Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
E-Mail: | nov.kir2022@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
Год основания учреждения: | 1953 |
У нас учатся: | 106 обучающихся \ Бездә укыйлар: 106 укучы |
У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Новости школы
“Җиңү язын якынайтты Сезнең батырлык”
Опубликовано: 10.05.2017Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан мәктәбебездә ветеран укытучы, 40 ел балаларга математика фәне буенча белем һәм тәрбия биргән олуг шәхесебез Галәветдинова Венера апа белән очрашу уздырылды. Очрашу сугышта батырлык үрнәге күрсәткән математикларга багышланады.
Сугыш вакыйгаларында катнашучыларның саны кимегәннән кими, без сугыш турында китаплардан яки кинофильмнардан гына беләбез. Ләкин кеше хәтере күп нәрсәләрне онытырга сәләтле. Шуңа күрә без бөек җиңүне якынайткан реаль кешеләрне, аларның җиңү өчен фидакарь хезмәтләрен белергә тиеш.
Бүгенге очрашудан укучылар математикларның җиңүгә китергән хезмәтләре белән бер рәттән, кунагыбыз Галәветдинова Венера апайның сугышта катнашкан туганнары, аның әтисе мөгаллимебез Әхмәров Рәфкать Зарифҗан улы турында да бик күп мәгълүмат алдылар.
Йөрәкләр һаман да сыкрый,
Исләрдә бит ул һәрчак.
Ач, ялангач бала вакыт,
Чабаталы үсмерчак.
Ачлык күрдек , исән калдык,
Укуны ташламадык.
Кычыткан ашлары белән
Җаныбызны сакладык .
Галәветдинова В.Р
К списку новостей