Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 301 302 303 304 ( 305 ) 306 307 308 309 310 >>
-
Иннополиста август киңәшмәсе үтте 13.08.2017

12 нче август көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Миләушә Рафис кызы Иннополиста уздырылган Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәдә укытучыларның һөнәри үсеше турында сүз алып барылды.
-
Көз якынлаша. 07.08.2017

Бакчада җиләк җимешләр , яшелчәләр генә түгел, орлыклар да җыяр чак җитте. Бүген укучылар суган орлыклары җыйдылар.
-
Карлыган уңды быел 31.07.2017

Мәктәп бакчасында укучылар карлыган җыялар.
-
Олысы да, кечесе дә бакчада. 22.07.2017

Мәктәп бакчасында эш кайный.
-
Чәчәкләр иле син, эй мәктәбем! 21.07.2017

Мәктәп яны төрледән-төрле чәчәкләр белән уратып алынган.
-
Мәктәп яны сихри дөнья 20.07.2017

Мәктәп яны матур, үзенә тартып тора.
-
Тирләп эшләсәң, тәмләп ашарсың. 19.07.2017

Күп эшләсәң, тук булырсың,ди татар халык мәкале.
-
“Без- Тукай оныклары” чатырлы ял аланында җиденче көн 14.07.2017

Аланның җиденче көне моңсу гына башланып китте. Музыка астында иртәнге зарядка ясадылар, яңа көнгә көч тупладылар. Иртәнге тәмле аштан соң, аланлылар Яңа Кырлай урта мәктәбенә җыелдылар. Барысы да, шау килеп, бер-берсе белән хушлашалар. Ләкин әле тагын бер зур чара оештырырга өлгерделәр. Укучылар белән “Син Тукайны беләсеңме?” исемле викторина үткәрелде, җиңүчеләр билгеләнде һәм дипломнар белән бүләкләнделәр. Аланга йөрүче укучыларның Г.Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын тирәнтен белүләре күренде. Өйләгә кадәр аланның рәсми ябылу өлеше дә уздырылды. Укучылар йокы кирәк-яракларын тапшырдылар, документларын алдылар. Алан җитәкчеләре укучыларны хәерле юл теләп озатып калдылар.
-
“Без- Тукай оныклары” чатырлы ял аланында алтынчы көн 13.07.2017

Аланның алтынчы көне дә килеп җитте. Музыка астында иртәнге зарядка ясадылар, яңа көнгә көч тупладылар. Бүген, аланлыларның фикерләрен белү өчен, алардан “Чыгу тесты” алдылар. Укучылар тест сорауларына дөрес җавап биргәннәр, “Без- Тукай оныклары” чатырлы ял аланының эшчәнлеген дә югары бәяләгәннәр иде. Бүген көннең күпчелек өлеше аланны ябу танатанасына әзерләнеп узды. Тик шулай да укучылар юл хәрәкәте хезмәткәрләре белән очрашырга да вакыт таптылар. Бу хезмәткәрләрнең чыгышлары аланлылар өчен бик үтемле булды, чөнки алар иртәгә өйләренә таралышачаклар. Кичке алтыда “Без- Тукай оныклары” чатырлы ял аланын ябу тантанасы башланып китте. Тантанага дәрәҗәле кунаклардан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Мөхәммәтов Илдар Ринат улы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының регионара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Гөлия Фәргать кызы Мусина, Арча муниципаль районы хакимиятенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Илгиз улы Гарифҗанов, Арча муниципаль районының мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алмаз Ринат улы Ибраһимов, Арча педагогика көллияте директоры Гөлнара Фидаил кызы Гарипова килделәр. Аларны аланда оештырылган остаханәләрдә шөгыльләнгән укучылар каршы алдылар. Иң беренче фольклорга йөрүче укучылар “Кунак каршы алу” йоласын күрсәттеләр. “Туган телне өйрәнүчеләр” үзләренең татарча уеннарны белүләре белән, “Кул эшләре һәм рәсем” гә йөрүчеләр үзләренең эшләнмәләре белән кунакларны җәлеп иттеләр. Сәхнәгә күтәрелгән кунаклар аланлыларга үзләренең котлауларын һәм теләкләрен җиткерделәр. Укучылар да бик матур концерт программасы күрсәттеләр. Иң актив укучылар дипломнар белән бүләкләнделәр. Кичен укучылар күңел ачу программасында катнаштылар. Алтынчы көн бик күңелле узып китте.
-
“Без- Тукай оныклары” чатырлы ял аланында бишенче көн 12.07.2017

Иртәдән үк Яңа Кырлай авылы аланлыларның шат авазларыннан яңгырап торды. Туклыклы аштан соң, аланлыларны мәдәният йорты бинасына җыйдылар. Биредә аларны “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе журналисты, иртәнге тапшырулар редакторы һәм алып баручысы, Яңа Кырлай урта мәктәбендә белем алган Фәридә Төхфәтуллина көтә иде. Үзе белән таныштырганнан соң, Фәридә Фердинант кызы татарча мультфильмнар, телесюжетлар эшләү осталыгы турында сөйләде. Аланлылар да, группаларга бүленеп, “Безнең лагерь”, “Агач”, “Машина”, “Күбәләк” дигән темаларга сюжетлар эшләп карадылар. Яшүсмерләрне нинди темалар кызыксындыруы да ачыкланды. Тәмле төшке аштан соң укучылар үзләренең теләкләре буенча мастер-классларга таралдылар. Кул эшләре белән шөгыльләнүчеләрнең, рәсем ясаучыларның инде эшләнмәләре дә әзер. Алар иртәгә узачак аланны ябу тантанасында күргәзмәгә куелачак. Фольклор, җыр, бию мастер-классларында шөгыльләнүчеләр дә иртәгә булачак чыгышка әзерләнделәр. Арча педагогия көллияте укытучылары Төхвәтуллина Әлфия Госман кызы, Гарапшина Рүзия Миннехан кызы, Шакирова Дилә Габбас кызы үткәргән туган телне тирәнтен өйрәнү дәресләрен чит өлкәләрдән килгән укучылар бигрәк тә яраттылар. Сәгать өчтә Сабантуй бәйрәме башланып китте. Бәйрәм гадәти Сабантуйлардан бернәрсәсе белән дә аерылмады. Аланлылар барлык уеннарга диярлек бик теләп катнаштылар: йомырка кабып та, капчык киеп тә йөгерештеләр, таяк та, аркан да тарттылар... Уеннар бигрәк тә чит өлкәләрдән килгән балаларга ошады. Бүләкләр дә мулдан әзерләнгән иде. Кичке аштан соң да аланлылар вакытларын бик файдалы үткәрделәр. Әйдаманнар алар белән төрле конкурслар, ярышлар үткәрделәр. Спорт уеннарына да вакыт калды. Бүген менә шундый күңелле вакыйгаларга бай көн булды













