Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 301 302 303 304 305 306 ( 307 ) 308 309 310 >>
-
"Дуслык" лагереның ундүртенче көне 14.06.2017 Буген иртәнге тәмле ашларны ашаганнан сон “Дару уләннәре беләсенме “ дигән әңгәмә уткәрдек. Балалар дару уләннәренең файдалы үзлекләре белән, исемнәре белән таныштылар. Дару үләннәрен танырга өйрәнделәр. Коннең икенче яртысында табигатькә чыгып файдалы дару үләннәрен җыйдык. Көнебез бик файдалы һәм күңелле үтте.

-
"Дуслык" лагереның унөченче көне 13.06.2017

"Сөйкемле Шүрәле" конкурсында җинеп чыккан эшләр күргәзмәсе белән таныштык. Эшләрнең төрлелегенә сокланып, хозурланып йөрдек.
-
12 июнь - Россия көне 12.06.2017

Яңа Кырлай урта мәктәбе каршында оешкан “Дуслык” мәктәп яны җәйге ял лагерында 12 июнь - Россия көне уңаеннан тәрбия сәгате,викторина,рәсем конкурсы үткәрелде, китаплар күргәзмәсе оештырылды. Бәйрәм иртәсе София Ротару башкаруындагы “Родина моя” җыры астында иртәнге зарядка белән башланып китте. Россия көненә багышланган “Дәүләтебез символлары” дигән темага тәрбия сәгате уздырылды. Бу тәрбия сәгате балаларның дәүләтебез символикасы турында булган белемнәрен ныгытты. Соңыннан балаларның белемнәрен тикшерү максатыннан, викторина уздырылды, Россияне ничек күзалллауларын асфальта рәсем ясап күрсәттеләр. һәм нәтиҗә ясалды. Россия көненә багышланган мероприятиене балалар кулларын йөрәк турысына куеп, дәүләт гимнын җырлап тәмамладылар.
-
Әкияттә кунакта 11.06.2017

Бүген лагерьда "Театр яктылыкка, нурга илтә " дигән темага бик кызыклы кичә булды. Театрларны, аларны язган язучыларны тануга багышланган сорауларга жаваплар эзләделәр. Кичә ахырында төрле әкиятләрне сәхнәләштереп курсәттеләр.
-
"Дуслык" лагереның унынчы көне 10.06.2017 Туган як, туган җир, туган авыл...Һәркем өчен изге, газиз, кадерле ул.Шул уңайдан бүген “Дуслык” лагеренда “Туган ягым яшел бишек” дигән темага рәсем конкурсы булды. Конкурсның максаты: балаларда туган ягына, туган авылына карата горурлык һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү, аларның кечкенә йөрәгендә патриотик хисләр формалаштыру.

-
Лагерьның тугызынчы көне. "Сәгъди абзыйда кунакта" 09.06.2017 Бүген, 9 июнь көнне, кояшлы матур иртәдә балалар лагерьга бик теләп җыелдылар. Иртәнге зарядкадан сон тәмле ашлар белән сыйлангач , балалар "Бию" тугәрәгендә шөгыльләнделәр. Аннан соң саф һавада төрле- төрле хәрәкәтле уеннар уйнадыдар. Ә инде төшке аштан соң Г.Тукай музее хезмәткәрләре белән Сәгъди абзый йортына сәяхәт иттек. Анда "Сәгъди абзыйда кунакта" дип аталган бик матур кичә булды. Балалар ике командага буленеп ярыштылар. Көнебез бик күңелле һәм мавыктыргыч булды.

-
Лагерьның сигезенче көне 08.06.2017 Г. Тукай мемориаль музее хезмәткәрләре лагерьда ял итүче балаларны узләренә кунакка чакырдылар. Музей кинозалында балалар "Семеро солдатиков" дигән совет чоры фильмы карадылар. Бу фильм балаларга бик ошады һәм ул бик зур тәрбияви чара буларак кабул ителде.

-
Лагерьның җиденче көне 07.06.2017

Лагерь башланганга бер атна үтеп тә китте. Балалар бик теләп йөриләр. Әйдаман апалары аларга төрледән-төрле уеннар, ярышлар, экскурсияләр, кызыклы очрашулар оештыралар. Бүген Яңа Кырлай авылының иң оста шахматчысы Мостафин Мәсхүт абыйлары белән очраштылар. Мәсхүт абый балаларга шахмат турында сөйләде, уйнау серләрен чиште. Соңыннан теләүчеләр белән шахмат та уйнап карадылар. Очрашу күңелле һәм файдалы булды.
-
Лагерьның алтынчы көне 06.06.2017

Иртәбез иртәнге зарядка белән башланып китте. Тышта салкын һәм янгырлы булу сәбәпле, план буенча уткәрелергә тиешле саф һавадагы хәрәкәтле уеннарны спортзалда уткәрергә туры килде.
-
"Дуслык" лагереның бишенче көне 05.06.2017

Дуслык лагеренда бүген "Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны" дигән тәрбия чарасы булып узды. Балалар узләренең яраткан китаплары турында сөйләделәр. Тәрбия чарасы ахырында ел буена кем күбрәк әдәби китаплар укуы турында нәтиҗә ясалды.













