Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Апазово, ул. Советская, д. 18а |
Телефон: | 8843663-92-00 |
E-Mail: | dsapaz.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Зайнуллина Индира Талгатьевна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Апазовский детский сад " Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Апаз балалар бакчасы " муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 ( 54 ) 55 56 57 58 59 60 >>
-
"Яңа ел" бәйрәменә бизәкләр ясыйбыз 10.12.2021 Зурлар төркеме балалары белән "Яңа ел" бәйрәменә кәгазьдән төрле бизәкләр ясадык. Балалар күңелендә бәйрәм рухы уянды, үзләре ясаган бизәктән канәгать калдылар.
-
"Кыш бабай" 08.12.2021 Балаларның кисеп ябыштыру шөгыле белән кызыксынуларын үстерү, сурәтләрнең төрләндерү мөмкинлекләрен арттыру максатыннан Яңа ел бәйрәменә Кыш бабай ябыштырдык. Балаларның үзләре тудырган сурәттән шатлык хисләре туды.
-
"Кыш бабайга" хат 06.12.2021 Тиздән балаларның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе- Яңа ел җитә. Нәниләребез дә бүген Кыш бабайга хат язды.
-
"Һөнәр ияләре" 01.12.2021
Балаларны кече яшьтән төрле һөнәрләр белән таныштыру, хезмәт тәрбиясе бирү, һөнәр ияләренә карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан кечкенәләр төркемендә әңгәмә кордык, кызыклы уеннар уйнадык.
-
"Тату гаилә" 29.11.2021 Гаиләдә дуслык, татулык, балаларның мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү, гаиләдә хөрмәт хисләре тәрбияләү максатыннан зурлар төркемендә гаилә темасына әңгәмә узды. Гаиләдә татулык, өлкәннәргә, кечкенәләргә яхшы мөнәсәбәт турында сөйләштек.
-
Әниләр көненә багышланган бәйрәм иртәсе. 26.11.2021 Әни...һәркемнең кхңеле өчен иң изге, иң газиз кеше ул! Балага үз әнкәсеннән дә күркәмрәк, кадерлерәк җан юк. Әни- сине карап үстерүче, сине кеше итүче, сине сагынучы һәм сагындыручы ул. Ана ул дөньяда иң бөек кеше. Иң якын кешеләре- әниләренә багышланган бәйрәм иртәсе үтте бакчабызда. Ана күңеле кебек җылы, нурлы Күк йөзендә кояш, йолдыз юк. Ана сөюе кебек чиксез тирән Җир йөзендә һичбер диңгез юк.
-
"Кояш гомере телим мин әнием сиңа!" 24.11.2021 Якынлашып килүче Әниләр көненә,сөекле әниләребезне бәйрәмнәре белән котларга,әниләргә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан,балалар бик тырышып , шатланып төсле кәгазьләрдән бүләкләр ясадылар. Сезгә бүләк ясадык Иренмәдек тырыштык Үзең хезмәт куйган әйбер Зур бүләк дип уйлаштык.
-
"Теремкәй "әкияте. 22.11.2021 Балаларда рус халык әкияте "Теремкәй" аша кешелеклелек, ярдәмчеллек хисләре, ягымлылык тәрбияләү. Балаларга дуслыкның көче турында төшендерү,бер-беренә карата иптәшлелек-дуслык хисләре тәрбияләү, әкиятне аңлап кабул итүләренә ирешү максатыннан балалар белән "Теремкәй" әкиятен укыдык һәм сәхнәләштердек.
-
"Табиб уенын уйнау" 19.11.2021 Балаларның хезмәт турында белемнәрен арттыру, хезмәт кешеләре-табиб,пешекче, сатучы, тәрбияче хезмәткәрләренең хезмәте белән таныштыру, хезмәтләренең кирәкле булуы турында сөйләү, хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү максатыннан чыгып зурлар төркеменә йөрүче балалар табиб уены уйнадылар. Үзләре табиб булып укол кадап, температураларын үлчәделәр. Бу уенны балалар бик яратып уйныйлар.
-
"Сурәтләү эшчәнлеге" 17.11.2021 Балаларда сынлы сәнгатькә карата кызыксыну уяту, мөстәкыйльлек, активлык, иҗади сәләт үстерү максатыннан зурлар төркеме балалары белән тәлинкәләр бизәдек.