Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 291 292 293 294 295 296 297 298 299 ( 300 ) >>
-
"Көзге фантазия" күргәзмәсе 24.10.2017

21 октябрь көнне 8-11 класлар арасында "Көзге фантазия" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Укучылар бу эшкә бик җитди караганнар. Табигый материаллардан һәм җиләк-җимешләрдән оригиналь фигурлар килеп чыккан. Молодцы!
-
"Көзге бал - 2017" 20.10.2017

20 нче октябрь көнне мәктәбебездә 8-11 нче сыйныфларның "Көзге бал" бәйрәмнәре булды. Һәр класс бик ныклап әзерләнгән. Кичә күңелле уеннар, матур җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәм искиткеч матур, эчтәлекле булды. Афәрин, булдырдыгыз, рәхмәт!
-
"Сөмбелә бәйрәме - уңыш бәйләме" 19.10.2017 Бүген мәктәбебездә 5-7 класслар арасында “Сөмбелә бәйрәме-уңыш бәйләме” дип аталган уңыш бәйрәме узды. Пыскак яңгырлар туктап, кышка әзерләнгән бер мәлдә уздырыла торган, җәен көч куеп үстереп, көзен җыеп алган мул уңышка багышлап үткән мондый бәйрәм һәркемгә таныш. Һәр класс бик тырышып әзерләнгән. Барысыда уңышлы чыгыш ясадылар. Бәйрәм күңелле ярышлар һәм матур җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Кичә бик күңелле үтте.

-
"Көзге муллык" күргәзмәсе 18.10.2017

Көзге муллык бәйрәменең «Йөзек кашы» – күргәзмә. Бүген күргәзмәләр бәйгесендә башлангыч класс укучылары катнашты. Монда нинди генә төр геройлар юк! Урманнан кыргый җәнлекләр дә, йорт хайваннары да килгән! Шундый да оста, искитмәле зәвык белән эшләнгән әйберләр. Әйтик, җылы якның жирафы – кишердән, аю – бәрәңгедән, яшь кәләш белән кияү–кабактан. Симәнке һәм кабак төшләреннән иҗат ителгән картиналар, банан-апельсин, лимон кабыкларыннан иҗат ителгән көзге сурәтләр күз явын алып тора, һәркайсы «җиңүче» ләр булдылар.
-
Ленинград өлкәсе Тосно районы делегациясе бездә кунакта 17.10.2017 Бүген мәктәбебездә Ленинград өлкәсенең Тосно районы делегациясен кабул иттек. Алар мәктәптә, балалар бакчасында, Г.Тукай музеенда кунак булдылар.

-
Юбилеегыз белән! 16.10.2017

Бүген хезмәттәшебез Хәбриев Шамил Садыйк улының туган көне. Сезне җан тибрәлешегез яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнегез белән котлыйбыз! 60 яшь ул нибары 60 кыш, 60 җәй һәм 60 яз гына. Йөзегездә нур уйнап торганда, сезнең өчен ул гомерегезнең җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр. Сезгә бездән бер генә теләк — саулык, ә тән сихәтлеге ул — озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы. Киләчәктә балаларыгыз вә оныкларыгызның игелеген, шәфкатен күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.
Күпме генә бәхет теләсәк тә
Бик аз булыр кебек тоела.
Кирәк чакта ярдәм итәсез,
Шәфкатьле сез һәрбер кешегә.
Шуңа сезне бар да яраталар,
Дус-ишләр дә йөри килгәләп.
Сау-сәламәт булып туксанны да,
Үткәрергә язсын бергәләп.
-
"Здоровая пробежка" акциясе 13.10.2017

Бүген «SaMoSтоятельные Дети» проектында катнашучы “ЭRON” отряды, педагог-организатор Шарафетдинова Г.Н. җитәкчелегендә “Здоровая пробежка” акциясен уздырды.
-
“Укытучыңны котла” акциясе 05.10.2017

Укытучылар көне уңаеннан "SMS дети" республикакүләм проектта катнашучы "ЭRON" отряды мәктәптә "Укытучыңны котла" акциясен уздырды. Укучылар барлык укытучыларга изге теләкләрен җиткереп, матур букетларын бүләк иттеләр, газета чыгардылар.
-
Диагностик тестирование 05.10.2017 Бүген 5 класс укучылары рус теленнән диагностик тест эше эшләделәр.

-
Россия композиторлар берлеге музейда кунакта.
29.09.2017
Бүген Г.Тукай мемориаль музеенда Россия композиторлар берлеге әгъзалары белән җылы очрашу булды.Делегация Рәшит Калимуллин җитәкчелегендә Кытайдан, Авсртралиядән, Башкортстаннан, Красноярскидан һәм Казаннан килгән иде. Араларында Резеда Ахияроваь, Илһам Байтирәк һәм яшь композитор Алсу Сцнгатуллина да бар. Екатерина Коврикова бик матур итеп рояльда композиторларыбызның әсәрләрен башкарды. Тере музыка укучыларыбыз кунеленә хуш килде. Мондый очрашулар ешрак булсын иде дигән теләктә калабыз.













