Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Экояз-2026" 3 атна 15.04.2026

"Кәгазь стаканнардан матур чәчәчкләр ясау". Бүген Наласа балалар бакчасының өлкән төркем балалары үз куллары белән кәгазь стаканнардан матур чәчәкләр ясадылар. Бу сихри чәчәкләрне эшчәнлек вакытында,өстәл, дидактик, үстерелешле уеннарда һәм өстәл театрында кулланырга була. Икенчел чималдан уенчыклар ясау, эшенең кызыклы булуы, балаларда игътибар үсешенә ярдәм итә, аның тотрыклылыгы арта, ирекле игътибар формалаша.
-
"Кыр казлары кайталар" 14.04.2026

Инеш- күлләр сезне күптән көтә,
Исән- имин кайтып җитегез!Балалар белән туган ягыбызга кайтучы кыр казларын күзәттек.
-
"Без өмәдә" 13.04.2026

Балалар бакчасы территориясендә өмәләр дәвам итә.Бу атнада уен мәйданчыкларындагы карлар таратылды.Чәчәклекләр кардан чистартылды.
Кар астыннан чыккан чүпләр җыелды. -
ЭКОяз 2026: икенче атна — "Зоозабота" 10.04.2026

Татарстанда «ЭКОяз-2026»масштаблы экологик акция дәвам итә. Марафонның икенче атнасы хайваннар турында кайгыртуга багышланган һәм «Зоозабота»лозунгы астында уза. Тематик атнаның максаты-йортсыз хайваннар проблемасына игътибарны җәлеп итү , приютларга ярдәм итү, мәче һәм этләргә азык китерү.Безнең балалар бакчасында шулай ук йортсыз хайваннар өчен азык җыю буенча хәйрия акциясе дә узды.Балалар һәм аларның әти-әниләре,бакчабыз хезмәткәрләре бу акциядә актив катнаштылар.Без җыйган азыкны Татарстан Республикасы Балтач районының йортсыз хайваннар приютына җибәрәбез.Һәр балага һәм ата-анага акциядә катнашулары өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Бу мәчеләр һәм этләр өчен һәр җыйган азык— ризык кына түгел, ә аларны онытмау билгесе дә.
-
"Космонавтика көненә багышланган иртәнге гимнастикалар" 09.04.2026

Тематик зарядкалар балалар өчен иртәнге гимнастиканы файдалы гына түгел, танып белүгә кызыксынуларын арттыра, мавыктыргыч та итә.
-
"Әйләнә - тирә дөнья белән танышу" 08.04.2026

Тема: Космос.
Максат:Балаларны беренче очучы Ю Гагарин белән таныштыру,планеталар турындагы белемнәрен камилләштерү. -
"Иртәнге гимнастика" 07.04.2026

Бер- бер артлы тезелеп колоннада йөрү,түгәрәк буенча йөгерү.
1.Аяклар аерып басылган, кубик тоткан уң кул аста. Кулларны яннан өскә күтәрергә, кубикны сул кулга күчерергә. Кулларны яннан аска төшерергә .
2.Аяклар җилкә киңлегендә аерылган, кубик тоткан уң кул аста. Алга иелергә, аяк очлары арасына кубикны идәнгә куярга. Тураеп басарга,куллар артта Алга иелеп кубикны уң кул белән алырга,тураеп басарга.
3 Аякларны чалыштырып, кубикны уң кулга тотып идәнгә утырырга. Уңга борылып кубикны алырга. Шуны ук сул якка эшләргә.
4.Аяклар әз генә аерып басылган,кубик аяк алдында. Кубик тирәли ике аякта башта бер аннары икенче аякка сикерергә.
5.Тезелеп колоннада йөрү,кубик тоткан кул баш өстендә. -
"Туган тел" 06.04.2026

Тема:Нәрсә ул- космос?
Максат: космос турында башлангыч мәгълүмат бирү. Тирә - юньне табигатьне аңларга һәм сакларга сәләтле социаль актив , иҗади шәхес тәрбияләү. -
"Галәм киңлекләре " 06.04.2026

Кечкенәләр төркеме.Балалар белән әңгәмә үткәрү.
Максат: Балаларда беренче очуны Юрий Гагарин белән танышу аша илебезгә карата горурлык хисләре тәрбияләү.
-
ЭКОЯЗ - 1 атна "Кошларга булышыйк" 03.04.2026

Бүген, 3 апрель көнне Наласа балалар бакчасында "Кошлар - безнең дуслар" темасына күнелле чара оештырылды. Әлеге чараның максаты - балаларга кышлаучы һәм күчмә кошлар турында күбрәк мәгълүмат бирү,кошларга карата кайгыртучанлык тәрбияләү.Экологиягә кагылышлы мондый чарага Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының " Ашыт" табигый тыюлыгы белгечләре Абрахманова Гөлнара Ильяс кызы,Шәйхетдинов Ильшат Шамил улы, Хурамшина Талия Тәлгать кызы чакырылды.
Бу чарага алдан ук әзерлек эшләре башланды. .Берсеннән - берсе матур сыерчык ояларыннан күргәзмә оештырылды. Шушы темага карата стенд булдырылды.
Тәрбиячеләр бу чараны бик күңелле һәм истә калырлык итеп оештырдылар. Балаларның барысы да актив катнашып , үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.
Чара ахырында Шәйхетдинов Ильшат Шамил улы пультлы виртуаль чынбарлык күзлеге белән таныштырды. Балалар виртуаль чынбарлык күзлегеннән файдаланып,экология буенча яңа мәгълүмат үзләштерделәр, кызыксынулары артты.
Хурамшина Талия Тәлгать кызы , Абрахманова Гөлнара Ильяс кызы үзләренең балаларга һәм балалар бакчасы коллективына матур, җылы теләкләрен җиткерделәр. Сыерчык оялары алып килгән балаларга грамоталар тапшырдылар һәм тәрбиячеләрнең хезмәте дә югары бәяләнде. Балалар бакчасы мөдире Гафурова Эльмира Рашат кызы килгән кунакларга олы рәхмәтен әйтте, эшләрендә уңышлар теләде. Шундый матур очрашулар киләчәктә дә насыйп булсын.











