Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 301 ( 302 ) 303 304 305 306 307 308 309 310 >>
-
Әлфия Айдарская белән очрашу 21.09.2017

Мәктәбебездә халык күңеленә "Калфаклы сандугач" булып кереп калган мәшһүр композитор Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская белән очрашу булды. Очрашуны мәктәп китапханәчесе Мифтахетдинова Ф.А. һәм музыка укытучысы Шарафетдинова Г.Н. алып бардылар. Кичә Сара Садыйкованың җырлары белән үрелеп барды. Аларны югары класс укучылары Галимҗанова А. һәм Минҗанова Ф. башкардылар. Әлфия Айдарская китапханәгә күптән түгел дөнья күргән "Биби Сара моңнары" һәм "Ил кызы" дип аталган җырлар китабын бүләк итте. Укучыларга укуларында уңышлар теләп калды.
-
Профориентацион тест 20.09.2017

Бүген мәктәптә Казан шәһәре "Мәшгульлек үзәге" вәкиле Биккимеева Диләрә Рифкать кызы белән очрашу булды.Ул укучыларны мәшгульлек үзәгенең хезмәте белән таныштырды. 8-11 класс укучылары арасында, профессия сайлау буенча тест уздырды.
-
Куркынычсызлык айлыгы бара 19.09.2017

Куркынычсызлык айлыгы кысаларында бүген мәктәпкә Яңа Кырлай авыл җирлеге буенча участок инспекторы Дамир Раисович килде. Ул укучыларга юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен исләренә төшерде,аларны төгәл үтәргә кушты. Укучыларга яктылык чагылдыручы смайликлар бүләк итте. Очрашу бик җанлы һәм файдалы булды.
-
Мәктәптә волейбол түгәрәге бар көченә эшли. 18.09.2017

-
Туган көнең белән ТВБ! 15.09.2017

15 сентябрь - Татарстан Варислары берлегенең туган көне. Шул уңайдан “Дуслык” дружинасы активы һәм “SаMоSтоятельные дети” проекты катнашучылары 5,6,7 класс укучылары арасында, саф һавада төрле, мавыктыргыч уеннар уздырдылар. Соңыннан, тамакларын ялгап алганнан соң, шат күңел белән өйләренә таралыштылар.
-
Велосипед ярышы 14.09.2017 Бүген ЯңаКырлай мәдәният йорты белән берлектә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау нигезендә “Яхшы яшибез” девизы астында мини велокросс уздырылды. Кросста мәктәп укучылары актив катнаштылар.

-
"Елмаюың белән бүлеш" акциясе 13.09.2017

Бүген «SаMоSтоятельные дети» проекты катнашучылары "Елмаюың белән бүлеш" акциясен үткәрделәр. Акциядә катнашучыларга укучылар сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында сөйләделәр. Һәр көнне елмаеп яшәүләрен теләп, истәлеккә үзләре ясаган елмаюлы смайликлар өләштеләр.
-
"Светофор" автомәктәбе вәкилләре белән очрашу 12.09.2017 Бүген “Светофор” автомәктәп вәкилләре югары класс укучылары белән очрашу үткәрде. Алар укучыларны автомәктәпнең отышлы яклары белән таныштырдылар.

-
Иртәнге линейка 12.09.2017 Бүген иртәнге линейкада укучылар үзидарәсе чыгыш ясады. Алар һәр класста китап- дәфтәрләр тотылышын карап чыктылар һәм линейкада тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырдылар.

-
Ата-аналар җыелышы 08.09.2017 Бүген мәктәптә ата-аналар жыелышы булды.














