Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
| Телефон: | 8843663-92-00 |
| E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Файзиева Гульназ Рашитовна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
"Көзге табигатькә экскурсия" 27.10.2022 Табигатьтә көз хакимлек итә... Табигать һәрвакыт үзгәреп тора. Ел фасыллары алмашынган саен табигать тә яңа киемнәрен кия. Бу ел фасылы, башкаларыннан аеруча матур, урманнар, болыннар үзләренә генә хас бер төскә керәләр. Каеннар иң беренче булып яфракларын коя башлыйлар, ә инде аннан соң калган агачлар да, киемнәрен алыштыралар. Кырларда комбайннар гөрелтесе ишетелә. Арыш,бодай җирләре бушап кала. Тиздән кырларны кара каргалар яулап ала. Аларның ерак юлга китәр өчен хәл җыясы, тукланасы бар. Алар шунда коелып калган бөртекләрне рәхәтләнеп чүплиләр, аннары, канатларын ныгытыр өчен, төркем-төркем булып очып алалар. Зәп-зәңгәр күктә җепкә тезелеп кыр үрдәкләре, торналар саубуллашып, ерак юлга кузгала... Бездә бүген зурлар төркеме белән шушы матурлыкларны күрергә дип табигать кочагына экскурсиягә бардык.Тау битләрен, агачларны, су агышын күзәтеп, саф һава сулап кайттык. Бу экскурсия барыбызга да бик ошады.

-
"Мәктәбебездә кунакта" 24.10.2022 Бакчабызның зурлар төркеменә йөрүче, киләсе уку елында мәктзбебез бусагасын 1 нче сыйныфка атлап керүче балаларыбыз белән бүген Апаз урта гомуми белем бирү мәктәбендә кунакта булдык. Мәктәпнең спорт залы, китапханәсе, ашханәсе, сыйныфлары белән уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Зилә Камилевна таныштырып чыкты. Китапханәче Гөлзилә Фагимовна матур китаплар белән таныштырды. Мәктәпнең спорт залына кереп уеннар уйнадык. Габдулла Тукайның "И туган тел" җырын сәхнәгә менеп башкардык. Балаларыбызга бу очрашу бик ошады.

-
"Китапханәдә кунакта" 21.10.2022 Авылыбыз китапханәсендә "Илебез тынычлыгы өчен горур атлап" дип исемләнгән күргәзмә эшли. Балалар бакчасына йөрүче балаларыбыз белән, илебездә барган хәрби операция, авылыбыздан хезмәткә киткән егетләребез турында таныштык. Ир-егетләребез безнең киләчәгебез, тыныч тормышыбыз өчен хәрби хезмәткә алынулары турында аңлату үткәрелде.

-
"Уенчыклар юабыз" 20.10.2022 Балаларда хезмәткә карата уңай мөнәсәбәт, хезмәт итү, өлкәннәргә булышу теләге тәрбияләү, балаларны үз бүлмәләрендәге уенчыкларны җыештырып, тәртипләп куярга, аларны юарга өйрәтү максатыннан кечкенәләр төркеме нәниләре белән уенчыкларны юдык.Үзләре уйнаган уенчыкларны бик теләп чиста итеп юып куйдылар.

-
"Бездә бүген туган көн" 19.10.2022

Кечкенәләр төркемендә балаларның туган көннәрен билгеләп үтү матур күренешкә әйләнеп бара. Балалар туган көн иясен котлап җырлыйлар, бииләр, күмәк туган көн уеннары уйныйлар, матур теләкләр телиләр. Бу чара балаларның дуслыгын ныгыта, бер-берсенә карата дуслык хисе тәрбияли. Бүгендә без Ралинәне туган көне белән котладык.
-
"Уйный уйный үсәбез" 18.10.2022 Кечкенәләр төркемендә уен вакыты...

-
"Рәсем ясау шөгыле" 18.10.2022 Мәктәпкәчә балачак –бала тормышының иң әһәмиятле чоры. Шушы чорда ул кечкенә тикшерүчене хәтерләтә. Алар зур кызыксыну белән әйләнә-тирә мохитны өйрәнәләр.Бала эшчәнлегендә никадәр төрлелек булса, баланың һәрьяклы үсеше камилрәк була. Менә шуңа күрә дә балалар бакчасында сурәтләү эшчәнлегенә зур игътибар бирелә.Сәнгать эшчәнлеге балага зур сөенеч китерә. Бу эшчәнлек вакытында балалар үзләренең күргән,тойган әйберләрен сурәтләп кенә калмыйлар, ә предметка хас үзенчәлекле билгеләр белән дә танышалар . Кечкенәләр төркеме нәниләре белән төсле кәгазьдән алмагач агачын ябыштырдык, бармакларыбыз ярдәмендә краска белән алмаларын ясадык. Традицион булмаган рәсем ясау алымнарын кулланып балаларда да канәгатьләнү хисе тудырдык.

-
"Әкиятләр иленә сәяхәт" 17.10.2022 Бүген бакчабызда кунак бар! Балаларның сөйләм телен үстерү, балаларда дуслык, татулык хисен, әкиятләргә кызыксынучанлык тәрбияләү максатыннан Апаз авыл китапханәчесе Минзянова Рамилә кечкенәләр төркемендә кунакта булды. Балаларны “Теремкәй”, “Чуар тавык”, “Шалкан” һәм башка бик күп төрле әкиятләр белән таныштырды, иллюстрацияләргә игьтибар итеп уку оештырылды.

-
"Шалкан" әкиятен сәхнәләштердек 14.10.2022 Балаларны сәхнәләштерү эшчәнлегенә җәлеп итү, аларның эмоциональлеген үстерү, әкият геройлары белән кызыксыну тәрбияләү, күмәк хезмәткә омтылыш уяту, балаларның игътибарын, хәтерен үстерү, танып белү активлыкларын формалаштыру, аваз ияртемнәрен (һау-һау, мияу-мияу, чи-чи) кабатлау юлы белән авазларны дөрес итеп әйтүгә күнектерү, әкият белән таныштыруны дәвам итү, әкиятне тәрбияче белән бергә сөйләргә өйрәтү, аерым фразаларны кабатлатып, балаларның сүз байлыгын активлаштыру максатыннан кечкенәләр төркеме нәниләре белән рус халык әкияте "Шалкан"ны сәхнәләштердек.

-
"Светофорлы юлларда" 13.10.2022

Соңгы вакытта авылыбызда автотранспорт саны, юллардагы машина хәрәкәте көннән-көн арта. Шуның нәтижәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да арта.Ә бу исә, үз чиратында балаларга юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтүне бик житди мәсьәлә икәнен күрсәтә.Кече яшьтә алган күнекмәләрне бала онытмый, яхшы үзләштерә. Юл йөрү күнекмәләрен өйрәтү гаилә, балалар бакчасы һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә алып барганда нәтижәлерәк икәнен безнең Апаз балалар бакчасында күптән төшенделәр инде. Бүген бакчабызда Арча районы юлда йөрү куркынычсызлыгы фонды җитәкчесе Мухаметзянова Энҗе Газиз кызы кунакта булды. Зурлар төркеменә йөрүче балалар "Светофорлы юлларда" исемле музыкаль бәйрәм иртәсе күрсәттеләр. Энҗе Газизовна балаларның юлларда үз-үзеңне хәвефсез тоту, светофор сигналлары, урам аркылы кайдан, ничек чыгу турындагы белемнәре белән кызыксынды. Кичә ахырында Энҗе Газизовна балаларыбызга бүләкләр тапшырды.













