Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 311 ) 312 313 314 315 316 317 318 319 320 >>
-
Субботник 29.04.2017

Учащимися и сотрудниками нашей школы была очищена территория школы. Субботники важны в плане эстетического воспитания. Во время уборки школы у школьников формируется ответственное отношение к окружающей нас природе, а также присутствует элемент коллективной работы. Порядок должен быть как в человеке, так и вокруг него, поэтому субботники просто необходимы.
-
Яшь юл инспекторлары ярышты 29.04.2017

Бүген Арчаның 5 нче номерлы гимназиясе базасында “Без куркынычсыз юл яклы” дигән девиз астында яшь юл инспекторларының велосипед ярышы узды. Ярышларда безнең мәктәпнең 4 класс укучылары: Ваккасова З., Закиров И., Мостафина М., Сабиров А. лар катнашты. Алар мәктәпнен данын яклап, уңышлы чыгыш ясадылар. Киләчәктә аларның зурдан-зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
-
Иске Иябаш башлангыч мәктәбендә өмә 28.04.2017

Иске Иябаш башлангыч мәктәбендә мәктәп яны территориясен җыештыру эшләре башкарылды. Укучылар барысы да бик актив булдылар.
-
Тукай һәрбер гаиләдә 28.04.2017

Тукай айлыгы кысаларында мәктәбебездә күп кенә әдәби, тәрбияви чаралар, бәйгеләр оештырылды. Бүген дә 1 класста "Тукай һәрбер гаиләдә" дип исемләнгән ачык тәрбия сәгате үтте. Әлеге чарада әниләр дә, Г.Тукай әкиятләрен искә төшереп, интеллектуаль уенда катнашып утырдылар. Һәр гаилә кече яшьтән үк Г.Тукайның әкиятләре, шигырьләре аркылы укучыларда хезмәт тәрбиясе, табигатькә сакчыл караш, рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияли алуга ирешергә мөмкин икәнлегенә тагын беркат инандылар.
-
Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан шигырь бәйрәме 27.04.2017

27 апрельдә авылыбызда Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан шигырь бәйрәме узды. Әлеге бәйрәмдә Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, дәүләт премиясе лауреатлары, язучылар, галимнәр, артистлар, яшь әдәби талантлар чыгыш ясады. Укучыларыбыз Г.Тукай сүзләренә язылган җырларны башкардылар; Сәгъди ага йортында шигырь бәйрәмендә катнашып, Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләделәр.
-
Тукае булган халык бәхетле! 26.04.2017

26 апрель – татар шагыйре Габдулла Тукай туган көне – Татарстанда күркәм традициягә әверелеп, Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Югары шигъриятнең какшамас күперләре белән төрле мәдәни традицияләрне бергә кушып, шагыйрь Россиягә һәм бөтен дөньяга татар рухының байлыгын күрсәтте, төрле милләт һәм дин вәкилләрен тынычлыкка, дустанә яшәүгә һәм хезмәттәшлеккә өндәде. Тукайда эчкерсез ватанпәрвәрлек, туган җиренә карата мәхәббәт, рухи тамырларына тугрылык һәрвакыт алдынгы карашларга ачыклык, татарларның рус халкы һәм бөтен төрки дөнья белән бердәмлегенә ышаныч белән үрелеп барды. Кыска, ләкин иҗади казанышларга бик бай тормыш кичереп, ул татар әдәбиятында гына түгел, халык күңелендә дә җуелмаслык эз калдырды. Горурланып һәм хөрмәтләп, аны “безнең Тукай” дип атый алабыз. Бу көн татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә мәктәпләрдә оештырылган Тукай айлыгына нәтиҗәләр ясау көне дә.Тукай айлыгы кысаларында оештырылган чараларның максаты – татар телен, Габдулла Тукай әсәрләрен өйрәнүгә кызыксыну тудыру, туган телгә ихтирамлы караш тәрбияләү. Безнең мәктәптә дә Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан төрле чаралар, бәйгеләр уздырылды. Һәм укучыларның атналык эшләргә нәтиҗә ясау линейкасында оештырылган чараларга нәтиҗә ясалды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Рафис кызы Татарстанның, күп милләтле Россиянең һәм бөтен төрки дөньяның мәдәни тормышындагы истәлекле вакыйга – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу белән тәбрик итте.
-
Саха (Якутия) республикасы делегациясе Яңа Кырлай авылында кунакта 26.04.2017

«Арча ягы- кунакчыл як». Районыбызга кем генә аяк басмасын, аны бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты кызыксындырмый калмый. Буген дә, 26 нчы апрель көнне, Саха (Якутия) республикасы делегациясе Яңа Кырлай авылында кунакта булдылар. Кунакларыбыз Яңа Кырлай мәктәбе белән дә таныштылар. Ипи-тоз, чәк-чәк тоткан укучылар, Тукай геройлары аларны мәктәп алдында ук каршы алдылар. Мәктәп директоры Минҗанова Энҗе Фарук кызы кунакларны мәктәп белән, заманча җиһазландырылган кабинетлар белән, укучылар кулы белән ясалган кул эшләре һәм уңышларыбыз тупланган күргәзмәләр белән таныштырды. Үз уңышлары турында укучылар да сөйләделәр. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә кунакларга бию бүләк иттеләр. Бу көнне табигать тә ерак араларны якын итеп килгән Саха (Якутия) республикасы кунакларына мәрхәмәтле булды: карлы-яңгырлар туктап, ялт итеп кояш чыкты.
-
Итоги добрых дел 25.04.2017

Сегодня в школе подведены итоги Недели добра. На общешкольной линейке администрация школы объявила благодарность учащимся и педагогам за активное "доброе" участие, отметила грамотами самых активных, "добрых".
-
Тукай безнең йөрәкләрдә 25.04.2017

Бүген Арчаның 3 нче мәктәбендә “Тукай безнең йөрәкләрдә”, “Казан арты” музеенда “Моңлы сазым” дип аталган Г.Тукайның тууына 131 ел тулуга багышланган шигырь уку һәм җыр конкурслары узды. 3 нче мәктәптә безнең мәктәпнең 7нче класс укучысы Галиева Фәнисә җыр һәм Иске Иябаш башлангыч мәктәбенең 3 нче класс укучысы Шакирҗанов Рәзил шигырь укып катнаштылар. Ә “Казан арты” музеенда 10 нчы класс укучысы Йосыпов Рәсим шулай ук шигырь укып катнашты. Алар барысы да уңышлы чыгыш ясадылар. Киләчәктә дә аларга зурдан-зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз. Җитәкчеләре: Шарафетдинова Г.Н., Мухаметшина Р.Р.
-
Без бергә,без төрле! 24.04.2017

“Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” кысаларында укучыларга толерантлык төшенчәсен аңлату, бүгенге тынычлыкка омтылу, кеше хокукларын яхшы белү, толерантлык, хезмәттәшлек, әхлаклылык кебек сыйфатлар бик нык таләп ителгән шартларда алгы планга белемле, милли һәм чит милләтләр мәдәниятен яхшы белүче, хөрмәт итүче шәхес тәрбияләү максатыннан, мәктәбебездә «Без бергә,без төрле» исеме астында класс сәгатьләре үтте.













