Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
| Телефон: | 8843663-92-00 |
| E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Файзиева Гульназ Рашитовна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Кисеп ябыштыру шөгыле 07.10.2022 Һәр бала матурлыкны ярата, матур чәчәкләрне күреп сокланалар.Кисеп ябыштыру турындагы белемнәрне ныгыту, камилләштерү,тәрбияче соравына тулы итеп җавап бирү,сөйләм вакытында аралашу,үз эшләренә карап сөенү хисе тәрбияләү максатыннан зурлар төркемендә үзләре мөстәкыйль рәвештә алдан әзерләп куйган төсле катыргыга чәчәкләр кисеп ябыштырдылар. Балалар һәрберсе бу эшне үзенең йөрәк җылысын салып башкарды. Ябыштырган рәсемнәре үзләренә бик ошады.

-
"Көзге агачны бизәдек" 04.10.2022 Табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш , матур көз күренешенә (яфраклар явуына) соклану хисе тәрбияләү,ел фасылына карап табигатьтә үзгәрешләр булуын , табигатьне саклау кирәклеген аңлату,көз фасылына хас билгеләрне ныгыту,игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү максатыннан кечкенәләр төркемендә көзге агачны бизәдек.

-
"Бәйрәм белән хөрмәтле өлкәннәребез" 30.09.2022 Ел саен, көз җиткәч, беренче октябрь көнендә, без Өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан бездә бакчабызда эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәребезне котладык. Үзебез ясаган буләкләребезне, күчтәнәчләребезне тапшырдык. Хөрмәтле өлкәннәребез сезгә иң җылы, ихлас котлауларыбызны җиткерәбез. Без сезне, хезмәтегезне ихтирам итәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез. Һәммәгезгә дә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен, игътибарын һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез. Бәйрәм белән!

-
"Әбиемә бүләккә" 28.09.2022 Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез. Өлкәннәр көне белән таныштыру,өлкәннәргә карата хөрмәт, ихтирам хисе тәрбияләү,гаиләдә әбиләр тәрбиясенең әһәмиятен ачу максатыннан балаларыбыз белән әбиләребезгә үз кулларыбыз белән бүләкләр ясадык.

-
"Әвәләү эшчәнлегенә кызыксыну тудыру" 26.09.2022 Баларга табышмак әйтү:уйлау,фикерләү сәләтләрен үстерү,тирә-юнь белән таныштыру,яфракның сыйфатын билгеләү, аныӊ нигә кирәген белү;балаларны берничә кисәктән торган катлаулы булмаган предметлар (яфрак) әвәләргә өйрәтү;пластилин кисәкләрен туры һәм әйләнүле хәрәкәтләр белән әвәләү, картонга ябыштырырга өйрәтү;әвәләүгә кызыксыну уяту, игътибарлылык тәрбияләү, башлаган эшне ахырына кадәр җиткерергә өйрәтү, пластилин белән чиста-пөхтә эшләргә күнектерү максатыннан нәниләр төркеме балалары белән көзге яфрак бизәдек.

-
"Табигатьтә көз" 23.09.2022 Табигатьнең сезонлы үзгәрешләре белән таныштыруны дәвам итү,көзге табигатьнең матурлыгына соклана белү сыйфатларын тәрбияләү, бәйләнешле фикерләү сәләтен үстерү максатыннан зурлар төркеме балалары белән көзге матурлыкны күзәтергә бардык. Тау битләрен, үләннәрен, яфракларның сары төскә кергәнен күзәтеп кайттык. Балаларга бу сәяхәт бик ошады.

-
"Уйный уйный үсәбез" 22.09.2022 Табиб иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Авырган чакта гел табиб янына баралар . Табиблар төрле була: күз табибы, теш табибы, колак-тамак-борын табибы, эчке авырулар табибы. Балалар өчен дә аерым табиб бар. Ул- “педиатр” дип атала. Табиб кеше авырган кешегә һәрвакыт һәм һәр җирдә булышырга тиеш.Балаларның һөнәрләр турындагы белемнәрен системалаштыру,уй-фикерләү сәләтләрен үстерү,балаларда бер-берсе белән килешеп эшли белү,башлаган эшне ахырына кадәр җиткерү теләге тәрбияләү максатыннан нәниләребез белән табиб булып уйнадык.

-
"Чисталык -үзебездән башлана" 19.09.2022 Балалар бакчасында һәрдаим төрле дезинфекция чаралары үткәрелә. Бүлмәләр, коридорлар юешләп җыештырыла, антисептик чаралар белән эшкәртелә, җилләтелә.

-
"Бакчабызда чәчәкләр күзәту" 16.09.2022

Чәчәкләр безнең тормышыбызны бизи, кәефне күтәрә, дибез. Дөрестән дә, чәчәкләр урамнарны, паркларны бизи, шәһәр, авылларны матурлый, бәйрәм төсе бирә, кешеләрне шатландыра. Табигатьтә чәчәкләр җирне матурлау өчен үсә. Без табигать матурлыгын бозмаска, урамнарны чиста, матур итеп тотарга, чәчәкләр, агачлар үстерергә һәм аларны саклап, тәрбияләп торырга тиеш. Балаларны бакча чәчәкләре белән таныштыру; танып белү эшчәнлеген үстерү; сөйләмдә синоним һәм антонимнар кулланырга өйрәтү; туган як табигатенә, үсемлекләргә карата сакчыл караш тәрбияләү; чәчәкләр үстерүгә мәхәббәт уяту максатыннан зурлар төркеме балалары белән бакчабызда үсә торган чәчәкләрне күзәттек.Аларның исемнәрен белдек, чәчәкләргә су сибеп, чүбен утап торырга кирәклеге аңлатылды.
-
"Уенчыклар юабыз" 14.09.2022 Балаларда хезмәткә карата уңай мөнәсәбәт, хезмәт итү, өлкәннәргә булышу теләге тәрбияләү, балаларны үз бүлмәләрендәге уенчыкларны җыештырып, тәртипләп куярга, аларны юарга өйрәтү максатыннан зурлар төркеме кызлары белән уенчыкларны юдык.Үзләре уйнаган уенчыкларны бик теләп чиста итеп юып куйдылар. Кипкәч матур итеп урыннарына тезделәр. Эшләгәч балаларда шатлану, булышу хисе туды.














