Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Новости детского сада
"Экояз-2026" Бөтенроссия акциясенең алтынчы атнасы башланды.
Опубликовано: 05.05.2026Ул "Безнең Геройлар янәшәдә яши" дип атала.
Яз җитү белән һәйкәлләрне карау һәм тәртипкә китерү- һәрберебезнең бурычы. Чиста һәйкәл – үткәнгә, тарихка рәхмәт белдерү, ансыз киләчәк юк. Безнең изге бурычыбыз – яшәүче ветераннарны гына түгел, инде безнең арада булмаганнарны да кайгырту, хәтерне саклау һәм Бөек Җиңү тарихын киләчәк буыннарга тапшыру.
Һәйкәлне төзекләндерү – сугышны үткән буын алдында, аларның батырлыгы һәм ныклыгы алдында хөрмәт белдерү. Бу – безнең эшләребезнең кечкенә генә бер өлеше, авылыбызның киләчәген кайгырту, яшь буынның бабаларыбыз хәтерен хөрмәт итүе өчен. Безнең төп бурычыбыз – бу хәтерне еллар буена саклап калу.
Бүген без балалар белән һәйкәл тирәсендәге территорияне тәртипкә китердек, чистарттык. Барысы да күтәренке күңел белән эшләде. Кемдер яфрак җыйды, кемдер аны өемнәргә туплады, кемдер капчыкларга салды. Эшләренең нәтиҗәсен күрү, балалар өчен бик күңелле, горурлык булды, һәркем бу эшкә үз өлешен, җылысын кертте.
Мондый чаралар яшь буынга ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияли. Үз тормышлары бәясе белән, безгә тынычлык һәм ирек бүләк иткән ветераннарыбызны хөрмәтлибез, аларга чиксез рәхмәтлебез.
К списку новостей











