Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
| Телефон: | 8843663-92-00 |
| E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Файзиева Гульназ Рашитовна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
"Кыш бабайга хат яздык" 09.12.2022 Яңа ел бәйрәмен яратмаган кеше юктыр мөгаен... бигрәк тә аны балалар көтеп ала. Балалар түземсезлек белән бүләкләрне әкиятле Кыш бабайдан көтәләр. Ә Кыш бабай бала нәрсә теләгәне кайдан белә? Әлбәттә хаттан билгеле. Бездә бүген кечкенәләр төркеме нәниләре белән Кыш бабайга хат яздык. Балалар Кыш бабайдан төрледән төрле уенчыклар, тәмле конфетлар сорадылар. Һәм бүләкләрне алып килүенә ихластан ышанып калдылар.

-
"Кечкенәләр төркемендә кисеп-ябыштыру шөгыле" 08.12.2022 Балаларга квадраттан түгәрәк кисәргә өйрәтүне дәвам итү, чиста-пөтә эшләргә өндәү,киселгән детальләрне дөрес урнаштыруны, игътибарлылыкны үстерү, балаларда бәйрәм хисе тудыру, уртак эштән позитив эмоцияләр уяту максатыннан кечкенәләр төркемендә яңа ел чыршысы бизәдек. Балалар үзләре тудырган эштән кәнәгать калдылар.

-
"Мәдәният йортында кунак булдык" 06.12.2022 Мәдәният өлкәсе безнең рухи байлыгыбыз, матурлыгыбыз. Ул матди кыйммәтләр белән түгел, ә күңел кушуы, талант, матурлык белән бәяләнә. Мәдәният хезмәткәре булу халыкка мәхәббәт, елмаю, осталык, җыр-моң өләшү ул. Мәдәният өлкәсе белән якыннан танышу максатыннан без Апаз мәдәният йортында кунакта булдык. Алмаз абыйлары безгә мәдәният йорты тормышы турында сөйләде, уен кораллары белән таныштырды. Балалар бию көйләренә бик теләп биеделәр, кичәбез ахырында Алмаз абыйлары үзенең моңлы җырларын башкарды. Балаларыбыз бик ошытып, кул чабып утырдылар.

-
"Солдатка хат" 05.12.2022 Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Солдатка хат" акциясендә катнаштык. Балаларыбыз белән солдатларга рәсемнәр ясадык. Рәсемнәр белән бергә, тынычлык өчен көрәшүче солдатларның җиңәчәкләренә ышанычларын, сәламәт булып , исән-имин әйләнеп кайтуларын теләп язылган хатларын фронтка юлладылар.

-
"Шәфкать туташы бездә кунакта" 01.12.2022 Җир йөзендә нинди генә һөнәр ияләре юк: укытучы, сатучы, шәфкать туташы...Һәр кеше һөнәрне үзенә ошаганын сайларга тиештер...Балаларны якын кешеләренең хезмәтләре, хезмәт вазыйфалары , аларның шәхси эшлекле сыйфатлары, хезмәт вазыйфалары,эш гамәлләре белән таныштыру максатыннан, авылыбызның яраткан шәфкать туташы Миннебаева Гөлзәмия Мансуровна бакчабызга кунакка килде. Балаларыбызга әңгәмә уздырды, сәламәтлегезне тикшерде.

-
"Кышкы матурлык" 30.11.2022 Кыш табигатьнең ин матур ел фасылы.Бөтен дөньяда аклык, матурлык, сихри тынлык хакимлек итә. Кышкы табигатьне кем генә яратмый икән?... Җем-җем итеп яуган карларны карап тору күңелгә рәхәтлек бирә. Кышның салкыннары тәрәзәләребезгә матур бизәкләр төшерә, бураннары булса да-аның үз яме бар. Бакчабызга йөрүче нәниләребез белән дә яңа яуган, агачларга кунган ак карны күзәттек. Саф һавада төрле уеннар уйнадык.

-
"Җимлекләребез әзер" 28.11.2022 Урамда карлы, салкын кыш якынлаша. Бу вакытта салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Шуңа күрә кышын кошлар кеше янына елыша, агач ботагына кунып чыркылдашып, адәм балаларының мәрхәмәтенә өметләнәләр. Кошларга көчебездән килгәнчә ярдәм итү максатыннан, балаларыбыз әти-әниләр белән берлектә өйләрендә җимлекләр ясап элделәр. Кошларга ярдәм итә алуларына балалар бик сөенеп, теләп башкардылар бу эшне.

-
"Янгын сүндерүчеләр турында белемнәрне арттырабыз" 25.11.2022 Янгын сүндерүчеләрнең эше турында элементар белемнәрен формалаштыру, балаларны янгын сүндерү машинасы белән таныштыру, машинаның өлешләрен танырга һәм табырга өйрәнү, балаларныә сөйләмен үстерү, сүзлекләрен янгын машинасы, су белән цистерна сүзләре белән баету максатыннан бакчабызга йөрүче балалар белән янгын куркынычсызлыгы турында сөйләштек. Янгын сүндерүчеләр турында белемнәребезне арттырдык.

-
"Бакчабыз музеенда кунакта" 23.11.2022 "Борынгысын белмәгәннең киләчәге юк"- ди халык. Тормышыбызның үткәне, тарихы бар... Халкыбызның милли йолаларын саклап, буыннан-буынга тапшыруда музейлар зур роль уйныйлар. Шуны истә тотып, балаларыбызга таныштыру-аңлату максатыннан бакчабызда урнашкан музейда булдык.Балаларны борынгы татар халкының бизәкләре, элек кулланылышта булган балалар арбасы, бишек, кумер үтүге, чабата белән таныштырдык. Киләчәктә дә балаларга татар милли сәнгатенә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү-безнең бурычыбыз.

-
"Салават күпере" журналын карадык 21.11.2022 Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә кызыксыну тәрбияләү, балаларда сорауларга җавап бирү теләге, бер-берсенә карата уңай сыйфатлар тәрбияләү максатыннан, балалар өчен нәшер ителүче "Салават күпере" журналы белән таныштык. Андагы шигырьләрне, әкиятләрне укыдык.














