Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 301 302 ( 303 ) 304 305 306 307 308 309 310 >>
-
Эх, күңелле өмәсе! 07.09.2017

Бүген мәктәп бакчасы кырмыска оясын хәтерләтә иде. Укучылар да, укытучылар да тырышып эшләделәр. Бакчадан көзге уңышны җыеп алдылар.
-
Чәчәк орлыкларын җыйдык 06.09.2017

.
-
3 сентябрь - терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне 03.09.2017

Бүген терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан Россия Федерациясе халыклары белән бергә без бернинди гаепсезгә гомерләре өзелгән терроризм акты корбаннарын искә алабыз. Терроризм – бүгенге көндә иң дәһшәтле, кан койгыч социаль күренеш. Аның төп максаты – физик көч кулланып халыкны куркыту, төрле дин һәм милләт кешеләренең үзара ышанычын бетерү, дәүләт институтларына психологик басым ясарга омтылу, явыз максатларны тормышка ашыру өчен кешеләрне җәлеп итәргә тырышу. Әлеге төр явызлыкка каршы көрәш – дөнья җәмәгатьчелегенең иң зур һәм катлаулы бурычларының берсе. Аны бары тик бердәм булып кына җиңеп була. Бергаепсез меңләгән кешенең гомерен өзгән, газап һәм тилмерүләр китергән бу рәхимсез җинаятьләргә беркем дә битараф калырга тиеш түгел. Татарстан җирендә күп гасырлар дәвамында йөздән артык милләт вәкилләре дус һәм тату яши. Үзара аңлашу, бер-берсенең гореф-гадәтләренә, мәдәни һәм рухи кыйммәтләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт– республикабызда тынычлыкның һәм иминлекнең төп нигезе. Россия Федерациясендә терроризм актларын булдырмас өчен эшлекле һәм төгәл карарлар кабул ителә. Кешенең бәхетсезлегенә битараф булмау, җаваплылык һәм саклык күрсәтү – үзен чын гражданин итеп таныган һәркемнең олы бурычы. Уртак йортыбызның иминлеге, якыннарыбызның, туганнарыбызның, балаларыбызның, оныкларыбызның исәнлеге безнең һәрберебездән тора дип әйтергә мөмкин. Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен без гражданлык хисен, милләтләр бердәмлеген ныгытачакбыз, милли, дини яки социаль экстремизмга каршы көрәш алып барачакбыз.
-
Бүген бездә туган көн!!! 02.09.2017

Бүген 5 нче класс җитәкчесе Кәбирова Әнисә Рәшидовна укучыларда класс коллективына карата уңай бәя, класста яхшы психологик микроклимат тудыру максатыннан “Туган көнең белән, 5 класс!” дигән класс сәгате үткәрде. “Минем исемем”, “Кызыклы дәресләр” дигән уеннар укучыларга бик ошады, аларны якынайтты. Класс сәгате укучыларның сәләтләре турындагы әңгәмә белән дәвам итте.
-
Без терроризмга каршы! 02.09.2017

3 сентябрь көнне илебездә ел саен терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. 2004 нче елның 1-3 сентябрендә Бесланда булган коточкыч фаҗигане халык беркайчан да онытмас. Бу көнне Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә беренче санлы мәктәпне кулга алу нәтиҗәсендә 334 кеше һәлак булды, шуның 186сы – балалар. Бесландагы коточкыч һәлакәттән соң дистә ел үтсә дә, ул әле дә кичәгедәй күз алдында. Ул вакытта бар кешелек вакыйгаларның ахыры яхшы тәмамлануын теләде, фаҗига урыныннан хәбәр көтте. Шуңа да теракт корбаннарын һәр ел саен бар дөнья искә ала. Безнең мәктәптә дә бу көнне искә алып тәрбияви чара оештырылды. Укучыларга терроризмга каршы илкүләм көрәшкә чыкканда гына нәтиҗәләр яхшы булачагы турында аңлатылды.Һәрвакыт саклану чараларын кулланырга кирәк икәнлеге әйтеп үтелде.
-
Мәктәптә эвакуация уздырылды. 02.09.2017 Бүген дәресләргә таралышкач, “кинәттән генә” мәктәпкүләм эвакуация хәбәре яңгырады. Укучылар, укытучылар, хезмәткәрләр җәһәт кенә эвакуацион очрашу урынына җыелдылар. Мәктәпнең әзерлеге “яхшы” бәяләнде.

-
Мин сәләтле укучы 01.09.2017 Бүген 1 сентябрь – “Белем бәйрәме” көнне 5-6 сыйныфта «Мин сәләтле укучы» исемле тәрбия сәгате үткәрелде. Укучылар табышмаклар ярдәмендә дәреснең темасын ачыкладылар. Сәләт сүзенең мәгънәсен әйттеләр. Сәләтнең төрләрен кояш рәсеме ясап, нуларына язып чыктылар, төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Күренекле бөек шәхесләребез белән таныштылар. Үзебездә булган сәләтне ачарга һәм үстерергә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.

-
Тынычлык дәресе 01.09.2017 1-4 классларда тынычлык дәресе уткәрелде.

-
Мин ГТО нормаларын үтәргә әзер 01.09.2017

7-11 классларда "Мин ГТО нормаларын үтәргә әзер" дигән темага тәрбия сәгатьләре утте.
-
Музейда кунакта 01.09.2017 Бүген 1 класс укучылары музей бакчасында чәй белән сыйландылар. "Бәйрәмнән сон чэй эчүләре бигрәк тәмле булды"- диделәр алар куанып.














