Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
Әйләнә - тирә дөнья белән танышу 17.12.2025

Тема: Кошлар- безнең дуслар
Максат: Кошларга карата шәфкатьлелек тәрбияләү, алаларга булышу теләге уяту; сүзлек запасын баету; безнең якларда кышлаучы кошлар белән танышу,аларның нәрсә белән туклануы,кыш көне кешеләр ярдәменә мохтаҗ булулары турында аңлату. Тавышларын аудиоязмадан тыңлау. -
Сынлы сәнгать (рәсем)-кечкенәләр төркеме 16.12.2025

Тема: "Суык бизәкләр төшергән".
Максат: Дулкынлы сызыклар, бормалы-сырмалы бөтеркәләр һәм кар бөртекләрен пумала очын җиңел һәм салмак йөртеп рәсем төшерергә күнектерү, шөгыль темасына карата үз хис-тойгыларынны җиткерә белергә өйрәтү. Дизайнерлык күнекмәләрен үстерү. -
"Сәнгати эстетик үсеш"( кисеп ябыштыру) 15.12.2025

Тема: Кар бөртекләре
Максат: Кышкы табигатькә карата игътибарлылык,соклану хисләре тәрбияләү.Төркем бүлмәсен бизәү өчен кар бөртекләре ясарга өйрәтү. Кәгазьне берничә кат бөкләп,кайчы ярдәмендә кисеп эшләү күнекмәләрен камилләштерү. -
Бакчабызда фән сәгатьләре дәвам итә 12.12.2025

Зурлар төркемендә тәҗрибә-эксперименталь эшчәнлек.
Тема:«Һава үзлекләре»
Максат: балаларда һава үзлекләре турындагы күзаллауларны экспериментлар үткәрү юлы белән үстерү.
Бурыч: һаваның үз урынын алып торуын һәм үзлекләргә ия булуын (күренми, җиңел, исе, тәме юк) күз алдына китерү, һаваны табуның кайбер ысулларын үзләштерүгә ярдәм итү; тәҗрибәләр вакытында коллективта һәм индивидуаль эш күнекмәсен формалаштыру; кызыксынучанлыкны, күзәтүчәнлекне, фикер эшчәнлеген үстерерү; кызыксыну һәм үз белемеңне киңәйтү теләге тәрбияләү. -
'Мы все разные,но у нас равные права' 11.12.2025

Беседа: 'Мы все разные,но у нас равные права'
Задачи: Развитие собственного " Я", и объективного восприятия "Я" другого. -
"Котлыйбыз!!!" 10.12.2025

Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Гайнетдинов Риназ район күләмендә уздырылган "Көмеш тавыш" вокал конкурсында катнашып, 3 нче урынга лаек булды. Риназны чын күңелдән котлыйбыз,унышлар дәвамлы булсын!
-
"ЮХИДИ хезмәткәре" сюжетлы-рольле уенын уйнадык 09.12.2025

"Коррупциягә каршы көрәш" атналыгы кысаларында, балалар белән "ЮХИДИ хезмәткәре" сюжетлы-рольле уенын уйнадык. Максат: "ЮХИДИ хезмәткәре" һөнәре турында белем бирүне дәвам итү. Аларның гадел хезмәт гамәлләрен уенда күрсәтә белүләренә ирешү.
-
"Стоп- коррупция" 08.12.2025

9 декабрь -Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Шул уңайдан безнең балалар бакчасында " Стоп- коррупция" исеме астында тематик әңгәмә уздырылды. Тәрбияче балаларны әкият аша намуслы, гадел булу төшенчәләре белән якынрак таныштырды. Әкият геройларының уңай һәм тискәре якларын анализлап нәтиҗә ясалды.
-
"Татарча өйрәнәм" олимпиадасының нәтиҗәләре билгеле булды 05.12.2025

Татар теле буенча район күләмендә үткәрелгән "Татарча өйрәнәм" олимпиадасында безнең балалар бакчасыннан Төхбәтуллина Сәйдә һәм Гайнетдинова Камилә катнаштылар. Нәтиҗәләр билгеле. Камилә - 1 нче урын, Сәйдә - 2 нче урынга лаек булдылар. Кадерле балалар, сезне чын күңелдән котлыйбыз!
-
Сәнгати эстетик үсеш( рәсем) 04.12.2025

"Кыш бабайга хат"











