Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 301 302 303 304 305 ( 306 ) 307 308 309 310 >>
-
“Без- Тукай оныклары” чатырлы ял аланында дүртенче көн 11.07.2017

Аланның дүртенче көнендә балаларны күңелле музыка уятты һәм алар иртәнге зарядкага тезелделәр. Туклыклы аштан соң, аланлыларны мәдәният йорты бинасы каршындагы мәйданчыкка җыйдылар. Туры таяк үткәрелде. Укучылар белән үткән көннәргә анализ ясадылар, киләчәккә планнар төзеделәр. Бер төркем укучылар белән “Ашыт” дәүләт табигый тыюлыгының инспекторы Рәшит Әхмәтҗанов эшләде. Ул үткәргән чара табигатьне саклау мәсьәләсенә багышланган иде. Укучылар белән конкурслар да үткәреп алды ул. Һәрвакыттагыча, укучыларны кызыксындыру өчен бүләкләрне һәм Мактау кәгазьләрен мулдан алып килгән иде. Икенче төркем укучылар журналистика серләренә өйрәнде. Бу остаханәдә алар белән “Ялкын” журналының җаваплы секретаре Айгөл Абдрахманова, “Ялкын” журналының бүлек мөхәррирләре Зилә Сабитова, Искәндәр Хәбибуллин шөгыльләнделәр, бу өлкәдә үзләрен сынап карарга теләгән укучыларга киңәшләрен бирделәр. Төшке аштан соң, аланлылар тулы автобуслар Кушлавычка юл тоттылар. Бүген Кушлавычка 7-12 нче төркемнәр барды. Укучылар Кушлавыч авылындагы Г.Тукай музеенда булдылар. Балалар Габдулла Тукайның тормыш юлы, туганнары турында күп мәгълүмат тупладылар. Музейга сәяхәттән соң, аларны төрле аланнарда эшчәнлек көтеп тора иде. Тирән белемле укучылар бүген дә сынатмадылар, дипломнар һәм төрле призлар белән бүләкләнделәр Кырлайдагы музейны һәм Сәгъди йортын карап кайткан аланлылар остаханәләргә килделәр. Һәр укучы үзе теләгән остаханәдә алдагы көндәге шөгылен дәвам итте. Остаханәләрдәге эшчәнлекнең нәтиҗәләрен дә күрергә мөмкин иде. Кул эшләре белән шөгыльләнүчеләрнең инде әзер эшләнмәләре дә бар, фольклор һәм биюгә йөрүче укучылар да шактый шомарганнар. Әйдаманнар да укучыларны гел шөгыльләндереп кенә торалар. Бүген алар күмәк биеделәр дә, спорт уеннарына да катнаштылар. Аланлыларның кичләре дә күңелле һәм файдалы итеп оештырыпды.
-
“Без- Тукай оныклары” чатырлы ял аланында өченче көн 10.07.2017 Көн иртәдән үк яңгырлы иде. Тик табигатьнең болай көйсезләнүе аланлыларның һич көне дә кәефләрен төшермәде. Бүген ял аланында тыгыз эш көне көтелә . Тәмле аштан соң, укучылар танылган татар драматургы Гафур Каюмов,Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, язучы, филология фәннәре кандидаты Шакирова Гүзәл Әдһәм кызы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, галим, шагыйрь Рифат Җамал, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Хәнәфи Бәдигый, Казан арты этнография музее директоры урынбасары Гарипов Шафигулла Зәйнулла улы, Татарстанның атказанган укытучысы Зыятов Фәргать Гани улы белән очраштылар. Алар белән әңгәмә бик җанлы үтте. Ахырдан язучылар үзләренең әсәрләрен укыдылар. Аланлыларны бүген Яңа Кырлайдагы Г.Тукай музее һәм Сәгъди абзый йорты кабул итте. Алар татар халкының бөек улы Габдулла Тукайның Яңа Кырлай авылында үткәргән еллары турында бай мәгълүмат тупладылар. Төшке аштан соң аланлылар тулы автобуслар Кушлавычка юл тоттылар.Укучылар Кушлавыч авылындагы Г.Тукай музеенда булдылар. Балалар Габдулла Тукайның тормыш юлы, туганнары турында күп мәгълүмат тупладылар. Музейга сәяхәттән соң, аларны төрле аланнарда эшчәнлек көтеп тора иде. Иң күңеллесе, мөгаен, “Тукай иҗатын өйрәнеп, кем миллионер була ала?” исемле аланда булгандыр.Тирән белемле укучылар бер дә сынатмадылар, дипломнар һәм төрле призлар белән бүләкләнделәр. Сәгать өчтә остаханә дәресләре башланды. Укучылар түбәндәге остаханәләрдә шөгыльләнделәр: “Татар телен өйрәнүчеләр”, фольклор; бию; музыка уен коралларында уйнау; рәсем ясау; татар курчагын киендерү; яулык, телефон савытлары бизәү; түбәтәй, калфак чигү. Остаханәләрне Арча районының иң сәләтле укытучылары үткәрделәр һәм алар укучылар өчен бик тә файдалы булдылар. Кичке аштан соң, әйдаманнар укучылар белән төрле конкурсларга әзерләнделәр. Көне буе укучыларның бер генә буш минутлары да булмады диярлек. Алар арыган, ләкин бик канәгать иделәр.

-
“Без- Тукай оныклары” чатырлы ял аланында икенче көн 09.07.2017

Аланның икенче көне күңелле генә башланып китте. Музыка астында иртәнге зарядка ясадылар, яңа көнгә көч тупладылар. Иртәнге тәмле аштан соң, аланлылар барысы да, шау килеп, ял аланының ачылу тантанасына әзерләнделәр. Әйдаманнар бигрәк актив, барлык осталыкларын күрсәтеп калырга җыенгандай, әле җырлыйлар, әле бииләр. “Без- Тукай оныклары” чатырлы ял аланының ачылу тантанасына дәрәҗәле кунаклардан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлназ Хәмзә кызы Исмәгыйлева, регионара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Гөлия Фәргать кызы Мусина, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының бүлек мөдире Рәсимә Равил кызы Шәмсетдинова, Арча муниципаль районы хакимиятенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Илгиз улы Гарифҗанов, Арча муниципаль районының мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алмаз Ринат улы Ибраһимов килделәр. Алар укучыларны бәйрәм белән котладылар, күңелле , файдалы ял теләделәр. Төркем җитәкчеләре “Без- Тукай оныклары” чатырлы ял аланының флагын күтәрделәр. Төркемнәр үзләренең исемнәре, сөрәннәре белән таныштырдылар. Бәйрәм әйдаманнарның җыр-биюләре белән үрелеп барды. Һәр чыгыш аланлылар тарафыннан алкышларга күмелде. Кичке сәгать алтыда аланлылар үзләренең чыгышларын тәкъдим иттеләр.Чынлап та, ял аланына бик сәләтле укучылар гына җыелган икән. Алар җырладылар да, биеделәр дә, Г.Тукайның әсәрләрен сәнгатьле итеп тә укыдылар. Шулай итеп, “Без- Тукай оныклары” чатырлы ял аланының икенче көне дә гаять тә файдалы һәм күңелле узып китте.
-
Төбәкара “Без – Тукай оныклары “ исемендәге чатырлы ял аланында беренче көн 08.07.2017

Бүген, ягъни 8 нче июль көнне ,“Без –Тукай оныклары “ исемле чатырлы ял аланы эшли башлады. Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылы җирлегендә 14 нче июльгә кадәр дәвам итәчәк әлеге чатырлы ял аланы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ,Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Арча муниципаль районы мәгариф идарәсе, Арча педагогия көллияте тарафыннан оештырылды. Катнашучылар географиясенә килсәк, Татарстанның барлык районнарыннан диярлек, шулай ук Удмуртия, Башкортстан, Мари-Эль республикаларыннан, Оренбург, Астрахань, Киров өлкәсеннән, Казахстаннан 12-17 яшьлек 300 яшүсмер катнаша. Балалардан мәгарифне үстерү институты галимнәре тарафыннан керү тестлары эшләтелде.Эшләрне тикшереп анализлап чыканнан соң, түбәндәге нәтиҗәләргә ия булдык: балаларның Г.Тукайның иҗатын,тормыш юлын өйрәнергә теләкләре бар икәнлеге исбатланды. Аланның программасы татар халкының рухи-мәдәни мирасын саклап калу киңлеге булдыруга, анда катнашучыларны татар телен һәм әдәбиятын, мәдәниятен өйрәтүгә, шулай ук тормышның төрле өлкәләрендә туган телне гамәли файдалану күнекмәләрен үзләштерүгә, Г.Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнүгә юнәлтелгән. Анда танылган шәхесләр, республиканың мәдәният, сәнгать, фән өлкәләре вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар, остаханә дәресләре уздыру, Кушлавыч авылы, Г.Тукай мемориаль, Казан-арты этнография, Әлифба музеена сәяхәт кылу күздә тотыла. Аланда остаханә дәресләре 3 профиль буенча корыла: лингвистика, тарих; милли-мәдәни чаралар; мәдәният һәм сәнгать. Бик күп төрле даирә вазифаи затлар, галимнәр, матбугат һәм мәдәният-сәнгать әһелләре килүе көтелә.
-
"Дуслык" лагеренда Сабантуй гөрләде 21.06.2017

Бүген "Дуслык" лагереның соңгы көнендэ Сабантуй бәйрәме булып узды. Бәйрәмдә капчык киеп йөгереш, чүлмәк ватыш , йомырка кабып йөгерү, таяк тартышу, әйбер кису, аркан тартышу һәм көрәш уеннары үткәрелде. Балалар бик теләп актив катнаштылар. Бәйрәмнэ карарга авыл халкы да килде. Сабантуй бәйрәме гөрләп торды.
-
Изге Болгар җиренә сәяхәт 20.06.2017

Без, Яңа Кырлай урта мәктәбе коллективы, пенсионер укытучылар, 20 июнь көнне бабаларыбыз яшәгән төбәккә, көчле һәм мәгърур Болгар музей-тыюлыгына экскурсиягә бардык. Ата-бабаларыбыз яшәгән, өмет белән саҗдә кылган яклар бу. Рухыбыз үткәннәр белән тоташты. Халкыбыз, динебез һәм телебез турында уйландык. Чал ташлар, хәрабәләрдән торгызылган мәһабәт корылмалар… Әйе, соңгы елларда борынгы Болгар жире яңарыш кичерә. Күп хатирәләрне үзләренә сеңдереп яткан хәрабәләр, халкыбызның үлмәс рухына булган һәйкәлләргә әверелеп яңарып, матураеп торып бастылар. Болгар музей-тыюлыгында кабат торгызылган Ак мәчет, Көньяк мавзолей, Төньяк мавзолей, Кече манара, Ак пулат, Кара пулат, Хан мунчасы, Хан төрбәсе, Кече шәһәрчек, Габдрахман коесы, Рәбига күле янында йөрдек һәм халык хәтерендә сакланган риваятьләрне тыңладык, фоталарга төштек. Гомер уза, еллар үтә. Тарих тәгәрмәче алга тәгәри. Кешелек ашыга-ашыга киләчәккә атлый. Тик бер генә мизгелгә артка карыйк та, халкыбыз нинди дәвер, чор аша үткәнен уйлыйк. “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк” – диләр. Дөрес сүзләр. Халык хәтере булып яңарыш кичергән Изге Болгар җире һәркайсыбызга да бик якын, газиз шул. Сәяхәтебездән алган онытмаслык тәэсирләребезне һәм рәхмәт хисләрен сүзләр белән генә белдереп бетерерлек түгел. Күңелдәге чиксез горурлык хисе белән сәяхәтебезне тәмамладык.
-
"Дуслык" лагеренда экология көне 19.06.2017

Бүген лагерьның 19 нчы көне. Безнең көнебез иртәдән бик куңелле башланып китте. Бездә бүген экология көне булды. Иртәнге зарядкадан һәм тәмле ашлардан соң саф һавада төрле-төрле хәрәкәтле уеннар уйнадык. Ә инде төшке аштан соң мәктәп каршындагы чәчәклекләрне чүптән арындырдык. Су буйларындагы чүпләрне җыйдык. Көнебез бик файдалы булды.
-
Лагерьның унҗиденче көне 17.06.2017 Бүген "Дуслык" лагеренда көн иртәдән күңелле башланып китте. Иртәнге гимнастикадан соң балалар белән табигый материаллардан төрле - төрле уенчыклар ясадык. Шулардан кургәзмә оештырдык. Төшке аштан соң эстафета үткәреп бик күңелле итеп ял иттек.

-
Лагерьның уналтынчы көне 16.06.2017

Бүген Ия елгасы буенча көймәдә сәяхәт иттек. Г. Тукай исемендәге мемориаль музей хезмәткәре Солтанов Абдулла абыйга бик зур рәхмәт. Сәяхәт бик күңелле булды.
-
"Изгелек эшлә - игелек кур" 15.06.2017

Лагерьның 15 нче көне. "Изгелек эшлә - игелек күр" дигән темага тәрбия чарасы уткәрелде һәм ветеран укытучы Гатауллин Илгизәр абыйга хуҗалык эшләрендэ ярдәм иттек. Көнебез бик файдалы утте.













