Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 301 302 303 304 305 306 307 308 ( 309 ) 310 >>
-
Круглый стол 19.05.2017

В рамках Месячника безопасности и с целью профилактики преступности в подростковой среде, а также других правонарушений и преступлений, совершаемых несовершеннолетними в школе была организована встреча учащихся 5-8 классов с ответственным секретарем комиссии по делам несовершеннолетних и защите их прав Л.Н.Завяловой и психологом Л.Н.Шафигуллиной. Общение с учащимися проходило в форме круглого стола. В беседе освещались вопросы об административной и уголовной ответственности несовершеннолетних за совершение преступлений и правонарушений. Подросткам было разъяснено, с каких лет наступает уголовная ответственность и какие наказания применяются за совершение преступлений. Беседа основывалась на конкретных примерах и фактах из профессиональной деятельности сотрудников. Учащиеся принимали активное участие в беседе, задавали интересующие их вопросы, рассказывали о своих проблемах, было проведено социально-психологическое тестирование. Хочется надеяться, что ребята серьезно отнеслись к информации, поверили, что мир полон красок: это учеба, занятия спортом, музыкой, участие в конкурсах, фестивалях, а это уже половина успеха к достижению целей.
-
Пионер оешмасына 95 ел! 19.05.2017

19 майда пионер оешмасына 95 ел тулды. Шушы уңайдан мәктәпнең “Дуслык” дружинасы рәисе Галиева Фәнисә булачак варисларга пионер оешмасының тарихы, атрибутлар, хэзерге варис оешмасы турында сөйләде. 4 класс укучылары бик кызыксынып тыңладылар. Өлкән варисларга лаеклы алмаш булырбыз, диделәр.
-
Ата-аналар җыелышы 18.05.2017

"Мәктәп сулышы" дигән тема астында әти-әниләр җыелышы уздырылды. Җыелыш башланганчы укучыларыбыз, залда утыручы әти-әниләрне Гаилә көне уңаеннан концерт куеп, бәйрәм рухы бүләк иттеләр. Җыелышта әти-әниләр укыту-тәрбия эше нәтиҗәләре белән таныштырылды. Бигрәк тә БДИ,ОГЭ бирүгә басым ясалды, классларда укучылар белән берлектә аерым сөйләшүләр дә алып барылды. Тәрбия ягына килгәндә, хокук бозуларны кисәтү, укучыларның җәйге ялын файдалы уздыру турында сүз алып барылды, лагерьлар исемлеге тәкъдим ителде. Җыелышта Район башкарма комитетының балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе сәркатибе Лилия Завялова да катнашты. Ул җәйге каникул вакытында балаларга аеруча да игътибарлы булу һәм укучы тормышына куркыныч янаган очраклар турында сүз алып барды. Җыелыш актив гаиләләрне, ата-аналар комитетын тәбрикләү белән тәмамланды.
-
Асфальтта рәсем ясау конкурсы. 16.05.2017

Бүген районда балаларның асфальтка рәсем ясау конкурсы булды. Конкурста безнең мәктәптән 4 укучы катнашты."Будь готов! Всегда готов!" номинациясендә 9 класс укучысы Галимзянова А.Р.- 1 урын, "Год экологии в РФ" номинациясендә 8 класс укучысы Минҗанова Фирүзә - 3 урын, "Мир глазами детей" номинациясендә 6 класс укучысы Минһаҗетдинова Фирүзә - 3 урынны яуладылар. Молодцы, кызлар!
-
Гаилә – җылы учак. 15.05.2017

Бүген 15 май – Гаилә көне уңаеннан 6 класста “Гаилә – җылы учак” темасына тәрбия сәгате үтте. Дәреснең максаты балаларга кешенең тормышында иң мөһиме гаилә, аның членнары арасындагы җылы мөнәсәбәт икәнен төшендерү, гаиләдәге кешеләргә карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү иде.
Тәрбия сәгатендә укучылар матур җырлар тыңладылар, төрле әсәрләрдән әти – әниләрне ярату турында өзекләр укыдылар.
Дәрес ахырында укучылар тынычлык, чисталык, өмет символлары булган күгәрченнәр ясадылар.
-
Республикакүләм контроль эшләр 15.05.2017

Бүген мәктәптә 7класслар математикадан, 8 класслар химиядән республикакүләм контроль эшләр эшләделәр.9 класслар рус теленнән сынап карау имтиханы тапшырдылар. Укучылар үзләренең көчләрен тагын бер кат сынадылар.
-
Җиңел атлетика ярышы 15.05.2017

Бүген Арча стадионында Арча муниципаль районы мәктәпләре һәм балалар бакчалары арасында җиңел атлетика ярышлары узды. Мәктәбебезең профсоюз членнары Ахметгалиева Э.А., Шигапова Г.Х., Шакирова И.М., Шарафетдинова Г.Н., Рахимова Р.И., Ганеев И.Т., Сабирова А., Шакиров И.З., Гайнуллин Ф.Р. актив катнаштылар. 100 метрга йөгерүдә Шакиров И.З.- 3 урын, Рахимова Р.И. – 1 урын алды. Котлыйбыз! Һәрберегезгә дә уңышлар телибез.
-
Ядрәләрне эреткән йөрәкләр. 11.05.2017

Бүген 6 класста “Ядрәләрне эреткән йөрәкләр” исеме астында тәрбия сәгате үтте.
Тәрбия сәгатенең максаты укучыларны үлемсезлек чиген атлаган каһарманнар белән таныштыру; үткән белән бүгенге арасына мәңге җимерелмәслек изге күпер салу; батырлар үрнәгендә яңа батырлар тәрбияләү; укучыларга патриотик тәрбия бирү иде.
Бүгенге сөйләшү дошманның ут ноктасын күкрәге белән томалаучылар — сугышлар вакытында, үз гомерләрен кызганмыйча, фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, һәлак булган каһарманнар – матросовчылар турында булды.
-
“Җиңү язын якынайтты Сезнең батырлык” 10.05.2017

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан мәктәбебездә ветеран укытучы, 40 ел балаларга математика фәне буенча белем һәм тәрбия биргән олуг шәхесебез Галәветдинова Венера апа белән очрашу уздырылды. Очрашу сугышта батырлык үрнәге күрсәткән математикларга багышланады.
Сугыш вакыйгаларында катнашучыларның саны кимегәннән кими, без сугыш турында китаплардан яки кинофильмнардан гына беләбез. Ләкин кеше хәтере күп нәрсәләрне онытырга сәләтле. Шуңа күрә без бөек җиңүне якынайткан реаль кешеләрне, аларның җиңү өчен фидакарь хезмәтләрен белергә тиеш.
Бүгенге очрашудан укучылар математикларның җиңүгә китергән хезмәтләре белән бер рәттән, кунагыбыз Галәветдинова Венера апайның сугышта катнашкан туганнары, аның әтисе мөгаллимебез Әхмәров Рәфкать Зарифҗан улы турында да бик күп мәгълүмат алдылар.
Йөрәкләр һаман да сыкрый,
Исләрдә бит ул һәрчак.
Ач, ялангач бала вакыт,
Чабаталы үсмерчак.
Ачлык күрдек , исән калдык,
Укуны ташламадык.
Кычыткан ашлары белән
Җаныбызны сакладык .
Галәветдинова В.Р
-
С Днем Победы! 09.05.2017

9 мая - День Великой Победы! День Победы Советского Союза над фашистской Германией в Великой Отечественной войне был и остается одним из самых почитаемых праздников в странах бывшего Советского Союза. Слава народу-победителю, вечная память павшим!
С Днем Победы! Этот праздник
Дорог каждому из нас.
Пусть обходят Вас ненастья:
В добрый путь и в добрый час!
Будьте счастливы, здоровы,
Подвиг Ваш бессмертный чтим.
Ветераны, вас мы снова
От души благодарим!













