Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
"Котлыйбыз!" 26.01.2026

Чираттагы уңышыбыз. Җиңүләр дәвамлы булсын!
-
Познание в младшей группе 23.01.2026

"В гости к деду природоведу"(экологическая тропа зимой)
Задачи: Расширять представления детей о зимних явлениях природы. Учить наблюдать за объектами природы в зимний период. Дать элементарные понятия о взаимосвязи человека и природы. -
"Тәҗрибә ясадык" 22.01.2026

"Металлар илендә"
Металлның билгеләре һәм үзенчәлекләре белән танышу. Әйләнә-тирәдән металл предметларны табуны ныгыту. Ике төрле кашык белән тәҗрибә уздыру. -
"Саф һавада хәрәкәтле уеннар" 21.01.2026

Балалар бакчасында кыш көне саф һавада булу чыныктыру алымы сәламәтләндерунең бер төре булып тора. Кышкы саф һавада баланың организмы ныгый, иммунитеты яхшыра, бактерияләргә каршы торучанлыгы кими. Саф һава, барыннан да элек, организм өчен - кислород, чыныгу өчен - салкын һава, яшәү шатлыгын тою. Балалар саф һавада рәхәтләнеп төрле уеннар уйныйлар.
-
"Кошларны кайгыртабыз" 20.01.2026

Кыш җиттеме кошлар өчен
Без ашханә ачабыз.
Һәм кошларга эндәшәбез:
-Рәхим итеп ашагыз!
-
"Сөйләм телен үстерү" 19.01.2026

Тема: "Бездә кышлаучы кошлар''
Максат: балаларның кошлаучы кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, аларны танырга өйрәтү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү. -
"Чираттагы уңышыбыз!" 16.01.2026

Балалар бакчасы хезмәткәрләре, әти-әниләр ярдәме белән ясалган фотозонабыз район күләмендә үткәрелгән "Әкияти фотозона" бәйгесендә 3 урынга лаек булды.Без молодцы! Барысына да зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
"Библиотекага сәяхәт" 15.01.2026

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган чараларны башлап җибәрдек. Авыл китапханәсендә Сабирҗанова Гөлчәчәк Рөстәм кызы Г.Тукайның " Ай һәм Кояш" шигырен сәнгатьле итеп укып күрсәтте.шигырьдәге сүзләргә аңлатма ясады.Балалар бик кызыксынып тынладылар.
-
"Уен мәйданчыгы кардан чистарды" 14.01.2026

Балаларның уен мәйданчыкларын кардан чистартырга ярдәм иткән әти-әниләргә чиксез, олы рәхмәтебезне белдерәбез. Һава торышы матур булганда балалар белән исән-сау, хәвеф-хәтәрсез уйнарга язсын.Барыбыз да сәламәт булыйк.
-
"Котлыйбыз!" 13.01.2026

13 гыйнварда Арча шәһәре үзәгендә «Чыршыны ябу» тантанасы, шулай ук Яңа ел бизәлеше йомгаклары буенча бүләкләү тантанасы узды.Без зур шатлык һәм горурлык белән сезгә яхшы хәбәр җиткерәбез:Безнең балалар бакчасы территорияне Яңа елга бизәү буенча районкүләм конкурста 2 нче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды.Хөрмәтле әти-әниләр, коллегалар. Барыгызга да әлеге хезмәткә өлеш кертүегез, тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!!! Бердәмлектә -көч!











