Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
Телефон: | 8843663-92-00 |
E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Файзиева Гульназ Рашитовна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
"Аҗаган" уены турында белдек 25.02.2022 Балаларга кече яшьтән патриотик тәрбия бирү мөһим бурычларның берсе булып тора. Шул уңайдан балалар белән "Аҗаган" уены турында сөйләштек. Уеннар уйнадык, рәткә тезелеп атлап йөрдек, шәфкать туташларның яралы кешеләрне ничек дәвалаганнары турында сөйләштек. Бу уеннар балаларга бик күңелле, истә калырлык булды.
-
"Солдат киемнәре белән танышу" 24.02.2022 Балаларда армия, ватанны саклаучылар турында күзаллауны кинәйтү,хәрбиләр һөнәренә хөрмәт, патриотлык хисләре тәрбияләү,туган илне, аның тынычлыгын, иминлеген саклауның никадәр авыр, ләкин мактаулы хезмәт икәнлеген төшендерү максатыннан зурлар төркеменә йөрүче балалар белән солдат киемнәре белән таныштык.
-
"Әтиемә багышлыйм..." 22.02.2022 Илебез тарихында халкыбыз күңеленнән мәңге җуелмас бәйрәмнәр бар. Шуларның берсе - 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне. Ул - көч, түземлелек, мәрхәмәтлелек һәм туган җиреңә карата мәхәббәт бәйрәме. Бакчабызда әтиләребезне, абыйларыбызны бәйрәм белән котладык. Котлы булсын, әтиләр, бәйрәм көнегез. Без барыбыз да шул теләктә. Бүгенгедәй шат елмайган йөзегез Шатлык өсти безнең йөрәккә. Тормышта сез ныклы терәксез, Безнең өчен һәрчак кирәксез.
-
"Туган телем -иркә гөлем" 21.02.2022 21 нче февраль- бөтендөнья туган тел көне буларак билгеле. Ана телебездә булган мөнәсәбәтебезне, олы ихтирам хисебезне җыр-биюләр, шигырьләр аша белдерәбез. Татар теле!Ана теле!... Кемнәр генә сиңа сокланмаган... кемнәр генә синең ярдәмендә дөньяны танып- белмәгән... Туган телемдә сөйләшеп Яшим мин туган илдә. "Туган ил" дигән сүзне дә Әйтәм мин туган телдә...
-
"Әбиемдә кунакта" 18.02.2022 Татар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган. Татар халкы үз милли ашлары белән бик бай һәм бөтен дөньяга үз ризыклары белән мәшһүр. Татар аш-су осталары бик күп төрле ашамлыклар уйлап тапканнар. Татар халкының милли ризыклары белән танышу,балаларның татар милли ризыклары турында белемнәрен киңәйтү максатыннан балалар белән дәү әнидә кунакта булдык.
-
"Әтием-канатым". Бүләк әзерләү. 18.02.2022 23 нче февраль -Ватанны саклаучылар көне бәйрәменә, зурлар төркеменә йөрүче балалар белән кадерле кешеләребез- әтиләребезгә бүләк әзерләдек.
-
"Әтиемә бүләккә" 16.02.2022 Тиздән яраткан бәйрәмнәребезнең берсе- 23 нче февраль Ватанны саклаучылар көне җитә. Балаларда хәрби-патриотик тәрбия бирү,әти-әниләрнең кадерле кеше булуларын аңлату , аларга ихтирам , хөрмәт , ярату хисләре тәрбияләү максатыннан кечкенәләр төркеме нәниләре белән әтиләребезгә үз кулларыбыз белән бүләк әзерләдек.
-
"Әфган сугышында катнашканнарны искә алу" 15.02.2022 15 нче февраль- Әфган сугышчыларын искә алу көне булып билгеләп үтелә.1979 нчы елның 27 нче декабрендә Совет гаскәрләре Афганистан җиренә кертелә. Йөрәктә эзсез үтмәгән сугыш 9 ел да 2 ай-3338 көн һәм төн дәвам итә. 15 нче февраль солдат гаскәрләренең Афганистаннан чыккан көне. Әфган сугышы илебез тарихында әрнүле, кайгылы бер бите. Безнең онытырга хакыбыз юк. Без бакчабызда да бу көнне билгеләп үттек."Онытылмый, һич тә онытылмый, хәтерләрдә һаман яңара!" исемле патриотик әңгәмә уздырдык. Балаларыбыз белән танк рәсемен кисеп ябыштырдык.
-
"Татар халкының милли киемнәре белән танышу" 14.02.2022 Татарларда рухи мирас белән бергә мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шундыйларның берсе- татар халкының өс киеме.Балаларның тасвирлап сөйләү күнекмәләрен үстерү,милли киемнәрнең исемнәрен, бизәлешләрен сөйләмдә дөрес әйтүне активлаштыру,милли сәнгатькә ихтирам , татар халкының милли киемнәренә мәхәббәт ,әдәплек кагыйдәләре тәрбияләү максатыннан кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар белән татар халкының милли киеме- альяпкыч бизәдек. Балалар бик теләп катнаштылар, үзләре тудырган сурәт шатлык хисләре уятты.
-
"Муса Җәлилне искә алу" кичәсе 14.02.2022 Һәр милләттә исеме телгә алынуга ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил - әнә шундый исемнәрнең берсе. Шагыйрь үзенең бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлады. Аның бөтен тормышы — героик тормыш ул. Муса Җәлил шигырьләрендә туган халкының азатлыгы өчен көрәштә үзен корбан итәргә әзер торган көрәшче образы тудыра, үзе дә халык эше өчен соңгы сулышына кадәр аяусыз көрәшә. 15 февраль - каһарман шагыйрь Муса Җәлил туган көн. Шул уңайдан бүген Апаз авылы китапханәсендә “Гомерем минем моңлы бер җыр” дип исемләнгән әдәби кичәдә булдык. Әлеге чара балаларда бөек шагыйребез белән горурлану хисе уяту, аның иҗаты турында яшь буынны мәгълүматлы итү, туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү максатында оештырылды.Шагыйрьнең балалар өчен язылган “Карак песи”, “Куян”, “Бакчачы” кебек шигырьләрен китапханәче Минҗанова Рамилә укыды. Шулай ук әлеге кичәдә Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган китап күргәзмәсе күрсәтелде.