Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 301 ) 302 303 304 305 306 307 308 309 310 >>
-
Мин спортны яратам
28.09.2017
Мәрхәмәтле Татарстан акциясе уңаеннан мәктәптә бүген "Мин спортны яратам" дип аталган флешмоб үтте.
-
Көзге Мәрхәмәтлелек атнасының өченче көне
27.09.2017
Бүген мәрхәмәтлелек атнасының өченче көне. Ул Бөтендөня туризм көне буларак билгеләп үтелде. Укучылар саф һавда булдылар, соңыннан Г.Тукай мемориал музеена сәяхәт кылдылар.
- Көзге Мәрхәмәтлелек атнасының икенче көне 26.09.2017 Мәрхәмәтлелек атнасының бүген икенче көне. Ул "Без бергә" дип атала. Шул уңайдан "Без төрле, ләкин без бергә" исеме астында укучылар арасында түгәрәк өстәл оештырылды. Анда ярдәмгә мохтаҗ балалрга, өлкәннәргә булышу турында сүз алып барылды.
-
Коръән укучыларны бүләкләделәр 26.09.2017

Яңа Кырлай урта мәктәбендә укучыларга дини яктан гыйлем һәм тәрбия биргән мөгәллимәбез Гарипова Зәйтүнә Мингали кызы еш була. Иртәнге линейка вакытында июнь аенда «Арча» радиосында оештырылган Коръән укучылар бәйгесенең нәтиҗәләре белән таныштырды. Бәйгедә Арча район мәхәлләләрендә белем алучы шәкертләр тарафыннан укылган сүрә һәм аятьләр радио аша яңгырады һәм 4 класс укучысы Шакирова А. әлеге бәйгедә 3 урынны яулады. Зәйтүнә Мингали кызы җиңүче һәм калган катнашкан укучыларга Арча мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев һәм иганәчеләрнең истәлекле бүләкләрен тапшырды, укучыларның рухи-әхлакый сыйфатларга ия булып үсүләрен теләп калды.
-
Көзге Мәрхәмәтлелек атнасы старт алды 25.09.2017

Бүген көзге Мәрхәмәтлелек атнасы старт алды. Мәрхәмәтлелек атнасы гадәттәгечә Яхшылык дәресеннән башланып китте.
-
Яшь гражданнар форумы. 24.09.2017

Бүген Арчада Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә "Балалар иҗтимагый оешмасы" оештырган республикакүләм "Яшь гражданнар форумы" узды. Анда безнең мәктәптән Рахимова Д.Д., Минҗанова Ф.Ф., Галимҗанова А.Р. катнашты. Җитәкчеләре Шарафетдинова Г.Н. Соңыннан барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.
-
Мәдәни көндәлекләр тапшырдык. 23.09.2017

Сөекле шагыйребез Г.Тукайның әдәби мемориаль музей комплексында мәктәбебезнең башлангыч класс укучыларына мәдәни көндәлек тапшыру кичәсе булды. Бу кичәдә мәктәп китапханәчесе Мифтахетдинова Ф.А., музей хезмәткәрләре һәм авыл китапханәчесе Ахметзянова Н.Н., мәдәният йорты директоры укучыларга мәдәни көндәлекне ничек тотарга кирәклеген аңлаттылар. Үзләренең фикерләрен,теләкләрен әйттеләр. Кичә 1 класс укучыларына багышланган фильм карау белән тәмамланды.
-
Мәктәптә күмәк өмә 22.09.2017

Бүген мәктәптә күмәк өмә оештырылды. Укучылар мәктәп территориясен чүпләрдән, яфраклардан арындырдылар,агач кәүсәләрен агарттылар, чәчәклекне тәртипкә китерделәр.
-
"Халыклар дуслыгы" кичәсе 22.09.2017

Бүген Яңа Кырлай авылы мәдәният йорты белән берлектә 1-6 класслар өчен, "Без терроризмга каршы!" девизы астында, "Халыклар дуслыгы" дип аталган кичә үтте. Кичә төрле милләт биюләре һәм матур җырлар белән үрелеп барды.
-
Районыбызның авыл җирлеге башлыклары бездә кунакта. 21.09.2017

Бүген мәктәпкә Арча районының җирлек башлыклары килде.Укучыларыбыз мәктәп каршында дәртле биюләре белән каршы алды. Сөмбелә исә байлыгы белән уртаклашты. Кунаклар балалар бакчасында да булдылар. Җирлек башлыклары районыбыз мәктәпләренең яңа уку елына әзерлекләрен карыйлар.Яңа уку елына әзерлек уңай дип бәяләнде.













