Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
| Телефон: | 8843663-92-00 |
| E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Файзиева Гульназ Рашитовна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
"Шундый серле ком иле" 16.05.2022 Балаларны комда уйнау ысулы белән таныштыру, аларның кызыксынучанлыкларын арттыру, уйнаганда пөхтәлек, кагылып тою хисен, куллар моторикасын үстерү максатыннан, кечкенәләр төркеме нәниләре белән көндезге прогулка вакытында комда уйнадык.

-
"Уйнап үсәбез" 13.05.2022

Баланың кызыксынуы уен аша формалаша. Балалар өчен уен- белем алу, мәгьлүмат туплау һәм тәрбия чыганагы да. Уен вакытында баланың сөйләме активлаша, сүз байлыгы арта, җөмлә төзеп әйтергә өйрәнә. Балалар уеннар аша бер-берсе белән кара-каршы диалог төзергә дә өйрәнеп үсәләр. Бакчабызда тәрбияләнүче балалар өстәл уеннары, дидактик уеннар, сюжетлы-рольле уеннар бик яраталар.
-
Акция "Окна Победы 2022" 10.05.2022

9 МАЯ – День Победы. Самый великий и радостный праздник. В этот день собираются ветераны, звучат поздравления, песни, все люди преклоняются перед Великим подвигом нашего народа. Дорого далась эта победа нашему народу, погибли более 20 миллионов человек на этой страшной войне, в каждой семье есть о ком вспомнить. Чтобы поблагодарить участников Великой Отечественной Войны, сказать им «Спасибо за героизм и стойкость» - наш детский сад принял участие в акции «Окна Победы». Сотрудники нашего детского сада приняли активное участие в этой акции. Мы украсили окна своего детского сада главными символами победы. Мы благодарим наших Героев и говорим им: «Спасибо за Победу! Спасибо за ваши подвиги, за наш мир! Спасибо за мужество, героизм, отвагу и смелость!
-
Акция " Окна Победы 2022" 07.05.2022 9 МАЯ – День Победы. Самый великий и радостный праздник. В этот день собираются ветераны, звучат поздравления, песни, все люди преклоняются перед Великим подвигом нашего народа. Дорого далась эта победа нашему народу, погибли более 20 миллионов человек на этой страшной войне, в каждой семье есть о ком вспомнить. Чтобы поблагодарить участников Великой Отечественной Войны, сказать им «Спасибо за героизм и стойкость» - наш детский сад принял участие в акции «Окна Победы». Сотрудники нашего детского сада приняли активное участие в этой акции. Мы украсили окна своего детского сада главными символами победы. Мы благодарим наших Героев и говорим им: «Спасибо за Победу! Спасибо за ваши подвиги, за наш мир! Спасибо за мужество, героизм, отвагу и смелость!

-
"Җиңү геройлары-балалар" 06.05.2022 Бөек Ватан сугышы чоры балаларының геройларча гамәлләре мисалында балаларда Ватанга карата патриотик хисләр формалаштыру, Бөек Ватан сугышы чоры балалары турында белемнәрен гомумиләштерү,сүзлек запасын баету һәм үз фикерләрен төгәл әйтә белү;балаларның-Бөек Ватан сугышы Геройларының сугышчан батырлыклары белән таныштыру, патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан бакчабызда танып-белү сәгате үтте. Бөек Ватан сугышында катнашкан балалар турында әңгәмәләр үткәрде, сугыш темасына багышланган картиналар белән таныштык; фронт,сугыш,тыл,герой,ветеран сузләренең мәгьнәсен ачыкладык.

-
"9 май- Бөек җиңү көне" 05.05.2022 9 нчы май- Бөек җиңү көне. Бу сүзләрнең төгәл эчтәлеген, тулы мәгьнәсен сугышта катнашкан әби-бабаларыбыз беләдер... Бакчабызда тәрбияләнүче балалар белән сугыш афәтләре турында сөйләштек. Ни генә күрмәгән безнең халык бу чорларда: ачлык, хәерчелк, явызлык...үзәк өзгеч үлем хәбәрләре...һәркем өмет чаткысы сүндермичә көткән Җиңү көне, 1945 нче елда дошманны юк иткән. Безгә тыныч тормыш, аяз күк йөзе, кояшлы көннәр бүләк иткән өчен ветераннарыбызга баш иеп, рәхмәт әйтәбез.

-
"Кошлар безнең дусларыбыз" 04.05.2022 Түземсезлек белән көтеп алынган язлар да килеп җитте. Канатлы дусларыбыз-кошлар җылы яклардан кайтачак. Сыерчыклар үзләренең матурлыклары, сайраулары белән һәркемне сокландыра. Без бүген берничә өлештән торган предметларны ябыштырырга өйрәтүне дәвам итү, кошларга карат мәрхәмәтлелек тәрбияләү максатыннан чыгып, сыерчык оялары ябыштырдык.

-
"28 апрель – Бөтендөнья хезмәтне саклау көне" 28.04.2022 28 апрель – Бөтендөнья хезмәтне саклау көне буларак билгеле. Аның башкача исеме дә бар- бөтендөнья эш урынында куркынычсызлык 1әм сәламәтлек көне. Дөньяда иң кадерлесе-кеше гомере, аны сакларга кирәк. Шул уңайдан бакчабызда балалар белән әңгәмә үткәрдек һәм һәрвакыт игьтибарлы булу кирәклегенә төшендек.

-
"Без Тукай оныклары" 26.04.2022 Сөй гомерне, сөй халыкны... Сөй халыкның дөньясын... (Г.Тукай...) Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне ел саен язның ин матур вакыты 26 нчы апрельдә билгеләп үтелә. Быел аның тууына 136 ел... Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытмый. Безнең балалар бакчасында да, сабыйларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, төрле чаралар оештырылды. Балалар, тәрбиячеләр белән бергәләп, язучының әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар; әдипнең әсәрләрен өйрәнеп, "Шигырь бәйгесе"ндә катнаштылар. Йомгаклау чарасы буларак, "Без Тукай оныклары" дигән әдәби - музыкаль кичә узды. Кичә барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде, "Кызыклы шәкерт", "Бала белән күбәләк", әсәрләре сәхнәләштерелде, Тукайга багышланган шигырьләр укылды, җырлар җырланды. "Өзек кайсы шигырьдән?", "Рәсемне таны", "Капчыкта нәрсә бар?" уеннарында балалар бик актив булдылар, белемнәрен күрсәттеләр. Г.Тукай үзенең иҗат җимешләре аша хезмәтне, табигатьне, кешеләрне яратырга; гадел, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Ә сабыйларыбызның аның әсәрләрен белүләре, кызыксынулары, татарча матур итеп сөйләүләре безнең - тәрбиячеләрнең күңелендә горурлык һәм якты хис уята.

-
"Табигать-безнең зур байлыгыбыз" 25.04.2022 Балаларны табигатьне яратырга һәм сакларга, табигый байлыкларны сакчыл файдаланырга өйрәтү-экологик тәрбиянең төп бурычлары. Табигать безнең туган йортыбыз. Табигатьне саклауга үзебезнең кулдан килгәнне эшләргә тырышабыз. Шул уңайдан, без бакчабызның ишегалдында чүпләр җыештырдык. Табигатебезгә хөрмәт йөзеннән кояш рәсеме ясадык.














