Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
Телефон: | 8843663-92-00 |
E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Файзиева Гульназ Рашитовна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
"Культура гигиена күнекмәләре өйрәтү" 17.12.2021
Сабый чакта ук тәрбияләнгән тәртип һәм җыйнаклык балаларга киләчәктә бик кирәк булачак. Сабый чактан ук эзлекле рәвештә формалаштырылган гадәт-күнекмәләр шундый ныклы булалар, бала аларны кулланмыйча булдыра алмый. Мәсьәлән, ашар алдыннан кул юуны таләп итсәң, һәм һәрвакыт моны исенә төшереп торсаң, берникадәр вакыттан соң ашарга утырыр алдыннан кул юу аның гадәте, ихтыяҗы булып китә. Чисталыкка, пөхтәлеккә, мөстәкыйль рәвештә юыну, сөлгегә дөрес итеп кул сөртү, тәртипле итеп ашау күнекмәләренә өйрәтү максатыннан чыгып, көндәлек гигиена күнекмәләрен төгәл үтибез.
-
Яңа елга әзерлек 16.12.2021 Яңа ел-иң көтеп алган, могҗизалы бәйрәмнәрнең берсе. Һәркем аны истә калырлык итеп каршы алырга тырыша. Апаз балалар бакчасында да яңа елга әзерлек башланып китте.
-
"Сәламәт булыйк!" 15.12.2021 Тормышта иң кадерле нәрсә - сәламәтлек, аеруча балаларыбызның сәламәтлеге.Балаларның уйлау сәләтен үстерү, аларда игътибарлылык, тапкырлык сыйфатлары тәрбияләү,балаларда ярыш элементлары кергән уеннарда, уен эстафеталарда катнашу теләге уяту,сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү максатыннан бакчабызда тәрбияләнүче балалар белән спорт уеннары уйнадык.
-
"Ватан нидән башлана?" 13.12.2021 12 декабрьдә, Россия Федерациясе Конституциясе көнендә балалар бакчасында "Ватан нидән башлана" дип аталган темага әңгәмә алып барылды . Балалар Конституция дәүләтнең төп законы, анда кагыйдәләр язылган булуын, Россия халкының шушы кагыйдәләр нигезендә яшәвен белделәр. Илебезнең флагы рәсәмен ясадык.
-
"Яңа ел" бәйрәменә бизәкләр ясыйбыз 10.12.2021 Зурлар төркеме балалары белән "Яңа ел" бәйрәменә кәгазьдән төрле бизәкләр ясадык. Балалар күңелендә бәйрәм рухы уянды, үзләре ясаган бизәктән канәгать калдылар.
-
"Кыш бабай" 08.12.2021 Балаларның кисеп ябыштыру шөгыле белән кызыксынуларын үстерү, сурәтләрнең төрләндерү мөмкинлекләрен арттыру максатыннан Яңа ел бәйрәменә Кыш бабай ябыштырдык. Балаларның үзләре тудырган сурәттән шатлык хисләре туды.
-
"Кыш бабайга" хат 06.12.2021 Тиздән балаларның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе- Яңа ел җитә. Нәниләребез дә бүген Кыш бабайга хат язды.
-
"Һөнәр ияләре" 01.12.2021
Балаларны кече яшьтән төрле һөнәрләр белән таныштыру, хезмәт тәрбиясе бирү, һөнәр ияләренә карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан кечкенәләр төркемендә әңгәмә кордык, кызыклы уеннар уйнадык.
-
"Тату гаилә" 29.11.2021 Гаиләдә дуслык, татулык, балаларның мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү, гаиләдә хөрмәт хисләре тәрбияләү максатыннан зурлар төркемендә гаилә темасына әңгәмә узды. Гаиләдә татулык, өлкәннәргә, кечкенәләргә яхшы мөнәсәбәт турында сөйләштек.
-
Әниләр көненә багышланган бәйрәм иртәсе. 26.11.2021 Әни...һәркемнең кхңеле өчен иң изге, иң газиз кеше ул! Балага үз әнкәсеннән дә күркәмрәк, кадерлерәк җан юк. Әни- сине карап үстерүче, сине кеше итүче, сине сагынучы һәм сагындыручы ул. Ана ул дөньяда иң бөек кеше. Иң якын кешеләре- әниләренә багышланган бәйрәм иртәсе үтте бакчабызда. Ана күңеле кебек җылы, нурлы Күк йөзендә кояш, йолдыз юк. Ана сөюе кебек чиксез тирән Җир йөзендә һичбер диңгез юк.