:Безнең балалар бакчасы территорияне Яңа елга бизәү буенча районкүләм конкурста 2 нче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды.Хөрмәтле әти-әниләр, коллегалар. Барыгызга да әлеге хезмәткә өлеш кертүегез, тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!!! Бердәмлектә -көч!
-
"Бакчабызда искечә Яңа ел!" 13.01.2026

Үзенең шатлыклары-сөенечләре, һәртөрле мәшәкатьләре белән аралашып, узган ел тарихта калды. Календарьда яңа, 2026 нчы ел.Яңа ел һәркайсыбызга зур уңышлар, зур шатлыклар китерсен, олы максатлар, изге талпынулар белән тулы һәр көнебез тыныч, имин булсын!
-
Кечкенәләр төркемендә туган тел. 12.01.2026

"Кышын кыргый җәнлекләр"
Балаларның кыргый хайваннар турындагы белемнәрен арттыру, аларның нәрсә белән тукланулары, яшәү шартларына ничек җайлашулары турында сөйләү. Кыргый хайваннарга карата мәрхәмәтле караш тербияләү. -
"Бәйрәм белән!" 31.12.2025

Кадерле дусларым! Яна ел белэн котлаулар кабул итеп алыгыз! Яңа ел бәйрәме матур булып үтсен! Алдагы өр-яңа ел бары бәхет-куанычлар гына алып килсен. Туасы таңнар тыныч булсын. Гомер юлларыбыз шатлык белән тулып торсын һәрчак. Кызыклы очрашулар, бәхетле мизгелләр күп булсын! Эшләребездә уңышлар юлдаш булсын, күңелләребездәге мәрхәмәтлелек бар җиһанны яктыртсын. Йортларыбызга авырулар, хәвеф-хәтәрләр, бәла-казалар килмәсен. Гаиләләребездә бәхет уты һәрвакыт сүнмичә янып торсын! Яңа ел белән сезне, киләсе еллар бәхет китерүче еллардан булсын!











